Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендә махсус хәрби операция геройларына мемориал-һәйкәл ачу тантанасы узды. Батырлар мәйданында махсус хәрби операция геройларына багышланган «Җиңүче солдат» мемориал-һәйкәлендәге тукыманы алуның мактаулы хокукы Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы курсантларына һәм «Россиялеләр» хәрби-спорт яшьләр үзәге тәрбияләнүчеләренә бирелде.
Бронзадан коелган «Җиңүче солдат» һәйкәле Россия сугышчысының алга барганын күрсәтә. Монументны ачу тантанасында Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, Тубыл шәһәре башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, шәһәр Думасы депутатлары, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, МХОдә катнашучыларның туганнары, МХОдә вафат булганнарның якыннары, шәһәребез халкы җыелган иде.

Ватан өчен үзләрен корбан иткәннәргә, махсус хәрби операциядә катнашканнарга, батырларча вафат булганнарның якты истәлегенә багышлап эшләнгән монумент – илебез тынычлыгы өчен үзләрен корбан итүчеләр турында мәңгелек хәтер. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан ике меңнән артык тубыллыга рәхмәт билгесе дә.
Скульптор Сергей Титлинов ясаган һәйкәлнең үзәгендә юлдан баручы солдатны күрәбез. Сугыштан соң, автоматын аска асып, баш киемсез ул алга атлый. Җиңүгә таба туктаусыз алга баручы солдат бу һәйкәлдән безгә карый.
Шәһәрнең тарихи урыны, яшүсмерләр, мәктәп укучылары еш була торган мәйдан сугыштан кайтмаганнар турында мәңгелек хәтерне символлаштыра. Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышы геройлары, якташларыбызның исемнәре сакланган. Монда махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа мемориал булдыру илебез батырлары онытылмаганын күрсәтә.
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән, арабыздан киткән якташларыбызга рәхмәтләребезне белдереп искә алабыз. МХОдә батырларча һәлак булган якташларыбыз онытылмаячак.
Римма УМИТБАЕВА.