tyumen

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Онытылмаслык еллар

последние и лучшие новости искусства в мире

28-61950-1955 елларда мәктәпкә яшь һәм энергияләре ташып торган югары белемле укытучылар киләләр: Алар: И.Гарифуллин, М.Байбиков, М.Айданов, Наил һәм Сара Мәмәтовлар, А.Шәипова, Җ.Массагутова, Р.Сафина, К.Моратов. Директордан башлап барлык укытучылар диярлек бер яшьтә булалар (23-27 яшь). Шәһәрнең башка мәктәпләреннән аермалы буларак, монда укытучыларның күбесе ирләр булган. 1952-1954 елларда директор булып Мөнир Байбиков эшләгән, ә аннан соң Изил Гарифуллин җитәкчелек иткән.

Үз эшенә гашыйк

Равилә Хәким кызы Гали-Әкбәрова-Сафина (1925-2018) (өстәге рәсемдә өске рәттә уңнан өченче) Казан педагогия институтын тәмамлагач, Тубыл пединститутының татар бүлегендә студентларны рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Мәктәптә укыту-тәрбия буенча җитәкче буларак, укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре белән уртак тел таба белде, үз эшен, балаларны яратуы белән аерылып торды. Бу сыйфатлары белән ул укучыларга, яшь укытучыларга да үрнәк булды.

Равилә Хәким кызының тормыш юлы җиңелдән булмый, бар көчен, белемен, җан җылысын ул балаларга бирә. Кызы Алсу – “РФнең атказанган врачы”, медицина фәннәре докторы, медицина академиясе профессоры, өлкә эндокринология диспансерының баш врачы. Оныгы Ю.Хәсәнова да медицина фәннәре кандидаты, госпиталь терапиясенең кафедра ассистенты, Төмән шәһәренең эндокринология диспансеры базасының диабетик үзәге директоры булып эшли.

Равилә Хәким кызы “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм Төмән өлкәсенең күпсанлы грамоталары белән бүләкләнә.

Мәктәп китапханәчесе Х.К.Хәбибуллина истәлекләреннән

Мин үзем табигатьнең иң матур почмагында – Шөлген исемле авылда 1924 елда туганмын. Җидееллык Саускан мәктәбен тәмамлап, 1942-1944 елларда Тубыл педучилищесыннан соң үзебезнең районда башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләдем. Әлбәттә, беренче вакыт бу зур коллективта эшләү авыррак булды. Бу мәктәптә минем яшьлегем, тормышым белән бәйләнгән вакыйгалар күп булды. Мин директорлардан - Әминә апа Хәлитова, Изил абый Гарифуллин, Камал абый Моратов кебек тәҗрибәле укытучылар белән эшләдем. Алар мине коллективта, укучылар арасында эшләргә өйрәттеләр. Китапханәдә рус һәм татар әдәбияты тулы иде. Укучылар арасында китап уку, күргәзмәләр оештыру, классларда конференцияләр үткәрү, кычкырып уку формалары уңышлы алып барылды. Китапханә каршында методкабинет оештырылып укучыларга булышу, аларны яңалыклар белән коралландыру буенча Равилә Сафина җитәкчелек итте. Бу мөһим эштә укытучыларга ярдәм итәргә тырыша идем. Безнең коллектив үзенең үсеше, эшкә булган мөнәсәбәте белән эшчән иде. Һәр бәйрәмдә күңеллелек, бердәмлек, дуслык хөкем сөрә иде. Бәйрәм кичәләренә зур әзерлек: пилмән, пәрәмәч, төрле салатлар ясауда хатын-кызлар гына түгел, ир укытучылар да булышалар иде. Мәҗлескә пединститутта эшләүче татар укытучылар да кунакка киләләр иде. Һәр елны укытучылар һәм укучылар тарафыннан концертлар, пьесалар кую, ата-аналар белән очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. Их, гомер, ничек тиз уза! Минем хәтердә Рәйханә Алимова, Мәмәтовлар, Гаитовлар гаиләләре, Рәйсә белән Мөнир Байбиковлар, Равилә Гали-Әкбәрова-Сафина, Нурия Мировалева, суфлер булып уйнаучылардан Асия Шәипова, Мәхмүҗамал Ташбулатова үзләренең эшен оста алып бардылар. Төрле кичәләр үткәрү, пьесаларда катнашу безне рус укытучылары белән дуслаштырды. Бигрәк тә Людмила Станиславовна Муслимова, Алевтина Ефимовна Пинигина, Галина Захаровна Соколова һәм башкалар күңелемдә мәңгегә калачак.

1979 елны лаеклы ялга чыктым. Шулай да мәктәп безне онытмый, тәбрикләп открыткалар язалар, кичәләргә чакыралар. Рәхмәт сезгә, яшь укытучылар. Мин сезгә кояштай гомер, һәрвакыт шат, күңелле эшләвегезне телим.

Мин үземнең укучыларым белән бәхетле

Хәсәнә Мәмәт кызы Мөхәммәтчанова 1922 елның 5 ноябрендә Уват районының (элекке Тубыл) Өге авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлек еллары авыр була: төньякка сөргенгә җибәрелүләр, Бөек Ватан сугышы. Сугыш елларында Тубыл пединститутының тарих һәм филология факультетларын тәмамлый. 1942-1946 елларда Түбән Варта мәктәбендә эшли, 1946-1978 елларда 15нче урта мәктәптә завуч, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 20 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик секциясен җитәкли. Ул тәҗрибәле, акыллы Камал Мәҗит улы җитәкчелек иткән дус, бердәм коллективта эшләве белән бәхетле була. “Иң истә калганнарының берсе – 50нче Кызыл байраклы балалар йортының тәрбияләнүчеләре укыган чор. Алар мәктәпнең генә түгел, ә шәһәрнең дә горурлыгы һәм үрнәге булып торалар. 28-5Барлык класслары белән “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укыйлар. Сугыш елларыннан соң шәһәрдә транспорт булмый, тәрбияләнүчеләр яңгырларда, кышкы суыкларда мәктәпкә җәяү йөриләр. Язу карасы катса, алар аны куллары белән эретеп язалар... Мин үземнең чыгарылыш укучыларым белән бәхетле, алар мәктәпне, урта һәм югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, төрле өлкәләрдә югары квалификацияле белгечләр булып эшлиләр”, - дип яза үзенең истәлекләрендә Хәсәнә апа.

Аның хезмәт кенәгәсе мәктәпнең, горОНОның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүе турындагы язмалар белән тулган. Бүгенге көндә безнең арабызда ул юк, ләкин 15нче мәктәп коллективы, педагогик хезмәт ветераннары, укучылары Хәсәнә Мәмәт кызын хөрмәт белән искә алалар.

Равилә КУТУМОВА, 15нче мәктәпнең музей җитәкчесе. Тубыл шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836