Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күптән түгел безнең өчен күркәм вакыйга булып узды: җирле шагыйрәбез Римма Арсухинаның «Дусларга, туганнарга» исемле чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу китап – шагыйрәнең каләменнән тамган изге сүзләр, тормыш чынбарлыгын чагылдырган саф тойгылар, йөрәк кылларын тибрәндергән матур юллар.
Китап «Яңарыш» газетасы редакциясендә зур тырышлык, куелган хезмәт һәм чиксез мәхәббәт белән әзерләнеп, Рамил Чурагуловның «Чурагул» нәшриятында басылып чыкты. Тиз һәм профессионал осталык белән башкарып чыкканнары өчен нәшрият хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт әйтәсе килә.

Римма Хисмәт кызы – ул үзенә генә хас булган йомшак, саф, шул ук вакытта тирән мәгънәле шигырь юллары белән безнең күңелләргә үтеп керә торган шәхес. Ул тормышында күргән-белгәннәре, үткән сынаулар, бәхетле мизгелләр турында яза, күңеле аша үткәреп, сүзләргә сала. Нигездә, аның иҗаты үзәнендә – туган як сагышы, әнкәйгә тирән мәхәббәт, сагыну яңгырашлары, гади көнкүреш хәлләре, табигатьнең матурлыгы. Ул дус-туганнарына, якыннарына бәйрәм теләкләрен дә шигъри юллар белән җиткерергә ярата – аның һәр юлы йөрәккә барып ирешә.
Ә менә тагын да горурланырлык бер шөгыле бар Римма ханымның – ул гүзәл җырларның авторы! Аның шигырьләренә көй язылгач, җырлар туа. Бу китапта нәкъ менә шундый дистәдән артык җыр тексты урын алган. Аның сүзләренә язылган җырларны өлкәбезнең танылган, хөрмәткә лаек булган җырчылары башкара. Димәк, Римма ханымның иҗаты дөньяны гүзәллеккә, моңга, ихласлыкка өйрәтә.
Шагыйрә үзе иҗаты турында болай дип сөйли:
– Шигырьне язам дип утырып, шигырь тумый минем. Ул уйлап табылмый, ул – вакытсыз, ул – сафтан, изгелектән, сагыштан килә. Башкаларның, бәлки, алай түгелдер. Җырлар да төрле вакытта төрлечә дөньяга килә. Берсен сулыштан табасың, икенчесен – йөрәк тибешеннән.
Бу китап безгә изгелек, дустанә мөнәсәбәт, сагыш, шатлык, тирән мәхәббәт турында искә төшерә. Ул һәрберебезнең күңеленә шәфкать, мәрхәмәт орлыкларын сибә.
Римма ханыма яңа китабы белән котлау сүзләребезне ирештерәбез. Аңа иҗатында зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.