Материалы

“Аллаһының биргәненә канәгатьмен”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-6“Алсуым белән яшим. 3 ел инде яңа өйгә күчүебезгә”, - дип сүз башлады тиздән 80 яшьлеген каршы алачак Алтынбикә апа Төхвәтуллина. Бу нурлы йөзле, киң күңелле әби Төмән районының Боровский поселогында гомер итә. Поселок төзелешендә аның өлеше әйтерлексез. Урманны кисеп, агач төпләреннән чистартуда эшләгән өчен акча түләнмәгән Татарстаннан килгән егет-кызларның тире, көче аз гына кермәгән монда. Күпләр авырлыкларга түзә алмыйча, бераз кулга акча керүгә, кайтып киткәннәр. Ә Алтынбикә апа иң түземнәр исәбендә. Поселок урыны чистартылгач, төзелеш эшенә керешкәннәр.

Көнне, төнне карамыйча вагоннар бушатканнар, кирәкле материалларны ташыганнар. Шулай баракларда яши-яши өйләр салганнар, кошчылык фабрикасы да аякка баскан, башка оешмалар күтәрелә башлаган. Күз алмаслык матур, кулларында ут уйната торган кызга сүз салучылар күп булса да, аның язмышы Нәбиулла исемлесе белән бәйләнә. Бер-бер артлы алып кайткан ул-кызлары үсеп җиткәндә олысы – Таһиры, аннары карты вафат була. Бергә гомер иткәндә алар ике өй салып өлгерәләр. Хәзер һәркайсы үткән еллар истәлеге булып ишегалдында үз вазифаларын лаеклы үтиләр. Берсендә кызы яшәсә, икенчесендә оныгы гаиләсе белән көн итә. Ә үзе яңа йорт салырга була. “Балаларым, туганнарым булыштылар. Картлыгыңда нәрсәгә инде сиңа яңа өй, дип әйтүчеләр дә булды. Искедән күтәреп чыгып киткәнче, яңадан алып китсеннәр мәңгелек дөньяма. Альбертыма зур рәхмәт”, - ди Алтынбикә апа.

Бакчасы гөлт итеп тора, бар нәрсәсе уңа, мул уңыш бирә аның. Һәркайда да тырышлык кирәк. Хәзер инде киңәш белән генә ярдәм итәм, дисә дә, тик тора аламыни соң? “Киленем Венера бик уңган, һәрнәрсәгә кулы ята. Утыртмаган әйбере юк, бөтен җире чиста, - дип балалары өчен дә шатлана. – Оныгым Рушанның да, Динарамның дә гаиләләре яхшы, югары белем алдылар, җаваплы эшләрдә эшлиләр, әйбәт, дус яшиләр.  

Ел саен Казанга кайтып тора идем. Быел кайта алмадым әле. Туган якларым белән элемтәне югалтмыйм, хәлләрен белешеп кенә торам. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын рәхәтләнеп карыйм”.

43 ел хезмәт барышында төзелештән тыш, балалар бакчасында, “Сургутгазпром”да дәүләт эшендә булса, боларга өстәп сораучыларга кирәк-ярагын тегә, кофта, шарфлар бәйли, әле шарф сугу заманында аның кул эшләре төрле шәһәрләрне иңли. Алай да иң якты хыялы, әбисеннән өйрәнеп калган догалар белән көн дә теләгән теләге соңыннанрак тормышка аша әле. Бер өен мәдрәсә итә ул. Намаз укырга җыелалар анда. Күпләр дин юлына юлламаны шул өйдәге дәресләрдә кабул итә. 2002 елда мәчет ачылуга бөтен өйдәге намаз укырга яраклы әйберне шунда алып китәләр. Шул елдан бирле мәчетне ташламаган Алтынбикә апа хәзер өйдә генә намазларын, башкасын башкара. Яшьлектәге сазлыкларда батып-чумып йөрүләр, салкын баракларда яшәүләр аякларда үз эзләрен салалар.

- Коръәнне ел саен ике тапкыр укып чыгам. Коръән сату белән шөгыльләнмим. Аны сатарга ярамый. Күптән инде мәет юарга барам. Чакырсалар бер дә кире какмыйм. Киңәш сорыйлар, дини йолаларны яшьләргә гадиерәк, дөрес итеп аңлатырга тырышам. Элегрәк Казаннан китаплар алып килеп тарата идем. Мәчеттә барлык дини бәйрәмнәрне дә бергә сөйләшеп, бергә үткәрә идек. “Яңарыш”ны яратып укыйм, мәрхүм Азат Сәгыйтовны бик хөрмәт итә идем, догадан калдырмыйм. Аның эшен лаеклы дәвам итәсез, рәхмәт сезгә, - дип укыган догалары, киңәшләре белән бүлеште. Үткәнендә һәр чарада актив катнашканга, әле дә яңалыклар белән танышып баруы, дуслары турында белешеп, хәбәрләшеп яшәве, сораганга ярдәмгә атлыгып торуы, иманлылыгы газетабызның дусты Алтынбикә Фәтхулла кызына гомер өсти. Гореф-гадәтләребезне саклап, телебезне оныкларына да өйрәтеп, кадер-хөрмәттә яшәүче апа 28 июльдә сигезенче дистәне тутыра. Тормышы җиңел булмаса да, язмышы бәхетле үзенең. Булганына канәгать, пенсиясенә риза ул. Олы баласын, тормыш иптәшен югалту ачыларын җиңәргә догалар булыша аңа, Аллаһы Тәгалә туры юлдан алып бара. Бу юлы озын, Алтынбикә апа белән әле тагын күп тапкырлар рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, җанны назлый торган киңәшләрен тыңларга насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума