Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
2026 елның 4 апрелендә Мәсхүдә Миңнулинаның йөрәге тибүдән туктады. Ул йөз ел диярлек яшәде - озын, катлаулы һәм гаҗәеп тормыш. Дубровное, Покровское, Верхне-Сидорово һәм Яркәү округының башка авылларында яшәүчеләрнең күп буыннары белгән һәм хөрмәт иткән кешесе китте... Ләкин барыннан да элек ул ана, гаилә һәм йорт учагын саклаучы иде.
Исемнәре тарихка зур хәрефләр белән язылган кешеләр бар. Алар игътибар үзәгендә сирәк булалар, мактауга һәм бүләкләргә омтылмыйлар. Аларның гомерләре көндәлек хезмәттә, якыннарының кайгыртуында, үз бурычларына тугрылыкта уза. Мәсхүдә Хатыйп кызы нәкъ шундый кеше иде.

Өлкәннәр белән беррәттән
Ул 1927 елның 27 сентябрендә Кызыл Яр авылында күп балалы зур гаиләдә туа ул. Аның балачагы авыр вакытларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганчы, җиде сыйныфны тәмамлап өлгерде - алга таба укырга туры килмәде. Ул буынның меңләгән авыл яшүсмерләре кебек үк, ул да бик иртә олыгайды. Сугыш яшьне сорамады. Ирләр фронтка киткән арада, хатын-кызлар, картлар һәм балалар авыл хезмәтенең бөтен авырлыгын үз өсләренә алдылар. Мәсхүдә Хатыйп кызы колхозда төрле эшләрдә эшләде. Печән әзерләде, урак белән бодай урды, җитен тартты һәм бәйләде. Ул чагында барысы да кул белән башкарыла иде. Таңнан алып кояш баеганчыга кадәр эшләделәр. Ул бу елларны зарланмыйча искә ала иде. Әйе, авыр булды. Ләкин яшьлек үзенекен итә. Эштән арыган булсалар да, барыбер яшәргә, сөенергә, бер-берсе белән аралашырга көч табалар. Бу буын теләсә нинди сынауларга түзә белгән. Мәсхүдә Хатыйп кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә һәм күпсанлы юбилей бүләкләре дә ала.
Кырык сигез еллык язмыш
1947 елда аның үз гаиләсе тарихы башлана. Сайланган егете күрше Сакандыкова авылыннан - Гафият Миңнуллин булды. Аларның язмышы туйга кадәр үк туганнары һәм танышлары аша үрелеп бара. Авылда барысы да бер-берсен беләләр, шуңа күрә аларның танышу тарихы да гаилә хәтерендә яхшы риваять булып калды. Туйдан соң озак та үтмәстән, Гафиятне армиягә алалар. Яшь хатыны да аның кайтканын өч ел көтеп торды. Ул буын хатын-кызлары көтә белгәнчә көтте: зарланмыйча, бары тик тугрылыгын һәм ышанычын саклап кына. 1951 елда егет өенә кайта. Яңа тормыш башлана.
Ышанычлы тыл
Гафият Хәбиб улы турында аз язылмаган. РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның иң эре хуҗалыклары җитәкчесе, Яркәү округы тарихында сизелерлек эз калдырган кеше. Кырык елга якын ул колхозлар белән җитәкчелек итә, мәктәпләр, фермалар, йортлар төзи, спортны, мәдәниятне, мәгарифне үстерә. Аны районнан читтә дә белгәннәр, хезмәте күпсанлы орден һәм медальләр белән билгеләп үтелә. Ләкин һәр зур язмыш артында һәрвакыт диярлек иң мөһим рольләрнең берсен уйнаган кеше тора. Мәсхүдә Хатыйп кызы да Гафият Хәбиб улы өчен ышанычлы терәк булды. Ул оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә, киңәшмәләр үткәргәндә, делегацияләр кабул иткәндә, кырлар һәм төзелешләр буйлап йөргәндә, аны өендә ышанычлы хатыны көтә: кайнар аш, чиста-пөхтә йорт, һәрнәрсәдә тәртип, сау-таза балалар һәм иң мөһиме – бер-береңне аңлау. Гаилә тормышының гаять зур өлеше Мәсхүдә Хатыйп кызы җилкәсендә була.
