Материалы

Авылыбызга - 275 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

31-10Июль аенда Аромаш районындагы Яңавылның 275 еллыгын билгеләп үттеләр. Авыл бәйрәме тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Иван Пятилетов, Новопетрово авыл җирлеге рәисе Ринат Назыйров, Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин катнаштылар. Авыл халкын һәм өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунакларны дин юлында булган Данис Ваһапов бәйрәм белән котлап, Коръән сүрәләрен укыды. Яңавылны ихлас күңеле белән яраткан, якташларын хөрмәт иткән Сәет Хисмәтуллин җитәкчелегендә килгән 15 нче мәктәпнең “Сүзге”, “Илһам” ансамбльләре, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җырчысы Хәсән Хучашев, район мәдәният үзәге җырчысы Зөфәр Янгулов, Аромаш районының танылган җырчысы Зафура Гыйззәтулина һәм башка үзешчән җырчылар башкаруында яңгыраган җырлар бәйрәм программасын бизәде.

Авыл бәйрәмендә Яңавылда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарына рәхмәтләр белдерделәр, күчтәнәчләр бирделәр. Оештыручылар бәйрәмгә килә алмаган Бөек Ватан сугышы ветераны Ярулла ага Юмадеевның өенә барып, җылы теләкләр юллап, күчтәнәчләр бирделәр. Тамашачылар авылның тарихына, күренекле шәхесләренә, токымнарына багышланган стендны кызыксынып карадылар. Бәйрәмне алып баручы Гөлфирә Шәмсетдинова, Наҗия Хәкимова җылы сүзләр, изге теләкләрен кызганмадылар. Юбиляр парларга, юбилейлы туган көннәрен каршылаучыларга, күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне беркем игътибарсыз калмады. Хуҗалар килгән кунакларны җылы каршылап, чәй табыны артына чакырдылар.

“Яңавылда 200гә якын кеше яши. Монда ФАП, ике кибет, клуб эшли. Һәрбер татар авылларындагы кебек, Яңавылда да якташларым бик теләп мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Авыл элек-электән төзек урамнары, яңа йортлары белән аерылып торган. Туган авылларын яраткан, эш сөйгән кешеләр - авылның киләчәге дип әйтәләр. Авылда күп яшь гаиләләр яши. Яңавылның мәктәп яшьтәге балалары күрше Новопетрово авылындагы мәктәптә белем алалар. Яңа йортлар төзеп көн күргән милләттәшләребезнең күбесе шәхси хуҗалыкларында хезмәт итәләр. Күп итеп җиләк-җимеш җыялар, аны сатып керем ясыйлар”, - дип сөйләде Сәет Хисмәтуллин. Ул якташларына китергән бүләкләрен таратты, сәхнәдән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авыл бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, Аромаш районы хакимиятенә, Новопетрово авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, авылдашларына рәхмәтләрен әйтте.31-12 Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укытучыларының, укучыларының өлкәбездәге бай тарихлы татар авылларына барып концертларда катнашуларының төп максаты - туган якны, җирле татар халкының фольклорын, җыр-такмакларын, милли костюмнарын өйрәнү. Мәктәп укучылары өчен бу зур тәҗрибә. Уку елы дәвамында алар фәнни- практик конференцияләрдә катнашалар. Мисалга, укучылар узган уку елында язган фәнни эшләре белән Татарстанда Россия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүләр яуладылар. Быел укучылар өчен Яңавылга сәяхәт күңелле һәм файдалы үтте. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килүчеләрне яңавыллылар җылы каршылап, чәй табыны артына чакырдылар, аннары бергә биеп-җырлап, кичкә кадәр бәйрәм иттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә:
Кунаклар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума