Материалы

Ветеран укытучы хатирәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

47-7Мин тумышым белән Татарстаннан. Тубылның 15 нче мәктәбендә 1962 елдан эшли башладым. Зур хөрмәт, җылы хисләр белән ул елларда эшләгән укытучылар коллективын, мәктәп директорлары булып эшләгән Зиннур абый Бекшеневны, Камал абый Моратовны искә алам. Өскә киергә яхшы кием юк иде. Мәктәптә спорт, актлар заллары да булмаган елларны эшләдем мин. Кабинетларын җылыту өчен мич ягалар, утынны өлкән класс укучылары кертә. Авыр тормыш булса да, балалар, укытучылар да күңелле яшәдек. Концертлар, диспутлар оештыру традициягә керде. 1968 нче еллар тирәсе мәктәпкә янкорма төзеделәр. Укучылар өчен шатлыклы вакыйга - спорт, актлар залларында китап яратучылар белән очрашулар, конференцияләр үткәрелде.

География укытучысы Наил абый Маметов киносәяхәтчеләр клубын оештырды. Пионерлар дружинасына патриот–шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Хәрби патриотизмга, спорт ярышларына, укучылар белән бәйгеләр үткәрүгә күп игътибар бирелде. Бу юнәлешне Михаил Собольников алып барды. Җәзилә Массагутова, Равилә Сафина (мәрхүмәләр) талантлы җитәкчеләр, укытучылар иде. Аларны, ул вакытларны җылы хисләр белән хәтерлим. Озак еллар мәктәпнең ветераннар советы оешмасын җитәклим. Безне бүгенге мәктәпнең уңышлары сөендерә, горурлык хисе уята. Нинди вакыйга, бәйрәм булмасын, ветеран укытучыларны, бу микрорайонда яшәүчеләрне хөрмәтләп мәктәпкә чакыралар. Бөек Җиңү, Укытучылар, Өлкәннәр көннәрен матур, күңелле үткәрәләр. Без шатланып, дулкынланып туган мәктәбебезгә киләбез. Биредә безнең ярты гомеребез үтте. Мәктәп директоры Сәет Заир улына ветеран укытучыларның өйләренә барып, аларның хәлләрен белүләре өчен рәхмәт әйтәм. Камал Мәҗит улыннан соң күп җитәкчеләр алышынды. Сәет Заир улы авыр вакытта килде, ремонтлар эшләтте. Ветеран укытучыларны онытмый, без игътибар үзәгендә. Киң күңелле мәктәп директорына, коллективка рәхмәтләр юллыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.

Үткән вакыйгалар барган саен уза, җанлы хатирәләр булып күңелдә яңара һәм тормышымның ямьле чоры - кадерле яшьлегемне искә төшерәм.

Сәкинә АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре, ветеран укытучы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума