#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән 433 еллыгын бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

31-9Яраткан Төмән шәһәребез үзенең 433 еллыгын “Төмән – безнең җиңүләр шәһәре” девизы белән бәйрәм итте. Чара “Шәһәр көне”нең символы булган, күренекле кул остасы, реставратор Святослав Шитов ясаган агач ачкычны иҗади коллективларга тапшырудан башланып китте. Алар аны җыр-биюләр белән Төсле бульварга алып килделәр, аннан Себер скверына юнәлделәр. Күңелле колоннаны биредә “Мимикрия”, “Чудодейство” театры актерлары каршылап, бәйрәмнең төп урыны булган - Төмәннең 400 еллык мәйданына алып килделәр. Ә драма театры янындагы сәхнәдә тынлы оркестр музыкантлары чыгыш ясайлар иде.

Алар җитүгә, сәхнәгә шәһәр башлыгы Руслан Кухарук шәһәрдәшләрен бәйрәм белән котларга дип чыкты, шул мизгелдә актерлар тантаналы рәвештә ачкычны аңа тоттырдылар. Шәһәр башлыгы: “Менә инде 433 ел бу бәйрәм һәр төмәнле өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ел саен шәһәребез яңара, төзекләнә - яңа ял зоналары, балалар өчен мәйданчыклар, парк-аллеялар булдырыла. Бүген без, хәзер биредә ял итүчеләр һәм эш урыннарында үз вазифаларын башкаручылар, Төмән шәһәрен Җир шарының иң яхшы шәһәре итеп танытырга тырышабыз. Безнең бар уңышлар – ул төмәнлеләрнең казанышы. Мин сезгә киләчәктә дә шәһәребезне яратып, шул мәхәббәтне үзегезнең онык-нәбәрәләрегезгә тапшыруыгызны телим. Шул чакта гына шәһәребез чәчәк атуын дәвам итәчәк”, - дип сөйләде. Өлкә башкаласын регион җитәкчесе Александр Моор да тәбрикләде. Бәйрәм алдыннан ул социаль челтәрләрендә үзенең видеомөрәҗәгатен куйган. Ул: “Төмәнлеләр үзләренең эшчәнлекләре, аек акыллылыклары һәм шәһәребезне яратулары белән аерылып торалар. Бу безгә сезнең белән тормышыбызны яхшы якка үзгәртүче зур масштаблы проектларны дөньяга ашырырга көч бирә. Шәһәр, регион һәм илебез иминлеге өчен казанышлар яулар өчен мин чын йөрәктән сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхетләр телим. Ә Җир шарының иң яхшы шәһәренә – чәчәк атып, үсүен телим”, - диде. Аннары шәһәрнең төрле почмакларында җыр-бию, күңел ачу, ярыш-бәйгеләр, фестивальләр, мастер-класслар башланды. Бу көнне һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты. Традиция буенча, шәһәрнең яр буе кискен тойгылар яратучылар ноктасына әйләнде. Ә спорт яратучыларны “Экстрим экспо” фестивале берләштерде. Шул арада тамаша карап арыганнар кыздырылган ит, шашлык, бургерлар, сосиска тәм-том иттеләр. Спорт һәм ит ашлары – ул, әлбәттә, зурлар өчен юаныч. Шунысы да сөенечле - оештыручылар иң нәниләрне дә онытмаганнар. Төсле бульварда ел саен уздырыла торган “Әрҗәләр парады” кабат үзенә яшь, иҗади гаиләләрне җыйды. Быел парад “Театр елы” бөтенроссия темасына багышланган иде. “Китаплар пикнигы”нда әдәбият яратучылар күренекле язучылар белән очраштылар. “Урамнар төшләре” фестивале 14 ел инде Төмәнне театр шәһәренә әйләндерә. Биредә Россиянең башка шәһәрләреннән килгән төркемнәр, хәтта чит ил кешеләре дә катнаштылар. Ә кичен 23.00 сәгатьтә Түре елгасының сул ягында салют тавышлары Төмән шәһәрен дер селкетеп, 12 минут буена яңгырады. Төсле шоуны Зарека һәм Яр буе районнарында меңләгән кеше карады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836