tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Зәйтүнә

последние и лучшие новости искусства в мире

38-17Туксанны тутыру кешенең шактый олы яшькә җитүен күрсәтә. Ә менә мин язарга теләгән кешенең килеш-килбәте дә, ургылып торган тормыш энергиясе дә әлеге дата белән һич тә туры килеп бетми. Сугыш тәмамланган көннәрдә “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән беренчеләрдән булып бүләкләнгән, Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә лаек булган гүзәл хатын-кызларның берсе – 90 яшьлек Зәйтүнә Фәттах кызы турында бу язмам. Инде шулкадәр гомер узуга карамастан, ул давыллы елларның һәр мизгелен, хезмәттәшләрен бик яхшы хәтерли. Хәтере яшьләр көнләшерлек – тормыш юлындагы һәр вакыйганы ялгышмый-нитми сөйләп бирә.

38-18Олы Акъяр авылында Фәттах абзый белән Хәмирә апа гаиләсендә Зәйтүнә җиде баланың өченчесе булып дөньяга аваз сала. Әтисенең генә гомере озын булмый, Хәмирәсен 7 бала белән тол калдырып, 43 яшендә үлеп китә. Ул вакыттагы заман авырлыгы аларның гаиләсен дә читләтеп үтми. Тормыш авырлыкларын үз җилкәсенә салган Хәмирә апа балаларның икесен генә исән-имин үстерә алган.

Зәйтүнәнең балачак, яшьлек еллары авылда үтә, шунда хәреф танырга, укырга-язарга өйрәнә. Кечкенәдән авыр хезмәттә чыныгып үсә, әнисенең беренче ярдәмчесе була. 38-16Әтиләре үлеп, ярдәмчесез калган туганнарының тормыш хәле бик җиңелдән булмавын аңлап булса кирәк, 4нче классны тәмамлауга ул укуны дәвам итү турында уйлый да алмый. Әнисенә булыша. Кулы эшкә ята башлау белән колхозда эшли башлый. Балачагында колхозда эшләп интегүләре турында Зәйтүнә әле хәзер дә әрнеп искә ала: “Мин 35-40нчы елларда ук колхозчының бер тиенсезгә эшләп, ачлы-туклы, ялангач яшәвен күреп үстем. Өйдә ашарга ипи, азык юк, колхоз биргән он умачка да җитми иде. Кырга эшкә йөргәннәрне колхоз көненә бер мәртәбә туйганчы ашата иде, шуңа күрә без, 9-10 яшьләрдә, зурлар белән беррәттән, тамак туйдырыр өчен бер тиенсезгә иртәдән кичкә кадәр кырда эшли идек.

38-15Язмышның иң ачысын, иң дәһшәтлесен 1941нче елның июнь көннәре алып килде. Кан коюлы сугыш елларының һәр таңы, һәр көне бүгенгедәй хәтеремдә. Бала-чагалар, хатын-кызлар, картлар колхозда нинди генә эшне башкармадык. Язгы чәчү көннәреннән алып кара көзгәчә кырдан кайтып кермәдек. Без, 14-15 яшьлек кызлар, зурлар белән бергә җир тырмаларга, үгез-сыерлар белән җир сөрергә, чәчү чәчәргә, иген урырга йөрдек. Азык булмаганлыктан атлар күтәрәмгә калдылар, колхоз бик ярлы, техникасы юк иде. Чәчүлек орлыкны көянтә белән ташыдык, бер бөртеген дә әрәм итми идек. Үгез җигеп дәүләт амбарына аш, сөт ташыдык. Үзебез ачлы-туклы, кием-салым ертык-тишек, иртәдән кичке 9гача эшләсәк тә, хезмәттә безгә, бала-чага дип,  ярты хезмәт көне язалар иде. Сугыш елларының авырлыгы ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт белән генә түгел, ә гаделсезлек, түрәләрнең халык өстеннән яшәп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары белән дә истә калган. Авылдагы надан, кешелексез рәисләр хәрби трибунал белән куркытып, халыкны изеп яшәделәр, әле хәрби заем белән кысалар иде, аны МТМга утын кисеп, шул акча белән түли идек. Шулай да без әле ул көннәрдә бу сугышның ил өстенә афәт булып ябырылачагын, миллионнарча корбан сораячагын һич тә ул кадәр итеп күз алдына китерә алмый идек. 38-14Тормышның нинди генә кыенлыклары, авырлыклары чыгып торса да, без якты идеаллар белән яши идек. Яшьлек бит колхоз эшеннән арып-талып кайтуга карамастан, каралты-курада эшләрне тизрәк төгәлләп кичке уенга ашыга идек. Күбесе яшүсмер малайлар, кызлар. Араларында фронтовик егетләр дә бар. Нигә онытылмый икән ул мәхәббәтле гүзәл яшьлекнең иң мавыктыргыч гүзәл вакытлары”, - дип яшьлегенә кайта-кайта сөйли Зәйтүнә Фәттах кызы.

