#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гади әниебезнең олы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Әнием Сәрбиҗамал Мөхетдинова (Биктимирова) Түбән Тәүде районы, Саз авылында 1926 елда дөньяга килә, Кырынкүлдә үсә. Авыр ачлык елларда ачысын-төчесен күреп, барлык сеңелләре-энеләре, әтисе үләләр. Әбием Фатыйма белән икесе генә исән калалар. “Шул Сәрбиҗамалны гына булса да коткарып калырга кирәк”, - дип әйтә абыйсы Гайфулла. Саз авылыннан, әбием кечкенә әниемне күтәреп, бер таныш гаиләгә ияреп, вербовкаланып Свердловскийга эш эзләп чыгып китәләр. Анда барган кешеләр, шул исәптә әбием дә, тимер юлы төзи торган җиргә эшкә урнашалар. Кирпеч-ташларны, аркаларына эленгән баулы сумкаларга салып ташыйлар. Бергә барган кешеләр түзалмыйча кайтып китәләр. Аннан соң әбием ашханәгә эшкә керә. Анда бәрәңге кабыкларын алып кайтып юып, он белән ит аралаштырып ипи пешерәләр.

Күпме вакыт шунда яшәп, хәл җыйгач, Кырынкүлгә кайталар. Шул вакытта әниемә 8 яшь була. Кечкенә генә булса да, бик тырыш, эш яраткан. Яңавылда Муса Җәлил урамында иске мәктәп була, мәктәпкә Кырынкүлдән йөреп 4 класска кадәр укый. Буш вакытларында кемгә кер юып, кемгә аны-моны эшләп, шулай әбиемә булыша. Әбием Кырынкүлдә Әбделәхәт исемле кешегә кияүгә чыга. Бабам аны бер дә какмаган, үз кызы кебек иркәләп үстерә. Соңыннан бер-бер артлы сеңелләре-энесе туалар, аларны караша. Совхозда, промкомбинатта, күн заводында да эшли. Озак еллар “Детский мир” кибетендә эшләп, шуннан лаеклы ялга китә.

1946 елда әтием армиядән кайткач (ул япон сугышында була) танышып, 1947 елда кушылалар. Яңавылда әтиемнең әнисе Тәлига, апасы, энесе белән бергә яшәргә туры килә.

Нинди генә вакыйгалар, югалтулар булмасын, уфтанмый, бирешми яши. Теге дөньяга әтиемне озата, бер кызы кечкенәләй шифаханәдә, ун яшьлек бер кызы кызамыктан үләләр, бер улы фаҗигале хәлдә үлә.

Күптән түгел әниемнең туган көнендә 60 яшьлек улының кинәт йөрәге туктап үлеп китә. Ике тапкыр өйләрен, ишегалларын су басып, менә быел да көтмәгәндә өй эчендә су булды. Аңа да карамастан, 90 яшьлек булса да, әнием ике күзе күрмәгән, сул ягыннан инсульт суккан малаен карый, бирешми, сабырлы, түземле, тыйнак. Әтием мәрхүм Бөек Ватан сугышында катнашкан, әнием үзе дә тыл һәм хезмәт ветераны, сугышта катнашучының тол хатыны. Хөкүмәт уңайлы фатир бирде, хәзер шунда яшиләр, гомере буена тормыш иткән өенә дә кайтып килә.

Көр күңелле, мәрхәмәтле әнием, кем килеп кермәсен – якты йөз белән каршы ала. Күршеләре – Җәмилә апа (мәрхүмә), Гөлнура апа, Сания апалар белән аралашып яшәде. Авыллардан сеңелләре: Зәкия, Факия апалар килеп хәлләрен белешеп, көн саен телефоннан шалтыратып торалар.

Әүвәлге кешеләрнең кайгы-хәсрәтләргә түзгәннәре өчен мең рәхмәт. Әйткәннәр бит, җитешлелеккә кеше түзми, юкчылыкка - түзә, дип. 9 оныгы, 12 нәбәрәсе, 1 нәбәрәсенең баласы бар. Кайнар рәхмәт сиңа, әнием, безне үстергәнең өчен. Тагын да 100 яшькә кадәр яшәргә Аллам насыйп итсен.

Сәрвәр АИТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836