Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбендә 25 елдан артык татар теле һәм әдәбияты, рус теле дәресләрен укытучы филология фәннәре кандидаты, «Мәгариф отличнигы», «Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исемнәренә ия булган Халидә Кирамова «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында уздырылган «Россиянең иң яхшы укытучылары» бәйгесендә җиңеп, дәүләт премиясенә лаек булды. Россия мәгарифендә иң абруйлы профессиональ ярышларның берсе булган бу бәйгедә Халидә Хәлидулла кызы жюрига үзенең бай методик эшчәнлеген, һөнәри осталыгын, шулай ук укучыларының ирешелгән югары нәтиҗәләрен лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итте. Билгеле булганча, укытучының укучылары даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Соңгы өч елда аның укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль, региональ һәм хәтта федераль этапларында җиңүләргә ирештеләр.
Бәйге комиссиясе шулай ук Халидә Хәлидулла кызының төрле категориядәге балалар – сәләтле укучылар, тормыш авырлыклары кичергән балалар белән адреслы эшләү системасын да югары бәяләде. Аның методик системасы һәр балага индивидуаль якын килергә, аларның белем алу ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Халидә Кирамованың укучылары рус теленнән дәүләт имтиханнарын елдан-ел югары балларга тапшыралар. Гомумән, имтихан тапшыручыларның барысы да аттестат алу өчен җитәрлек балл җыя. Бу күрсәткечләр Халидә Хәлидулла кызының укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләүдәге системалы, нәтиҗәле һәм югары профессиональ эшчәнлеге турында сөйли. Шул сәбәпле, ул Төмән өлкәсендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы эксперты итеп сайлана һәм бу вазифаны зур җаваплылык белән башкара. Халидә Хәлидулла кызы экспертиза эшчәнлеге белән беррәттән, методик эшкә дә зур игътибар бирә. Ул 52 мәктәпнең методисты һәм төбәкнең татар теле укытучылары берләшмәсе җитәкчесе дә буларак, коллегалары өчен осталык дәресләре үткәреп, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, яшь укытучыларга методик ярдәм күрсәтә. Халидә Хәлидулла кызының фәнни-методик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Ул күп санлы фәнни, методик мәкаләләр авторы. Аның методик публикацияләре төбәк, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында басылып чыга. Моннан тыш, Халидә Кирамова туган телне укыту методикасы буенча практик кулланмалар, шул исәптән укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерүгә юнәлдерелгән эш дәфтәре эшләүче дә. Аның фәнни эшләрендә төбәк әдәбиятын, туган телне укытуның актуаль проблемаларын, заманча белем бирү технологияләрен куллану мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү чагыла.
Бөтен халәте белән һөнәренә бирелгән, 25 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган бу мактаулы педагог инде күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы дипломнары, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен» медале – болар аның хезмәтенә бирелгән югары бәянең бер өлеше генә.
Халидә Кирамова фәнне практика белән оста берләштерә белүче югары квалификацияле педагог. Аның хезмәт фидакарьлеге, белем бирүгә мәхәббәте һәм инновацион эшчәнлеге Россиянең иң яхшы укытучылары исемлегенә керү өчен ныклы нигез булды. Бу уңышы белән ул Төмән өлкәсен генә түгел, бөтен ил мәгарифен дә горурландыра.
Халидә Хәлидулла кызын югары казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа алга таба да яңа үрләр, иҗади илһам, какшамас сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.