Материалы

Балыкчы кыз Мөхипҗамал

последние и лучшие новости искусства в мире

40-10Төмән районы, Талымхан авылы ыру башлыгы (старейшина) Мөхипҗамал Абдрахман кызы Хәнәфиева (Зәлилова) 1926 елның декабрендә туа. Ул балаларына,  оныкларына, нәбәрәләренә сугыш елларын искә төшереп сөйләргә ярата. 88 яшь булуына карамастан, 1941-1945 елларда ничек үзе шикелле үсмерләр белән Төмән һәм Яркәү районнары сулыкларын артель белән йөреп чыгуларын, зур җәтмә һәм җылым белән балык тотуларын ачык хәтерли. Шулай алар хәрби вакытта азык-төлек программасында катнашканнар. Үзләре гел ач булганнар, туңганнар, тоткан балыкларын тулысынча фронт, Җиңү өчен тапшырганнар. Мөхипҗамал төз гәүдәле, зәңгәр күзле, биленнән аскарак төшкән өлгергән бодай төсендәге ике озын толымлы кыз булган. Һәр эштә башлап йөргән, командирлык иткән. Каскара авыл советында аңа Талымхан халкына Җиңү турында хәбәр җиткерергә кушканнар.

1945 елның маенда юлларны су юып  ашаган, кайда йөгереп, кайда атлап  авылга ничек килеп җиткәнен хәтерләми дә. Шатлык һәм бәхеттән елап урамнар буйлап “Җиңү! Җиңү”, - дип йөгереп чыга. Бөтен халык куанып бии-бии, елый-елый, җырлый-җырлый урамга сибелә. Ул боларны һичкайчан онытмый, гомере буена хәтерендә саклый. Мөхипҗамал Абдрахман кызы – тыл һәм хезмәт ветераны.  Күп медальләр белән бүләкләнгән. Авылдашлары хөрмәт итәләр, балалары, оныклары яраталар. Сәламәтлек, бәхет белән 100 еллык юбилеен бергә  каршылауны телиләр.

Дамирә ДЕГТЯРЕВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума