Материалы

Милиционер Мөхит

последние и лучшие новости искусства в мире

31-7Юллар, юллар, юллар... Шул юллар мине 1983 ел Яркәү районы, Яңа Кәешкүл (Сала)авылына китерделәр. Төмән өлкәсенең милли мәктәпләре укытучыларының семинары иде. Сала авылы минем исемне алды: авылның зурлыгы, урамнарның киңлеге, халыкның ачык йөзле, кунакчыллыгы белән. Озак та калмый салалылар белән туйда күрештек. Бу туйда мин үзенчәлекле, үзенең биюе белән башкалардан аерылып торган Мөхит абый Ибраһимов белән таныштым. Шуннан бирле без аның белән хәл-әхвәлләр белешеп яшибез. Бу көннәрдә аның юбилее. Шул уңайдан мин аның тормыш юлы белән кызыксындым.

- Мин 1941 елны 30 июльдә Салада туган. Әткәм – Хәлиулла Ибраһимов коммуна оештырып, аның рәисе була. Гаиләбез зур иде. Әткәм мине бик яраткан, бөтен эшкә өйрәтте. 1948 елны мәктәпкә кереп, 7нче сыйныфны тәмамлап, “Калинин” исемле колхозда эшләдем. Аннан Тубылга барып, механизаторлар мәктәбендә укып, тракторчы булып 2 ел эшләгәннән соң, армиягә киттем.

1961-64 елларда Украина, Венгриядә булырга туры килде. Авылымда алган тәрбия анда бик кирәкте, рота старшинасы булдым, ике мәртәбә отпускага кайттым. 1946 елны ноябрьдә хезмәт итеп Төмәнгә килгәч, военкоматта милиция хезмәтендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Нишләргә? Риза булдым, төрлесе булды. Милиция старшинасы дәрәҗәсендә күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медаль-билгеләр белән бүләкләнеп, ветеран исеме алып лаеклы ялга чыктым.

Хатыным Бурбар авылы кызы – Хәсифә Мөхәммәтова белән яшәп ике егет үстердек. Миңа хәзер бик авыр – иптәшем, ике улым да юк, ялгыз калдым. Нишләтәсең, төрлесе була икән. Бирешмим, яшәргә кирәк. Киленем Ирина бик яхшы, аңа кызым дип дәшәм, ике егет үстерә. Тиздән, Алла боерса, зур оныгым хезмәт итеп, безнең янга кайтыр. Икенче оныгым укый. Бүгенге көндә оныкларыма куанып-сөенеп, яхшы өмет итеп, ышанып яшим. Туганнарыма, күршеләремә, дусларыма рәхмәтлемен. Авыр минутларымда бер дә онытмыйлар, хәлемне сорашып, юатып торалар, – дип сөйләде Мөхит абый.

Җәгъфәр КАСЫЙМОВ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума