#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Данның төбе – хөрмәт, ә хөрмәтнең – хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

31-8“Социализм идеяләре белән яшәргә тырышам”, - дип сүзен башлады бу көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршыларга әзерләнгән Басыйр Девятьяров. “Тормыштан нәрсә теләдем – шуңа ирештем, эшемдә дә, гаиләмдә дә. Ир кешенең казанышлары, һичшиксез, янында акыллы хатын булудан тора. Бу яктан миңа бәхет елмайды.  Ә үземне мин әле дә 30 яшьтәге кебек хис итәм. Лаеклы ялга чыгып, өйдә эшләмичә утырып куюны уема да китермим. Шулай да кече киявемне әкренләп эшемнең асылына төшендерәм. Ул үзе шәһәр егете булуга карамастан, бик тиз отып ала.

Геннар үзенекен итә шул, чөнки әтисе аның гомер буе зур хуҗалык башлыгы булып эшләгән”, - дип дәвам итте әңгәмәбезне һәр нәрсәне үз исеме белән атап сөйләргә яраткан туры телле, көчле рухлы, кырыс холыклы җитәкче. Әйе, эшчеләре аның нинди таләпчән икәнен – һәр җирдә чисталык, тәртип, төгәллекне яратканын яхшы беләләр, шуңа аннан шүрләп үк торалар, ләкин дөреслекне яклаучы, хезмәткәрләренең сәламәтлеген, гаилә-тормыш иминлеген үзенекесен кебек кайгырткан түрәләрен чын-чынлап хөрмәтлиләр дә. Аның Ахиллес үкчәсен дә беләләр, ул – гаиләсе һәм, әлбәттә, 8 яшьлек оныгы Валерия. Ә инде ул кунакка кайтканда бабай кеше бөтен проблемаларын онытып тора, ул аңа ял итәргә, тормышның ямен, мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Басыйр Әхмәт улы Девятьяров 1956 елда Түбән Тәүде районы, Эске авылында 7 балалы гаиләдә дөньяга килә. Чугунаево урта мәктәбен тәмамлагач, озак еллар авыл советы рәисе, аннары совхозда баш агроном булып эшләгән әтисе - Әхмәтулла Айнулла улы, балачактан врач булырга хыялланган улына Омск дәүләт ветеринарлар институтына укырга керергә киңәш итә. Кулына хайваннар врачы дигән таныклык алгач, 1978 елда армия хезмәтенә чакырыла. Туган ил каршындагы бурычын ул Ерак Көнчыгышта артиллерияләр гаскәрләрендә үти. Биредә ул офицерлар курсын үтеп, лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган ягына кайткач, Басыйр Әхмәт улы Киндерле авылы ветеринар дәвалау йортына мөдир итеп эшкә урнаша. Озакламый тәҗрибә туплап өлгергән яшь белгеч “Велижанский” совхозына баш ветеринар врачы итеп билгеләнә, ә 1990 елда аңа совхоз җитәкчесе вазифасын тапшыралар. Илебездә үзгәртеп кору шаукымнары башлангач, совхоз СХПК “Чугунаевский”га әйләнә, 1998 елда 6 авыл хуҗалыгына бүленеп, “Искра” дип йөртелә. 2001 елдан - ИП “Девятьяров” оешмасына әйләнә. Шул елларда илебез кичергән авырлыклар, әйтерсең, “Девятьяров” хуҗалыгын читләп үтә. Чөнки көчле рухлы җитәкчене бер көнлек бәйрәм һич тә канәгатьләндерми, ул, шайтан коткысына бирешмичә, авылны, оешмасын саклап калу ягын кайгырта. Һәм төрле юллар табып ул хуҗалыкны алга әйди. Ил күләмендә гөрләп эшләгән завод-фабрикаларда эшчеләр еллар буе хезмәт хакын күрми хезмәт иткән чорда, аның эшчеләре ял йортларында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар, балалары сәламәтләндерү лагерларында дәваланалар. Бүгенге көндә дә “Девятьяров” хуҗалыгының данын биредә җитештерелгән югары сыйфатлы сөт, ит, ашлык күтәрә. Хуҗалыкта терлекләрне читтән сатып алмыйлар, голштин токымлы сыердан ясалма рәвештә аталандыру ысулы белән сәламәт сыерлар булдыралар. Мини-икмәк пешерү йортында күпереп пешкән икмәк, күмәч, өчпочмак, бәлешләр райондагы 24 кибеткә таратыла. Хуҗалыктагы соңгы яңалыклар турында Басыйр Әхмәт улы: “Оешмада 78 кеше эшли. Мин эшләгәндә - авыл да яшәячәк. Моның өчен «Яшь гаилә», “Авылга яшь белгеч” социаль  программалары буенча йорт төзергә, ремонтларга матди ярдәм, җиңел машина, көнкүреш техникалары сатып алырга процентсыз ссуда каралган. Ел саен 10 нәселле сыер эшчеләргә бүләккә бирелә. Эшчеләр “Тараскуль”, “Ахманка”, “Сибирь” санаторияләрендә ял итеп дәваланалар. Мондый нәтиҗәләргә һич тә ирешеп булмас иде, әгәр өлкә хакимияте ярдәм итмәсә. Губернатор В.Якушевка зур рәхмәт, ул авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур әһәмият бирә”, - дип сөйләде. Басыйр Әхмәт улы үзе әйтмәсә дә, шуны да өстәргә кирәк – даими рәвештә ул хезмәткәрләрен “Яңарыш” газетасына да яздыра. 

Басыйр Әхмәт улының хезмәт юлы гражданлык бурычны югары дәрәҗәдә үтәүдә күпләргә үрнәк булып тора. Аның башкарган фидакарь хезмәтен илебез югары бәяли. 1998 елда аңа “РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән хөрмәтле исем бирелә. Вазифасына зур җаваплылык белән караган, авылны үстерү, халыкның торак шартларын яхшырту буенча социаль программаларын тормышка ашыра барганы өчен 2003 нче елда ул “Өлкәдә социаль-экономик үсешенә зур өлеш керткәне өчен” дигән өлкә Думасының Мактау кәгазенә, 2004 нче елда РФнең экономик үсеше һәм сәүдә министрлыгы грамотасына һәм 2014 елда “Россиянең иң яхшы хезмәт белән тәэмин итүче җитәкче” дигән дипломга лаек була.

Чынлап та, көчеңне сынап карамыйча, нәрсәләргә сәләтле икәнеңне каян беләсең? Басыйр Әхмәт улы гомер буе үзен сынап, бары югары максатлар гына куя. Ә югары максатлар - кешедән тәвәккәллек сорый. Бары тик тәвәккәллеге, дөреслекне ярату аркасында ул хөрмәт яулады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836