Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Шәһәрнең Кремль каршындагы Кызыл мәйданындагы сәхнәдән тубыллыларны шәһәр башлыгы Пётр Вагин бәйрәм белән котлады. «Ак, зәңгәр, кызыл төстәге флаг — Ватаныбыз символы. Аның бай тарихын илебездә яшәгән олысы-кечесе белә.
Дәүләт флагы күптөрле мәдәниятебезнең бер өлеше булып, бездә горурлык хисләре уята», — диде. Илебез халкын берләштергән Дәүләт флагы көнендә ул тубыллыларга илебезне яраткан, җаваплы гражданнар тәрбияләгез дип теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм тамашачылары горурланып Дәүләт флагы күтәрелүен күзәттеләр, патриотик чыгышлар һәм җырлар тыңладылар. Шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәгенең җырчысы Олег Янковский Россия гимнын башкарды. Бәйрәм сәхнәсеннән тубыллыларның яраткан иҗат төркемнәре, җырчылар җырладылар, биеделәр. «Вольница», «Контрасты», «Юнис» ансамбльләре, себер-татар мәдәният үзәге артистлары, «Девчата» балалар иҗат коллективлары һәм башка танылган җырчыларның чыгышларын тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар.
Уеннар программасын оештыручылар балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч, хәрәкәтчән уеннар әзерләделәр. Бәйрәм көнендә узган «Тубыл марафоны — 2026» әһәмияткә ия булган чара булды. Монда олысы-кечесе теләп катнашты. Бу марафонны беренче булып оештыручы, катнашучы Анатолий Березинны җылы сүзләр белән искә алдылар. Дуслык һәм бердәмлек йөгереше — аның эше дәвамлы булганын күрсәтте.
Тагын бер яңалык — бу көнне Кызыл мәйданда яңа куелган арт-объект — кеше буе кадәрле сәгатьне кызыксынып карадылар. Бәйрәм көнендә «Речник» мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта да күңел ачу һәм танып-белү программасы узды.
Тамашачылар иҗат коллективлары чыгышларын тамаша кылдылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив зоналар эшләде. Өлкәннәр һәм балалар үз куллары белән Россия символларын ясадылар. «Речник» артистлары тамашачылар игътибарына популяр, патриотик җырлар, композицияләр тәкъдим иттеләр.
Флаг — символ гына түгел, ә буыннар арасындагы җепне бәйләүче, илебез тарихы һәм кыйммәтләренең чагылышы. Чара тамашачыларның күңелләренә үтеп кергән илебез флагы турында сүзләр һәм «Флаг моего государства» дип аталган җыр белән тәмамланды.
Римма УМИТБАЕВА.