Материалы

Туган көн бүләге

последние и лучшие новости искусства в мире

30-7Редакциягә бер әби шалтыратып: “Хәммәт бабайга бу көннәрдә 90 яшь тула. Социаль хезмәткәрләр, котларга киләбез, президент Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, бүләкләр тапшырачакбыз, әзерләнеп торыгыз, дип хәбәр бирделәр. Билгеләнгән көнне хәлдән килгәнчә әзерләнеп, теләү ашы үткәрергә уйлыйбыз. Бабай “Яңарыш”ның һәр санын укып бара. Газетада аның турында язсагыз, туган көненә зур бүләк булыр иде”, - дип, үтенечен белдерде. Озак көттермичә, әбинең улы белән килене аларны машинага утыртып безгә кунакка да алып килделәр. Әби әйтмәсә, бабайга һич тә 90 яшь бирмәс идек. Ул әле безнең өстәлдә яткан татар китапларын актарып, күзлексез укып һәм хәтеренең яхшы булуы белән дә гаҗәпләндерде.

Кунак бабаебыз – Төмән районы, Кыштунлы авылында туып-үскән Хәммәт Чарулла улы Калиев булып чыкты. Ул 5 балалы гаиләдә тәрбияләнә. 1937 елда әтисе вафат булгач, бөтен авырлык әнисе җилкәсенә төшә. Балаларны ашатыр, аякка бастырыр өчен ул көне-төне колхоз эшендә була, аңа зур улы булыша. Ә йорт эшләре 10 яшьлек малай өстенә йөкләнә. Ватан сугышы башлангач, абыйлары фронтка китә, Хәммәт “Кызыл шәрыкъ” колхозы эшенә җигелә. Язын кырда аш чәчү, аннары печән чабу, көзен – иген урып-җыю эшләрендә булса, кышын – Свердловск өлкәсенә урман әзерләргә йөри. Әмма шулай да ул авыл 7 еллык мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый. “Сугыш елларында авылыбызны су басты. Шул сәбәпле, бакча җимешләре, бәрәңге дә уңмады, булганы да череде. Тормыш болай да авыр булуга карамастан, халыктан фронтка җибәрер өчен салым җыйдылар. Безнең сыерыбыз, тавыкларыбыз бар иде. Сөт, май, каймак, йомырка, ит үзебезгә тәтемәде, салымга китте. Ә хайван асрамаучылар кешедән сатып алып түлиләр иде”, - дип искә алды бала чагын Хәммәт бабай. 1948 елда ул армия хезмәтенә алына, 3 ел да 8 ай хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайтып, колхозга эшләргә кермичә, тимер юл ремонтлау хезмәтен сайлый. Бераздан Ялутор районы, Кашагал авылы чибәре – Суфия Мусабай кызы белән тормыш корып, 60 ел бергә гомер кичереп, 4 бала үстерәләр. Олы кайгы кичерергә дә туры килә аларга – 2002нче елда фаҗигале рәвештә бердәнбер уллары дөньядан китә. Ә 2010 елда тормыш иптәшен дә соңгы юлга озата. 35 ел стаж белән Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыккан Хәммәт бабай 5 ел инде Төмән шәһәрендә, өй эчендә бернинди уңайлыклары булмаган агач йортта ялгызы яши. Ләкин дөньяда яхшы күңелле кешеләр дә аз түгел бит. Бабайның салкын кышларда колонкадан фляга белән су ташыганын ишетеп, бер әби аңа үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Ул бабайга ашарга пешерә, киемнәрен юа, кайгы-шатлыкларын уртаклаша, мунча ягып кертә, бергәләшеп бакчаларында утырталар, аннары җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән төрле кайнатма, кабымлыклар әзерлиләр. Инде ничә ел “урам күрмәгән” бабайны җомга көнне әби мәчеткә алып бара. Хәммәт бабай бу бәхетне Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип кабул итә һәм әбигә, аның бала-оныкларына Ходайдан сәламәтлек, иминлек сорап, рәхмәтләр укый.

* * *

Хәммәт бабай белән әбине кабат ашханәдә очраттык. Бабай әбинең поднос тулы ашлар китереп алдына куйганны тыныч кына көтеп утыра иде. Ә әбиебез исә ризыкның иң тәмлесен, сыйфатлысын, бабайның бавырына зыян китермәгәнен генә сайлады. Изгелек җирдә ятмый, ди бит халык...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума