#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сүнмә әле, өмет йолдызым”

последние и лучшие новости искусства в мире

33-76нчы август көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, озак еллар “Ак калфак” хатын-кызлар берлеге һәм журналын җитәкләгән, соңгы елларда “Хикмәт” өлкә дини мәдәни-агарту газетасы мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Бибинур Нигъмәтҗан кызы Сабированың гомер юбилее уңаеннан “Сүнмә әле, өмет йолдызым” дип аталган иҗат кичәсе узды. Үзәккә апаның якыннары, дуслары, коллегалары җыелдылар. Фойеда юбилярның иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Кичәне үзәк хезмәткәрләре Наисә Гайнельянова белән Сәет Тузмөхәммәтов рус һәм татар телләрендә бик җылы мөгамәләдә алып бардылар. Чара “Татарстан радиосы” аркылы туган көне белән котлап А.Галимов башкаруындагы җыр белән башланды. Аннары юбилярның тормыш юлы белән таныштырып фоторолик күрсәтелде.

Һәм сәхнәгә Бибинур Нигъмәтҗан кызы үзе чыкты. Аны котларга дип милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Игорь Бобров, шәһәр Җәмигъ мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, профессор Гөлсинә Ниязова, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Хәкимов, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, Төмән фанера комбинаты җитәкчесе Әлмирә Кәримова, Кырынкүл мәктәбе директоры Алефтина Манкаева, укучысы Нурисафа Гайсина, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары – Мәдинә Уразметова, Эльза Лотфуллина, Флера Исхакова  килделәр. Алар истәлекләре белән бүлешеп изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдә сөйләгәннәргә өстәп Э.Лотфуллина: “Бибинур апа шәһри Казанда кабынган ялкынлы учактан чаткыны Төмәндә дөрләтеп кабызды. Шулай “Ак калфак” оешмасы, ә аның таҗы булып журнал барлыкка килде. Аның җитәкчелегендә “Татар гаиләсе, “Ана даны”, “Уңган кыз”, “Минем әти - иң әйбәт әти” өлкә конкурслары гөрләп уздылар. Бу бәйгеләр аша ул иң күркәм гүзәл туташларны, күп балалы аналарны, тату гаиләләрне, тырыш, хезмәт сөючән әтиләрне өлкәбезгә танытты. Бибинур апа “Сәфәр” татар театрын булдырып, үзе режиссер, үзе администратор булып, талантлы артистлар тәрбияләде дип әйтсәм дә, ялгышмам. Театр куйган “Сынык беләзек”, “Яучылар” спектакльләрен шәһәрдә генә түгел, авылларга чыгып куйдылар. Кайда да халык яратып карады”, - дип сөйләде. Юбилярны дулкынландырган мизгел, әлбәттә, кызы Резидә, апасы Минхаләс һәм күпсанлы туганнарының сәхнәгә чыгулары булды. Алып баручылар Б.Сабирова турында күренекле шәхесләр – Флора Әхмәтова-Урманче, Казан федераль университеты профессоры Фәрит Юсупов һ.б әйткән сүзләрне һәм аның үзенең язган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Фәрит Хәкимов кәрәзле телефон аша “Азатлык радиосы” журналисты Наил Аланның котлау сүзләрен тыңлатты.  Кичәгә ямь өстәп үзәк җырчылары, шагыйрә-җырчы М.Хөснетдинова, эшкуар Фәүдәт Гарипов, авылдашы Зәйнулла Яруллин, “Саз” (җитәкчесе Е.Әхмәтҗанова) фольклор ансамбле, яшь җырчылар - Фәнил Кәримов белән Альбина Асадуллина матур җырлар башкардылар. Кичә тамашачылар белән бергә “Әнкәмнең догалары” җыры белән тәмамланды. Аннары кунакларны беренче катта әзерләнгән бәйрәм табынына чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836