Әнә шунда таба инде Әкрам атлы чибәр егет үз бәхетен. Аңа үзе тыйнак, басынкы характерлы, әмма энергиясе ташып торган, җитез хәрәкәтле матур кыз ошый. Авылның яшүсмер егете Әкрам Зәйтүнәгә башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк була. Моны сизеп торган әнисе, көннәрнең берендә, улын йомшак кына кисәтеп куярга да өлгерә:

38-13- Яшьлек – тиле, мәхәббәт сукыр була, балам. Үз хәлеңә күзеңне ачыбрак кара әле, сиңа бит 16 гына яшь, әле армия хезмәтен үтәп кайтасың бар, - дисә дә, Әкрам үзенең фикереннән кайтмый, ятса-торса да хәзер инде аның бөтен уйлары Зәйтүнәгә өйләнү була. “Миңа 19 яшь, мин инде акны карадан аера беләм, дөньяга карата үз фикерем бар, яшь булса да, кай ягы белән үзенә каратты икән Әкрам”, - дип искә ала Зәйтүнә ул көннәрне. Бу – 1944 ел. Икесенең дә яшьлек хыялларын кинәт килеп чыккан давыл сыман айкаган ел. Яшь күңелләренә тәүге кайнар сөю хисе килеп тулган ул ел аның хәтерендә мәңгегә уелып калган. Әкрам белән Зәйтүнә Рәхмәтуллиннарның тормыш сукмаклары әнә шуннан башлана. Әйләнеп карасаң, гомер дигәнең үтеп тә киткән. Артка карап уйланып утырырга Зәйтүнәнең вакыты булмаса да, уйлар үзләре үк сине үткәннәргә илтеп ташлый.

- Төрле вакытлар булды гомер итә башлагач. Тик ничек кенә булмасын, без беркайчан да бер-беребезгә ышанычны югалтмадык. Һәркайсыбыз белә: дөнья көтү тәгәрәп киткән йомгак артыннан бару гына түгел, чөнки тормышта андый юл күрсәтүче йомгаклар юк. Күп нәрсәне үзеңә хәл итәргә, үзеңә юл сайларга туры килә. Икең бер булганда гына авырлыкларны җиңеп була”.

- Тату, дус, мәхәббәт хисләрендә тирбәлеп яшәгән гаилә берсеннән-берсе җитез, эшчән, кешеләргә ярдәмчел, игелекле, сокланырлык 6 бала үстерәләр. Авыр елларда 6 баланы аякка бастыру өчен нинди авырлыклар аша үткәннәрен алар үзләре генә беләләрдер. Тик бер-берсенә булган ихтирам, мәхәббәт, сабырлык барысын да җиңәргә ярдәм иткән. Ул еллар, ул еллар белән бергә авырлыклар да инде артта калган. Балалар һәркайсы урнашып, үз юлларын тапканнар.

- Балаларыбызны да мөстәкыйль тормышка әзерләргә тырыштык. Алар мәктәптән өлгергәнлек аттестаты белән бергә төрле һөнәрләргә таныклыклар алып хезмәт юлларын башлап җибәрделәр, дус-тату гаилә төзеделәр, - ди Зәйтүнә Фәттах кызы. Бер-берсен аңлап, үзара хөрмәт итешеп гомер иткән, һәркем үз урынын, вазифасын белә торган, милли гореф-гадәтләребезне олылап яши торган тәртипле гаиләдә генә ил-көн алдында сөендерердәй иманлы балалар үсә.

Намуслы хезмәт белән көн күрәләр Зәйтүнәнең кызлары – Саҗилә, Асия, Мәдинә, Гөлсинә, Әлфинур, уллары Фаврат. Шуңа күрә алар барысы да авылдашларының ихтирамын казанып яшиләр. Хәзер 90 яшен тутырган Зәйтүнә әби (әле берничә ел элек кенә карты - Әкраме бакыйлыкка күчте) бала-оныкларының рәхәтен күреп яши, өйне тутырып йөгерешеп уйнап йөргән оныкчыкларына карап бәхетле елмая.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, педагогик һәм Ватан сугышы ветераны.Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836