Даими күченүләрдә торган тормыш
Колхоз председателе эше бер урында тыныч кына яшәргә бик сирәк мөмкинлек бирә. Гафият Хәбиб улы Чапаев исемендәге колхозны җитәкләгән Югары Сидорово авылында биш ел яшиләр. Анда Мәсхүдә Хатыйп кызы май заводында эшли. Соңрак Покровскоега күченәләр. Ирен «Советская Сибирь» колхозының председателе итеп билгелиләр, ә ул балалар бакчасына няня булып урнаша. 1974 елда гаилә Дубровное авылында төпләнә. Монда Гафият Хәбиб улы Ленин исемендәге колхозны җитәкли, ә Мәсхүдә Хатыйп кызы леспромхоздагы икмәк пешерү цехында пешекче була. Веселый һәм Дубровное авылларында яшәүчеләрнең күбесе әле дә шул икмәкнең тәмен искә төшерәләр.
Кешеләргә һәрвакыт шат булган йорт
Миңнуллиннар үзләренең кунакчыллыклары белән билгеле иде. Аларның йорты бервакытта да буш тормаган. Биредә туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, күршеләр җыела иде. Һәркемне кадерле кунак кебек каршы алдылар. Билгеле, йортның хуҗасы булып танылган, абруйлы җитәкче Гафият Хәбиб улы санала иде . Ләкин кунакка килгән кешеләр өйгә җылылык бөркем торучы Мәсхүдә Хатыйп кызы икәнен бик яхшы аңлыйлар.
Алар үз балаларын нәрсәгә өйрәткәннәр
Ирле-хатынлы Миңнуллиннар өч бала үстерделәр. Барысы да югары белем алганнар. Әмма ата-аналарның төп казанышы дипломнар түгел, алар балаларын хезмәт сөючән, намуслы һәм тыйнак кешеләр итеп тәрбияләгәннәр.Әтиләренең статусы югары булуга карамастан, балалар аның дәрәҗәсеннән беркайчан да файдаланмаганнар. Гаиләдә казанышлар белән мактану гадәте юк иде, киресенчә өлкәннәрне хөрмәт итү, кешеләргә бернинди эштән дә курыкмаска ярдәм итү булды. Утыз сутыйлы яшелчә бакчасы, хуҗалык, терлек азыгы әзерләү, бәрәңге утырту һәм җыю – боларның барысын да үзләре эшләделәр. Шул буынның күп кенә авыл гаиләләре шулай яшәделәр. Әмма нәкъ менә ата-аналарның шәхси үрнәге балалар өчен төп дәрескә әверелде. Һәм бу дәрес гомерлеккә үзләштерелгән булып чыкты.
Югалтканнан соң
1996 елда Гафият Хәбиб улы вафат була. Алар Мәсхүдә Хатыйп кызы белән кырык сигез ел бергә яшәделәр. Алтын туйга кадәр нибары ике ел җитми кала.
Югалту бик авыр булды. Ләкин ана кеше үзендә яшәргә көч таба. Ире үлгәч, ул намаз укый башлый. Чирек гасырдан артык дога аның тормышының мөһим өлеше булып кала. Бәлки, нәкъ менә дингә ышану аңа югалту газабын кичерергә һәм күңел тынычлыгын сакларга ярдәм иткәндер. Ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен яшәвен дәвам итә. Зур гаилә үзәге булып кала бирде.
Акча белән үлчәнми торган байлык
Тормышының соңгы елларын әби якыннарының игътибарында булды. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары аның янына даими киләләр иде. Ә ул үлгәч, аның үз тирәсенә күпме кешене берләштергәнлеге аеруча сизелә башлады. Хушлашуга һәм искә алу көннәренә дистәләгән туганнар, дуслар һәм танышлар соңгы рәхмәтләрен әйтер өчен төрле төбәкләрдән килделәр. Мөгаен, кешенең бу төп байлыгыдыр.
Кала торган яктылык
Бүген лидерлар, җитәкчеләр, тарихны үзгәрткән кешеләр турында ешрак сөйлиләр. Ләкин аларның һәрберсе янында алга барырга ярдәм иткән, балалар тәрбияләгән, йортны тәртиптә тоткан, авырлыкларны уртаклашкан, көткән һәм ышанган хатыннары булган. Мәсхүдә Хатыйп кызы да нәкъ шундый иде. Бер гасыр диярлек хезмәт, кешеләрне кайгырту, кешелек дәрәҗәсе. Ул гомерен юкка гына яшәмәгән, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре һәм авылдашлары рәхмәт хисләре белән искә алалар. Һәм бу хәтер исән чакта аның тормышының тыныч яктысы аны яраткан кешеләрне җылытуын дәвам итәчәк.
Юлия КОТИКОВА.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).