Сентябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
7-11 сентябрь көннәрендә Липецк шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсы узды. Россия Федерациясенең 87 субъектыннан 131 педагог - 85 укытучы, 46 тәрбияче катнаштылар. Конкурс Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бәйгенең операторы – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.
Конкурсның тантаналы ачылышы Россия Федерациясе халыклары телләре көнендә уза. Бу һөнәри бәйгедә Тубыл округының Хуҗайлан мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова катнашты.

Тәнзилә Мөхәммәт кызы: «Мондый зур масштаблы бәйгедә мин беренче мәртәбә катнаштым. Казан шәһәрендә март аенда узган бәйгедә җиңү яулаганга Липецкта узачак бәйгедә катнашырга мөмкинлек булды. Казанда «Педагогический талант» номинациясендә җиңүче идем. Бу безнең регион өчен зур җаваплылык һәм зур җиңү дип уйлыйм. Казанда да бәйге югары дәрәҗәдә, бик матур, мәгънәле чыгышларга бай булып узган иде. Липецк шәһәрендә узган бәйгедә катнашу өчен июнь аеннан сынаулар башланды. Документларны рәсмиләштергәннән соң, үзең белән таныштыруны, медиавизиткаларыбызны тәкъдим иттек. Липецкта узган конкурс программасын «Методик остаханәләр» ачты. Катнашучылар үзләренең педагогик идеяләрен, авторлык эшләнмәләрен, үз тәҗрибәләрендә сыналган һөнәри алымнарын тәкъдим иттеләр. «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия конкурсында катнашу минем өчен һөнәри сынау гына түгел, ә чын илһам чыганагы булды, үз-үземне үстерергә этәргеч бирде. Укучыларыбыз туган телләрен, әдәбиятны белсеннәр өчен, халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучан булсыннар өчен аларга тирән белем бирергә кирәк. Туган тел һәм әдәбият укытучысы укучыларын мәдәниятебез, мәдәни мирасыбыз белән кызыксынучан итеп тәрбияли ала. Бәйгенең һәр этабында укытучылар укучыларына белем бирүдә яңа ачыш, яңа мөмкинлекләр бирә алганнарын күрсәтте. Мәгариф өлкәсендәге зур вакыйгада илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче укытучылар, тәрбиячеләр аралаштылар, тәҗрибә тупладылар. Карелия, Татарстан, Кырым, Саха (Якутия), Бурятия, Башкортостан, Петербург, Липецк, Воронеж, Төмән өлкәсеннән һ.б төбәкләрдән катнашучылар булды. Һәр регионнан килүчеләр милли костюмнарда зур бәйрәм сәхнәсендә парадка тезелешеп бастык. Кунакчыл, матур Липецк шәһәре, коллегаларым белән аралашу, танышу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу күңелемдә якты тәэсирләр калдырды», - дип сөйләде.
Тәнзилә Тимканова - Төмән өлкәсендә танылган, тырыш, үз фикере, эш алымнары белән уртаклашып эшләгән, төрле регионара, өлкә күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә уңышлы катнашкан тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның киләчәктә дә иҗади дәрте сүнмәсен, укытучыга яңа омтылышлар һәм тырыш укучылар телик.
Бу бәйге барышын кызыксынып караучылар, бәйге турында укучылар саны да күп булды. Без монда катнашучы укытучылар, тәрбиячеләр һәркайсы укытучы һөнәрен яраткан шәхес булганнарын күрдек. Һәркайсының тәҗрибәсе мактауларга лаек. Мондый бәйгедә катнашу, тәҗрибә белән уртаклашу да – үзе бер җиңү!
Липецкида узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсына нәтиҗә ясап жюри беренче урынга лаеклы дип Карелиядән катнашучы Глеб Фоминны күрсәтә. Тәрбиячеләр арасында беренче урынны Башкортостаннан Альбина Шәрипова ала.
Римма УМИТБАЕВА.