Материалы

Безнең әти

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең әти Сәитшин Гәрәй Сәет улы 1906 елда туган. Алар тормыш иптәше Галиябану белән Яркәү районы, Тәүде авылында яшәделәр. Сугыш башланганда әтигә 35 яшь була, аны 1941 елда сугышка озаталар. Биш бала калалар: Латфуллага – 13, Рәхимуллага 10 яшь була. Алар атлар белән агач эшендә эшләгәннәр. Әнкәй атлар караган, калган балалары гаиләне туйдырыр өчен урманда үлән җыйганнар. Әти Курск дугасын, Украинаны үтеп, Берлинга хәтле җиткән. Әтием: “Сугышта мине Аллаһы Тәгалә саклады. “Һава” дип кычкырсалар, белгән догаларны укый идем”, - дип сөйләде. Безнең авылдан күп кенә ирләр сугышка киткәннәр, тик безнең әти генә Берлинга хәтле җиткән. Ул әсирлеккә алынганнарны саклаган. Сугыштан кайткач, колхозга бригадир итеп куйганнар. Аннары өченче малае Зәйнулла белән төннәр буе хатыннар урган җирләрне исәпләгәннәр. Әти тормыш иптәше Галиябану белән 59 ел яшәгән. Сугыштан соң бер-бер артлы игезәкләре туганнар. Кайсылары үлгән. Әти 79 яшендә, әнкәй 1990 елда вафат булдылар. Алар 9 бала үстерделәр.

Маһирә МИРХӘСӘНОВА.
Яркәү районы, Усть-Тәүде станциясе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума