Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Кактамак авылы – Россия халыклары бердәмлеге төбәге

последние и лучшие новости искусства в мире

Агымдагы 2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Чынлап та, халкыбыз, гаиләләребез бердәм һәм тату яшәсәләр, илебез дә бердәм, ныклы һәм куәтле булыр. Бу инде бөек һәм күпмилләтле Россиянең төп нигезе.

Бу уйлар мине янәдән туып-үскән ягыма, авылыма, әти-әниләр, туганнарым, якташларым янына алып кайталар. Әйтерсең лә, мин элекке – яшь чагымдагы юллар белән йөрим, ә алар мине үткән тормышым белән генә түгел, хәтта чал тарихи вакыйгалар белән дә бәйлиләр.

23-4-26

Туган авылым Кактамак, меңләгән себер авыллары кебек, ямьле Тубыл елгасы ярында - Ялутор-Тубыл олы юлында урнашкан. XX нче гасырга кадәр авылда хан заманыннан бирле җирле себер татарлары яшәгән 10-12 гаилә генә булган. Ул гаиләләр күршедәге Калмаклар, Күлавыл, Рауды авылларыннан күчеп чыкканнар булырга тиеш, - дип уйлыйм. Хәтеремдәге фамилияләр, гаилә нигезе һәм аларның балалары: Сафия мама һәм Ниязук баба Нурмөхәмәтовлар - балалары Ниязулла, Әйтмөхәммәт, Тәкыйулла; Әликәшетдин Исламов балалары - Имаметдин, Айнетдин, Рәис; Моталлап һәм Кадыйр Кәримовлар – балалары Йосып, Якуп, Закир; Мәлгима мама һәм Янтык баба Янтимиров балалары - Ташбулат, Әсәтулла; Рәхимгәрәй Шакиров балалары - Сәлимгәрәй, Миңлегәрәй, Майнур, Сәитгәрәй, Камил; Хәҗәр мама һәм Сафа баба Нафиков балалары - Мөхәммәтриза, Вәлиулла, Насыйбулла Хәсәнов балалары - Абдулла, Миңлеәхмәт.

XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында Россиядә премьер-министр П.Столыпин җитәкчелегендә аграр үзгәрешләр, яңалыклар башлана. Ул илнең үзәк өлкәләреннән иген игәрлек җирләргә, урманнарга мохтаҗ крестьяннарны иксез-чиксез киң һәм буш яткан якын һәм ерак Себер җирләренә күчерү, шул исәптән азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү булган.

Яңа эра башларында ук Азов диңгезе һәм Дон елгасы буйларында яшәгән халыклар, болгар татарлары, илбасар хазарлар җәберләвеннән Идел буена, Әстерхан-Казан, Ярославль-Вологда җирләренә күчеп киткәннәр.

Аграр үзгәрешләр нәтиҗәсендә патша дәүләте Волга буе татарларын күбесенчә себер татарлары яшәгән Төмән өлкәсенә күчергән. Бик күп гаиләләр, казан татарлары Кактамак авылында урнашканнар. Болар арасында минем нәсел агачы тамыры - 50 яшьлек бабаем – Хисәметдин Нәҗметдин улы, Таҗетдин оныгы, әбием Саҗидә биш малай һәм бер кызлары белән булганнар.

Күчеп килүчеләрнең тулы булмаган исемлеген, гаиләләренең башлыкларын, фамилияләрен хәтерем буенча гына язам: Җиһангир Өметбаев, Сафый Заһидуллин, Миңлегали Гимамов, Гайнулла һәм Хәйбулла Вәлиуллиннар, Исхак Әхмәтов, Вәгыйз Исхаков (әнием Саҗидәнең әтисе), Хәсәнҗан Әлмөхәмәтов, Сабир Шәяхмәтов, Гаязетдин Шәфәгетдинов, Абдулла Сафиуллин, Харис һәм Зәки Гадиевлар, Варис Ильясов һәм башкалар.

Еллар бер-бер артлы узганнар, җиңел булмаган тормыш дәвам иткән. Җирле себер татарлары гаиләләре белән күчеп килүчеләргә һәрвакыт ярдәм кулын сузганнар. Өмә белән йорт-каралты төзешкәннәр, кош-корт, мал-туар үрчетүдә, урман эшләрендә, балык, кыргый-ерткыч хайваннар аулауда күп файда күрсәткәннәр.

Кактамак авылы да үсә, зурая барган. 30 нчы елларда ук авылда 42 йорт булса, инде 70 нче елларда йорт саны 75кә җиткән.

Бар халык бер зур гаилә булып дусларча, дошманлык тотмыйча яшәгәннәр, урлашу- талашу булмаган. Илдәге каты репрессия елларында да бер-берсенә нахак бәлаләр тагып, күрше-тирәләрен дә җәзага тарттырулар безнең авыл халкына хас түгел. Киресенчә, бөтен эшне күмәкләшеп, киңәшләшеп башкарганнар. Ассимиляция нәтиҗәсендә тел, гореф-гадәт, культура, дин үзләштерү бердәм күренешкә әйләнгән. Авылыбызда татарлар гына түгел, руслар, керәшеннәр, мишәрләр, калмыклар һәм казахлар да яшәгәннәр. Бергәләп туйлар, Сабан туе ярышлары, тыелуга карамастан дини бәйрәмнәр уздырганнар.

Бүгенге көннәрдә, билгеле сәбәпләр аркасында, Кактамакта да йортлар саны сирәгәйгән. Шуңа карамастан, халык бердәм, дус булып яши. Махсус хәрби операциягә улларын озаталар, батырлык күрсәткәннәре өчен бер гаилә булып шатланалар, әгәр дә «кара хәбәр» килә калса, зур кайгыны бергәләп кичерәләр. Апалар, абыйлар, әби-бабайлар волонтерлык, ил яки җәмәгать эшендә алдынгылык, өстенлек күрсәтеп яшиләр.

Ел саен Корбан бәйрәменә авыл халкы бергә җыела һәм Коръән рөхсәте белән эре хайванны корбанга китерә. Аннары алар уртак сый оештыралар. Бу игелекле эштә җирле халык кына түгел, туган иленнән еракта яшәүчеләр дә катнаша, бәйрәмгә кушылу өчен өйләренә кайталар.

Гани ХИСАМОВ.
Уфа шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836