Материалы

Янек авылының беренче студент кызлары

последние и лучшие новости искусства в мире

31-11Вагай районы, Янек авылы башлангыч мәктәбендә белем алып, Юрмы мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, русча бер сүз белмәгән Маһруй Харис кызы, Зифанур Хәсән кызы, Алия Атаулла кызы Тубыл зооветтехникумына укырга китәләр. Аларны озатырга бөтен авыл халкы чыга, аларга яхшы теләкләр баглап калалар. Рус теленә тиз өйрәнеп, спорт, бию түгәрәкләренә йөреп, үзләрен физик яктан сәламәт, тырыш, сәләтле булуларын күрсәткәч, аларга тулай торакта бүлмә дә бирелә. Юрмы мәктәбендә укыткан Закир абый Закиров аларны белешеп тора. Укуларын уңышлы тәмамлап, кулларына таныклык алгач, совхозларда эшлиләр. Алия апа “Маяк” совхозында 40 ел эшли.

Шушы елларда ул күптөрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, Мәскәүгә һәм башка шәһәрләргә юлламалар белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Хәтим Хәлим улы белән 3 бала үстерәләр, балалары урынлы эшләрдә эшлиләр. Быел Алия апага 70 яшь тула.

Зифанур Хәсән кызы шул ук хуҗалыкта зоотехник булып эшли, тормыш иптәше Сәхәфетдин Мөхәммәт улы белән 2 кыз, 1 егет үстерәләр. Кызлары бухгалтер, уллары алтын куллы эретеп ябыштыручы булып эшли. Совхозларда, авылларда элек эшкә ат белән йөргәннәр. Үкенечкә каршы, Маһруй Харис кызы эштә булганда аттан егыла, шул хәл аның үлеменә сәбәп була. Апалар яраткан дусларын шулай югалталар. Алия апа белән Зифанур апа туган авылларын ташламыйлар. Янек авылының 100 еллыгын үткәреп, Коръән укытып, изге астана территориясен коршауны оештыралар. Бу эшләрне Янек халкының балалары да акча белән булышалар. Алар - Абускаевлар, Насретдиновлар, Зөлхәрнәевлар, Асадуллиннар, Сәйчабаровлар, Фәйзуллиннар, Биктимировларга, Фәрхәт Гыйззәтуллинга рәхмәтләрен белдерәләр.

Сабирә ФӘЙЗУЛЛИНА, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума