Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучыбызны котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Сөнгать абый Бекенинның юбилее уңаеннан, аның турында тәэсирләрем белән бүлешәсем килде. Без башлангыч сыйныфларда укый идек. Кичен ата-аналар җыелышы бара. Укучылар концерт әзерләгәннәр иде. Безнең чыгышыбыз беткәч, ата–аналарга, күрәсең, азрак булып калган, алар: “Сөнгать җырласын, Сөнгать җырласын”, - дип сорый башладылар. Һәм ул, озак кыстатмыйча, басып җырлап җибәрде:

“Сикердем читәннәреннән,
Йөгердем -җитәлмәдем шул.

Ни булды икән телләремә? -
Сау бул дип әйтәлмәдем...”

Бу җыр мине моң дулкыннарында тибрәлдереп, әллә кайларга алып китте. Беренче мәртәбә мин Сөнгать абыйны шулай белдем. Мөгаен, Тәпкеннән Лаемтамакка яңа күчкән еллары булгандыр. Ул безгә гади халыкны хөрмәт итү буенча беренче дәресен уздырды. Һәр бәйрәмгә укытучылар концерт әзерлиләр иде. Менә шушы бәйрәмнәрдә без аның скрипкада уйнавын тыңлап, таң кала идек. Ничек алай нечкә кыллардан искитмәле моң чыгара ала икән? Менә шулай абый бездә халык җырларына, татар көенә мәхәббәт тәрбияләде һәм хәзер дә шуңа омтыла. Сөнгать абыебыз мәктәптә математика, химия дәресләре укытты. Илһамлы карашын, җылы йөзен күрә идек без аның. Җанын бирердәй итеп тырышыр, дәресләрендә үтемле, аңлаешлы итеп сөйләр. Ялкау малайлар өчен борчылыр–көенер, тырыш, аңлы укучылар өчен ихластан шатланыр иде. Үз эшенә җаваплы карап, җиренә җиткереп эшләргә яратты. Кешегә карата йомшак мөгамәләдә булды. Кызык, берәр кайчан ул кешенең йомышын кире кагып карады микән? Яши торган йортлары аларның мәктәп ишегалдында иде. Интернат укучылары, укытучылар да көне буе карап-күреп тордылар: йорт хезмәтен Сөнгать абый хатыны белән тигез башкардылар, гаилә тормышлары һәркемгә үрнәк булды. Ялга чыккач та, тынгы белмәс Сөнгать абый һәм Заһидә апа яңа йорт салдылар. Тубыл шәһәрендә эшләп торучы “Яшьлеккә сәяхәт” (җитәкчесе Р.Яхина) ансамблендә җырлыйлар, җәмәгать эшендә актив катнашалар. Менә аларның шундый эшләре сокландыра кешеләрне! Без, Лаемтамак мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Сөнгать абыйны 80 яшь тулуы белән котлыйбыз, аңа булган олы хөрмәтебезне белдереп, имәндәй саулык, бер кочак шатлык, мәңгелек яшьлек телибез.

Фәрзәнә БАРСУКОВА, Тубыл районы, Лаемтамак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836