Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хезмәт юлы — мәктәптә

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Сәет мәктәбендә бик күп күренекле укытучылар эшләде: Якуб Зәнкиев, Солтан Садыйков, Рауза һәм Клим Садыйковлар һәм башкалар.

Бер чарада минем туган авылымда хезмәт куйган тагын бер апа белән таныштым. Без аның белән бик озак сөйләштек, әңгәмә вакытында искә алынганнарны язып куярга булдым.

Рабига Бәширова — педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы. Ул Шыкча авылында туып-үскән, Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, Төмән дәүләт педагогия институтына укырга керә. Плеханово авылында өч ел эшләгәннән соң, Яркәү районы, Сәет авылына биология һәм химия укытучысы булып урнаша.

«Авыл халкы бик яхшы каршы алды. Мин Хәсәнә апа Уразовада яшәдем, без бик тату һәм әйбәт гомер иттек. Ул вакытта мәктәп директоры булып Җәүдәт абый Бакиров эшли иде. Фәйрүзә апа Бакирова, Сара апа Ташева, Фәриха апа Абдуллина, Хөдҗәт абый Хәлилов, Мөнип абый Хәлитов, Исхаковлар: Исхак абый белән Идия апа, Саҗидә апа Фәрхетдинова, Зөбәйдә апа Юмачиковалар коллективның күрке иделәр. Коллектив мине үз итеп кабул итте. Укыту гына түгел, мин яхшы тегүче дә идем. Теккән киемнәремне яратып киделәр. Сәет авылын, андагы кешеләрне, укучыларымны һич онытмыйм, һәрвакыт исемдә. Авылда мәчет ачылуын ишеткәч, бик шатландым, садака да җибәреп, рәхмәтләремне белдереп торам.

Тормыш юлым мине соңрак Төмән районына алып килде. Лаеклы ялга чыкканчы Муллаш мәктәбендә эшләдем. Кызым Елена Ибраһимова — Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Киленем Айна Бәширова һәм кечкенә киленебез (оныгым Вилданның тормыш иптәше) Азалия Бәширова Муллаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары», — дип сөйләде Рабига апа.

Эльмира САДЫЙКОВА,
Төмән округы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836