Материалы

Нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу

последние и лучшие новости искусства в мире

21-3Төмән районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. Апрель аенда “Критик фикерләү технологиясен гуманитар циклы дәресләрдә куллану” дигән темага багышланган семинар Шыкча урта мәктәбендә булды. Укытучыларга программа буенча ачык дәрес, класстан тыш чара күрсәтелде. Ачык дәресне Гүзәлия Муллачанова уздырды. Әдәбият дәресе “Б.Сөләймановның “Әни” әсәрендә ана образы” темасына багышланган иде һәм әсәргә анализ ясауның матур үрнәге булды. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.

Укытучы үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: мәкальләрнең парларын табу, әсәр эчтәлеге буенча кластер һәм синквейн төзү, сүзлек өстендә эшләү, тестлар, материалны башка предметлар һәм тормыш белән бәйләү. Укучылар дәрестә Б.Сөләймановның “Себер татарлары” гимнын (Арангуловлар көе) матур итеп башкардылар; шагыйрьнең тормыш юлын кабатлап үттеләр; әсәрдә “Ана” һәм “Сугыш” темалары яктыртыла, әниләре һәм бабалары турында сөйләделәр; сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Тупланган тәҗрибәсе нәтиҗәсендә Гүзәлия Хәлил кызы үз максатына иреште.

“Татар бәйрәмнәре” дигән темага класстан тыш чара музей бүлмәсендә үтте. Чараны башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Алеева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тәслимә Хәлитуллина әзерләделәр. “Каз өмәсе”, “Орчык өмәсе”, “Карга боткасы” бәйрәмнәренең эпизодлары күрсәтелде. Татар халык бәйрәмнәренең тарихлары һәм үткәрелү тәртипләре белән таныштырдылар. Уеннар уйналды, мәкаль һәм әйтемнәр әйтелде, җырлар һәм биюләр булды. Күңелле матур музыкаль композиция укучыларга да, кунакларга да бик ошады.

Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәресләргә һәм класстан тыш чарага анализ ясадылар, яңа технологияләрне уңышлы куллансак та, милли йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез белем бирүнең нигезе икәнен искәрттеләр. “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллану” темасына Гүзәлия Хәлил кызы чыгыш ясады: “Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала... ...Алым һәм методлар төрлелеге максатка ирешү чарасы булып тора. Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Иң мөһиме - укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә - дип бетерде үзенең чыгышын район методик оешмабызның җитәкчесе.

Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Зиннәтуллина “Укучыларда музыка дәресендә этномәдәни компетенцияне формалаштыру” дигән темага чыгыш ясады. “Этномәдәни компетенция дигәндә, укучыларга җырның милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Җыр һәм көй ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә”, – дип белдерде Әлфия Әхмәдкалый кызы.

“Рәсем һәм технология дәресләрендә этномәдәни компонент” темасына Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Луиза Хәйбуллина безгә мастер-класс күрсәтте. Кәрәзле телефоннарга яки күзлекләр салырга тышлыклар ясадык. Ясау тәртибен аңлаткач, без тышлыкларыбызны милли бизәкләр белән бизәп, үзебезгә бүләк итеп алып кайттык. Менә шулай укучылар да мавыгалар, матур үрнәкләр барлыкка китерәләр, борынгы бизәкләр эзлиләр, үзләре ясаган үрнәкләрдән элекке бизәк чалымнарын табарга тырышалар. Димәк, халкыбызның милли йолалары саклана әле, дигән өмет яши күңелләрдә.

Бу семинар районыныбызда һәм өлкәбездә Булат Сөләймановның юбилеена багышланган чараларга старт иде. Бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.

Азалия ГАБДРӘХИМОВА, Төмән районы,
Муллаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума