#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле очрашулар сезгә, классташларым!

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә инде 50 ел рәттән II Вагай урта мәктәбе үзенең укучыларын Ватаныбыз киңлекләренә чыгара. Мәктәп үзенең иң беренче чыгарылыш укучыларын җыярга әзерләнә. Мондый очрашуларны еш үткәреп булмый, алдагы елларда 25, 40, 45 еллыкларыбызны бәйрәм иткән булсак, монысы 50 еллыгыбыз булачак.

1966 елда ачылган урта мәктәптә без иң беренче чыгарылыш класс булдык. Ул елларда райондагы татар мәктәпләрендә экспериментлар еш үтә иде. 1967 елда шундый ук мәктәпне Казанлы авылында да төзекләндергәннән соң ачалар (аннан 10 чакрым ераклыкта минем туган авылым Меткә урнашкан).

Миңа Иртеш елгасы аша йөреп, 50 чакрым ераклыкны үтеп укырга туры килде. Шуның өчен яңа шартларга ияләшеп китү җиңелдән булмый, ике айдан соң парта артына җыелган классның яртысы гына ятып кала.

Без интернатта да, авылда да бик дус яшәдек. Безне, интернат балалары дип, кыерсыткан хәл булмады. Сирәк булса да, авыл клубына кино карарга йөри идек. “Вертикаль”, “Щит и меч”, популяр булган “Фантомас”, “Золото Маккенны” фильмнарын караулар истә калган.

Минем документларны кабул итеп, интернатка урнаштыручы мәктәп директоры Хәлим абый Байбиков исемдә. Ул биек буйлы, матур, кара күзле абый иде. Соңрак лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Казанлы авылында минем туганым белән күрше булып яшәделәр. Алар элек-электән бер-берләрен белгән булганнар, ике ел уку дәверендә Хәлим абый миңа зур ышаныч белән карады.

Әлбәттә, безнең класс җитәкчебез булган Мидхәт абый Ибраһимовның исеме беркайчан да онытылмаячак. Ул бик акыллы, интеллигентлы кеше иде, үзенең укучыларына беркайчан да тавыш күтәрмәде. Мидхәт абый физика фәненнән белем бирде, безне имтиханнарга бик яхшы әзерләде.

Башка мәктәпләрдәге кебек, безнең мәктәп тә үзенең укучылары белән горурлана.

Классташым Гали Абибуллин сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Дубровноеда киң профильле механизаторлыкка укып чыга, аннары бер ел тракторда эшли. Ул бик яхшы укучы иде, район ярышларында җиңүче булды, өлкә ярышларында районыбызны танытты. Мәктәптән соң Совет армиясенә алына, анда штаб писере булып хезмәт итә.

Гаиләдә ул өч баланың иң зурысы була, әтиләре иртә дөнья куя. Механизатор булып эшләп, ул югары нәтиҗәләргә ирешә. 1980 елда Мәскәүдә олимпиада церемониясен ачучылар делегациясе составында ул да була.

Чәгъфәр Кормантаев физкультура укытучысы һөнәрен сайлый, Төмән өлкәсе өчен күренекле спортчылар тәрбияли, Төмән янындагы Матмасс урта мәктәбендә дә эшли. Соңрак туган ягына кайтып, II Вагай мәктәбендә директор вазифасын башкара, кирпечтән яңа мәктәп салу эшен башлап җибәрә. Ә лаеклы ялга чыккач, авыл читендә мәчет төзү мәшәкатьләрен үз җилкәсенә ала.

Кашшаф Әминов озак еллар мәктәптә физика фәнен укыта. Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә директор булып та эшли, аннан китеп эшкуарлык белән шөгыльләнә. Нурия Абдуллина (кыз фамилиясе Кормантаева) шулай ук физика укытучысы булып чыга, соңрак завуч булып туган мәктәбендә тырышып хезмәт итә. Рәсилә Абдразакова (Саликова) Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлап, укытучы, чиновник карьерасын булдыра, ә лаеклы ялга Тубыл шәһәренең мәгариф департаменты начальнигы урынбасары вазифасыннан китә. Нәкъ менә бу очрашуларның оештыручысы, җыючысы һәм алып баручысы да ул.

Бу юлларның авторы мәктәптән соң Тубыл культпросвет училищесында укый, аннары армия сафларыннан соң, Чиләбе мәдәният институтын тәмамлап, Надым шәһәренең мәдәният идарәсе начальнигы дәрәҗәсенә ирешә, язучы. Мин туган якларым – Себердән еракта яшәүчеләрнең берсе буларак, классташларым белән очрашу кичәсендә булуым икеле. Ләкин мин хыялым белән һәрвакыт туган ягымда, якташларым, классташларым белән.

Мин бу язмамда өстән генә безнең “А” классында укыган классташларым турында яздым, ә икенче “Б” классында да мәктәбебез горурлана алырлык яхшы укыган укучылар бар иде, кызганычка каршы, мин алар турында бернәрсә дә белмим.

Күңелле очрашулар сезгә, минем кадерлеләрем!

Мәхмүт АБДУЛИН, Мәскәү өлкәсе, Щелково шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836