#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөек ватан сугышының соңгы яулары

последние и лучшие новости искусства в мире

Берлинны штурмлау 1945 елның 16 апрелендә башлана, ә 22 апрельдә инде аның кварталларында аяусыз урам сугышлары бара. Урамнардан үтеп булмый, һәр йорт ут белән ярсулы каршылык күрсәтә. Фашистларның язмышы һәлакәткә дучар ителгән.

Берлинны алуны озакка сузу советлар гаскәре ягыннан кире кайтаргысыз зур санлы югалтулар белән яный. Шуңа күрә Берлинны Кызыл армиянең батыр, тәҗрибәле гаскәриләре һәм командирлары штурмлыйлар. Алар арасында 58 түбәнтәүделеләр дә  була. Түбән Тәүде районы татар авыллары кыю якташларыбызның исемнәрен атап языйк:

1. Рядовой Мәннаф Әбделхаликов (Бухарин).

2. Сержант Хәмит Әдият улы Газеев (Киндерле).

3. Кече сержант Ишүк Дусмөхәммәтов (Бухарин).

4. Гвардия рядовой Хәким Әсхәт улы Заһидуллин.

5. Кече сержант Адий Касыймов (Ипкүл).

6. Рядовой Әкрәм Ногманов (Киндерле).

7. Рядовой Габделфәт Асордин улы Садретдинов (Кыткүл).

8. Гвардия сержант Михаил Кәпүш улы Садыйков (Канчәбер).

9. Рядовой Сабир Тимер улы Сәйтуллин (Киндерле).

Исемлек дәвам ителер дип ышанабыз...

Берлинны кем штурм белән алган, якташларыбызның күпме булганын беркем әйтә алмый. Бигрәк күп вакыт үтте шул. Бүген безгә билгеле геройларның исемнәрен без бүләк итеп бирелгән документлары: бүләкләү турындагы приказлар, тәбрикләү кәгазьләре аркасында әйтә алабыз һәм хәрби архивларда нәрсәләр сакланганын сөйлибез.

Билгеле, барысы да үзләренең бүләкләрен алу бәхетенә ирешкәннәр. Кемдер җиңүгә бер адым калгач һәлак булган, икенчесе – госпитальгә эләккән, кайсысыдыр тәбрикләнүчеләр исемлегенә эләкмәгән..

Мәннаф Әбделхаликов – 1906 елда туган, хәрби хезмәткә 1941 елның 4 сентябрендә алынган. Шул ук көнне аның белән бергә Бухарин авылыннан якташлары – Корман Сабитов, Кәбир Хәлитов һәм Хәлил Әхмәтҗанов китәләр. Түбән Тәүде райвоенкоматына китеп барганда аларга Киндерледән Сәйпүш Әсәдуллин кушыла. Аларның барысына да 35-37 яшь булган. Сугышкача армиядә булмаганнар, закон буенча хезмәттән отсрочка алганнар. Түбән Тәүдедән аларны Төмән хәрби-пехота училищесына җибәрәләр, монда, күрәсең, ул вакытта хәрби-озату пункты урнашкан. Биредән барысын да запастагы укчы полкка озаталар. Алар анда хәрби укуны үтәргә, сугышчан белгечлекне үзләштерергә тиеш булалар. Хәрби укуларга якташларыбыз җаваплы караганнар. Хәрби хезмәтнең авырлыгын чыдам кичергәннәр. Алар бит балачакларыннан мохтаҗлыкларны җиңеп чыгарга, кыен крестьян эшенә өйрәтелгәннәр.

Рядовой Мәннаф Әбделхаликов фронт юлын Туладан алып Берлингача үтә. Яралану аркасында уку полкына эләгә. Уку һәм запас укчы полклар командирлары һәм солдатлары да Берлинны штурмлауда катнашканнар. Беренчедән, алдынгы позициядә сугышучы батальоннарны һәм полкларны тутыру өчен резервлар кирәккән. Икенчедән, сугышның беренче көненнән үк фашистлар белән сугышкан һәм сугышның бөтен афәтен кичергән тәҗрибәле гаскәриләр булганнар.

Якташыбыз Җиңүне Берлинда каршылый. 1945 елның 2 ноябрендә 38нче уку укчы полкы кызылармеецы Мәннаф Әбделхаликов демобилизацияләнә.

Хәмит Әдият улы Газеев 1923 елны Татарстанның Кайбыч районы, Кошман авылында туа. Әти-әнисе белән Себергә күчеп килә. 1942 елны Түбән Тәүде военкоматы тарафыннан сугышка алына. Хәмит Әдият улының сугыш хәрәкәтендә катнашуы Брянск фронты 3нче армия составында Курск көрәшенең тәмамлаучы этабында немецлар төркемнәрен тар-мар итүдән башлана.

1943 елның август башында Орел шәһәрен азат итүдә катнаша. Белоруссияне азат итә, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия территорияләрендә каты сугыша. 1945 елның апрелендә бүлек командиры Хәмит Газеев Кенигсбергны штурмлауда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен “Кенигсбергны алу өчен” медале белән бүләкләнә. Аның дан казанган дивизиясе Көнчыгыш Пруссиядән 550нче чакрымлы марш ясап, Берлинның көньяк-көнчыгыш читендә сугыша башлый. Беренче Белорус фронты 269 нчы укчы Рогачев Кызыл байраклы Кутузов ордены дивизиясе 1022нче укчы Кызыл байраклы орденлы Александр Невский полкы сержанты өчен сугыш 1945 елның 9 маенда Эльбада тәмамлана. 1945 елның 13 ноябрендә өенә кайта. 1985 елны II дәрәҗәдәге “ Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә.

Геройларга бүләкләр туган җирләренә кайткач кына бирелгән. Сугышта яуда казанган бүләкләрне алуга белешмәләр генә бирелгән. Хәрби комиссариатта бу белешмәләр бик нык тикшерелгән һәм бүләкләнүчеләрнең исемлеге төзелгән. Әгәр, бүләкләр вакытында тапшырылган булса, Германиядә немец-фашист гаскәрләрен һәм Ерак Көнчыгышта япон милитаристларын тар-мар иткән өчен үзенең туган көнендә якташыбыз Зиннәтҗан Хәсән улы Әхтәриев туган авылы Киндерлегә күкрәгенә “Батырлык өчен”, “Будапешт”, “Вена”, “Прага” шәһәрләрен азат итү һәм алу», “Германия һәм Японияне җиңү өчен“ алты медале белән кайткан булыр иде. 6нчы гвардияле танк армиясе батыр элемтәчесе менә шулай сугышкан! Зиннәтҗан Хәсән улы бу бүләкләрне 1946 елның октябрендә генә ала.

194нче авыр гаубица артиллерия бригадасы 31нче артиллерия дивизиясе кече сержанты Ишүк Дусмөхәммәтов коралны төзәүче булып сугышкан. Сугышка хәтле армиядә булмаган, закон буенча аңа отсрочка бирелгән. 110 сәгать күләмендә хәрби әзерләнүләрне генә үткән. 1942 елның 6 февралендә Бухарин авылыннан фронтка китә. 1944 елның 17 мартыннан алып 1945 елның 9 маенача сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Фронтта коммунистлар партиясенә алына. Күрсәткән осталыгы өчен “Бик яхшы артиллерист” билгесе белән бүләкләнә.”Кызыл Йолдыз” орденын Германия территориясендә барган сугышларда ала, “Урманда Ландционнан көнбатыш яктарак чолганышка эләккән дошман төркемен юк иткәндә 1945 елның 29-30 январь кичендә кече сержант Дусмөхәммәтов үз коралын юнәлтеп, шоссе юлын кисәргә, тылга үтеп керергә маташучы дошман контратакасын кирегә кайтара. Фашистлар колоннасы таралып беткәч, Дусмөхәммәтов өч немецны әсир итә, шул исәптән бер офицерны». Беренче Украина фронтының 194 авыр гаубицалы Ленинград-Выборг Кутузов орденлы бригадасы командирының бүләкләү кәгазендә шулай дип язылган. “Праганы азат итү өчен” медале батыр артиллеристның күкрәгендә өенә кайткач балкый. 1945 елның 28 ноябрендә Ишүк Дусмөхәммәтов Түбән Тәүде районы хәрби комиссариатында хәрби хисапка утыра. 1946 елның 30 октябрендә “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә.

8 нче гвардия армиясенең 137 нче гвардия укчы полкы гвардия рядовое Хәким Әсхәт улы Заһидуллин Донбасс стратегик һөҗүм итү операциясендә, Запорожье, Одесса шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, Днепр елгасы аша чыккан. Польша һәм Германия территорияләрен азат итүдә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен медальләргә лаек булган. Берлинны алу штурмында башыннан азагынача катнашкан.

Адый Касыймов 1911 елда туган. Сугышкача Ипкүл авылында яшәгән. Сугышка 1941 елның 25 ноябрендә китә. 39 нчы пушка-артиллерия бригадасы кече сержанты артиллерия разведкасында сугыша. 1943 елны Волхов фронтында Ленинградны саклый. Брянск фронтында сугыша. Беренче Украина фронты составында Берлинны штурмлый. Польша җирендә сугышканда “Батырлык өчен” беренче медален 1944 елның 14 августында бирәләр. Үзенең радиостанциясе белән алгы сызыкта булганда, дошман уты астында немец көченең һәм сугышу техникасының җыелган артиллерия-команда пунктының оста һәм дөрес итеп координатларын җибәргән.

Безнең артиллерия кораллары бу күрсәткечләр буенча дошманны дөрес тар-мар иткән. 1944 елның 27 августында Винница Кызыл байраклы 1251 нче пушка-артиллерия полкы командиры бөтен строй алдында 4 нче батарея өлкән радисты 2 нче дивизион кече сержанты Адый Касыймовка “Батырлык өчен” медален тапшыра. 2 нче артиллерия дивизионы командиры капитан Губенко артиллерия разведчигы Адый Касыймовны чаялыгы өчен берничә тапкыр мактый. Егет бу сыйфатларын Берлинны алганда да күрсәтә. Җиңүне Прага шәһәрендә каршылый. Күп медальләргә лаек була. Ук астында бөтен сугышны узган якташыбыз бер тапкыр да яраланмый. 1945 елның 12 ноябрендә өенә кайта.

Кызыл байраклы Александр Невский орденлы 922 нче укчы полк 250 нче укчы дивизия ефрейторы Әкрам Ногманов авыр сугыш юлын үтә. Аның тормышы да гади булмый. Сугышка кадәр Канчәбер авылында яши. Сугышка да аннан китә. ВКП (б) әгъзасы. Кызыл армия сафларында ике ел хезмәт итә. Сугыш башланганда аңа 40 яшь була. 1941 елның 18 сентябрендә фронтка китүчеләр исемлегендә фамилиясе сызылган. Бәлки, аңа күпмедер вакытка отсрочка бирелгәндер. Архив документлар буенча күренә, мондый очраклар күп булган. Хәрби биографиясе Мәскәүгә барып керү юлларында сугышның иң кызган чагыннан башлана. Мәскәү һөҗүм итү операциясендә катнаша. Курск дугасында сугыша, Белоруссия җирен азат итә. Польшада фашистларны кыйный. Кенигсбергны камауда, штурмга алуда катнаша. 1945 елның апрелендә Әкрам Ногманов сугышкан 250 нче Бобруйск Кызыл байраклы Суворов орденлы дивизия Берлин янына озатыла. Ул Бөек Ватан сугышы данлыклы полководецы Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков җитәкләгән 1 нче Белорус фронты составында була. Берлинда күрсәткән батырлыклары өчен дивизиянең шәхси составына югары Баш командующий И.В.Сталин приказы буенча 1945 елның 2 маенда Рәхмәт хаты игълан ителә. Дивизиянең барлык гаскәриләре “Берлинны алу өчен” медале белән бүләкләнәләр. Сугышны 922 нче Кызыл байраклы Александр Невский орденлы укчы полкы ефрейторы Эльбада тәмамлый. Әкрам Ногманов бүләген армиядә алып өлгерми. 1945 елның 5 июлендә Кызыл армиянең олы яшьлек солдатларын демобилизациялиләр. 1945 елның сентябре азагында штабта бөтен кирәкле документларны алып, Минск өлкәсе, Борисов шәһәреннән өенә озатыла. Медальләрне аңа Түбән Тәүде райвоенкоматында тапшыралар.

Берлинны штурмлаучылар арасында 45 миллиметрлы танкка каршы пушка наводчигы Габделфәт Асордин улы Садретдинов та була. Кенигсбергны алганнан соң, кыткүлле Г.Садретдинов сугышкан 152 нче укчы дивизияне Көнчыгыш Пруссиядән Берлинга күчерәләр. Аны 1 нче Украина фронты командалык итә. Дивизиядә тәҗрибәле артиллерист - танкка каршы көрәшүчеләр сугыша. Аларның һәрберсенең һичкем ала алмаслык немец ныгытмаларын бәреп төшерү тәҗрибәләре була. Танкка каршы артиллерия – ул артиллериянең бер төре. Аның батыр сугышчылары бронялы албастылар белән сугышканда дошманның күзенә карарга ияләшкәннәр. Шуңа күрә аларда сугышчан югалтулар иң күп булган.

17 яшьлек Кыткүл авылы егете хәрби хезмәткә 1943 елның 18 ноябрендә алына. Хәрби әзерлекне 26 нчы запас укчы полкта уза. Соңыннан 44 нче запас укчы полкта артиллериячегә укый.

Сугышка килгәч, беренче көрәшкә 1944 елның октябрендә немец ныгытмасы белән каты ныгытылган Гумбиннен астында керә.

Берлинда 480 нче укчы полк 152 нче укчы дивизия Шарлотенбург – үзәк кварталда урам сугышларында сугыша.

45 миллиметрлы танкка каршы пушкалар, кимчелекләрен искә алмасаң, көрәштә үзләрен иң яхшы штурмлаучы корал итеп күрсәттеләр.

1945 елның азагында легендалы “сорокопятки” алына. Аның урынына тагын да көчлерәге килә. Габделфәт Садретдинов хәрби хезмәтен Берлинда тәмамлый. Бик күп медальләргә, 5 тапкыр Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. 1950 елның 29 августында өенә кайта.

66 нчы гвардия танк бригадасы гвардия сержанты Михаил (Муксин) Садыйков Т-34 танкын коручы була. “Башнер” өч тапкыр көрәштә яралана, танкта яна. Авыр яралану өчен отпускка хокукы була, әмма бер тапкыр да шушындый мөмкинлек белән файдаланмый. Сугыштагы каһарманлыгы өчен “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнә.

Михаил Кәпүш улы 1918 елда туа. Сугышка 1941 елның 31 декабрендә алына. Ленинград фронтында автоматчы булып көрәшә.

Ленинградны оборонага тотканда ике тапкыр яралана. Курсктан Берлингача җитә.

Бухарестны алганда катнаша. 1945 елның апрелендә Варшаваны азат итүдә көрәшә. Берлин Кызыл байраклы Суворов һәм Кутузов орденнары бригадасы батыры өчен 66 нчы гвардия танк сугыш Берлинда тәмамлана. 1945 елның 13 ноябрендә туган авылы Канчәбергә кайта.

Р.S. Бөтен документларда исеме “Михаил” дип язылган, бер җирдә генә “Муксин” дип очрый. Авыр әйтелешле татар исемнәре документларда еш ялгыш язылган. Моңа кеше факторы гаепле. Сугыш мохите дә, күрәсең, документларны тутыручыларга игътибарлырак булырга мөмкинлек бирмәгәндер.

95 нче танк Бобруйск полкы Т-34 механик-йөртүчесе рядовой Сабир Тимер улы Сәйтуллин данлыклы танк гаскәрләрендә сугышкан. Ул 1913 елда Киндерле авылында туган. Сугышка 1941 елны китә. Үз танкында меңләгән чакрымнарны үтә. 95 нче танк Бобруйск Ленин орденлы Кызыл байраклы Суворов орденлы полкының рядовое Сабир Сәйтуллин сугышны Т-34-85 танкы рычагы артында Берлинда тәмамлый. 1945 елның 12 ноябрендә Киндерледә җиңүчене гаиләсе каршы ала.

Берлинны штурмга алучы якташларыбыз турында мәкаләне тәмамлаганда белдек: 2003 елның 11 ноябрендә Төмән өлкәсе хәрби комиссариатының 3 нче бүлеге начальнигы Түбән Тәүде районы военкоматының хәрби комиссарына “Берлинны алу өчен” медален һәм 1924 елда туган сержант Карыйбулла Сөлбугар улы Моратовка 440675 санындагы медальга таныклык җибәрә. Бу медаль белән сержант Карыйбулла Моратов СССРның Югары Советы Президиумы Указы буенча 1945 елның 9 маенда бүләкләнгән. Медаль якташыбызга 2003 елның 20 ноябрендә генә тапшырыла.

ВКП (б) әгъзасы Миңлегали Фазлуллин Берлинны штурмга алмаган. Әмма ул хезмәт фронтында бик кирәкле кеше булган. М.Фазлуллин мобилизация буенча хәрби хезмәткә 1941 елның 21 августында алына. Йөрәге авыртуы аркасында Төмән хәрби-озату пунктының хәрби-табиб комиссиясе хәрби хезмәттән комиссовать итә. Кыткүл авылы крестьяннары ОГПУ исемендәге крестьян коллективына аны рәис итеп сайлыйлар. Иң авыр сугыш елларында Миңлегали Фазлуллин грамоталы, колхоз белән оста идарә итә. Оешма бөтен сугыш елларында фронтка дәүләт бурычларын артыгы белән үти. Җиңүне тизләтүдә зур өлеш кертүе өчен колхоз рәисе М.Фазлуллин “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында тырыш хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә.

Иң беренчеләрдән сугышка Киндерледән Хәлил Төхвәтуллин, Канчәбердән Мадъяр Салиев киткәннәр. Сугышта егетләребезнең язмышлары төрле булган.

Якташларыбызның узган сугышның Геройлары турында тулырак белүләренә ышанабыз. Без хәрби архивлардан, хәрби-тарихи басылып чыккан материаллардан, РФ оборона Министрлыгы сайтыннан яңа мәгълүматлар белән тулыландырдык кына.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836