Материалы

Үлгәннәрнең каберен белик

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, яралар, күпме авырлык, фронт сызыгыннан ерак урнашкан бер авылны да читләп үтмәгән. Полуяново җирле хакимият исемлеге буенча Шаңшы авылыннан сугышка 76 кеше алынган. Алар – Әюповлар, Кәримовлар, Ерметовлар, Амурлиннар, Туришевлар, Чунаевлар, Әминовлар, Бикбавлеевлар, Вәлитовлар, Курманбакиевлар, Ташбулатовлар, Мавлютовлар, Маняповлар, Айсатовлар, Сәйфуллиннар һәм башка ата-бабалар, абыйлар, әниләр - улларын, хатыннар - ирләрен, кызлар - ярларын сугышка озаталар. Минем бабаем Нигъмәтулла, әбием Шәрифә дә җиде улларын сугышка озаталар – Мөхәммәтулла, Айсәтулла, Хисмәтулла, Айнатулла, Вәлиулла, Насыйбулла Кәримовлар.

Ирләр-әтиләр сугышка китә, 28 бала хатын-кызлар кулына кала. Сугыш беткәч, ике баласына гына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Әтием Айнатуллага, цицәем (дядя)Айсатуллага, ул да сугышта алган яраларыннан савыга алмыйча 1947 елда дөнья куя. Биш улы яу кырында һәлак булып илебезнең Украина, Белоруссия, Ленинград, Омск төбәкләрендә җирләнгән. Нигъмәтулла бабаемның дүрт оныгы да сугышта катнаша – Сибгатулла, Вахит, Нурмөхәммәт, Мәсхүт Кәримовлар. Сержант Сибгатулла батырларча Белоруссиядә һәлак була. Шулай ук бабаемның бертуганнарының бердәнбер уллары – Сәбиулла Ибәтулла улы, Ниясулла Рамазан улы Кәримовлар сугыштан кайтмыйлар.

Сугыш фаҗигасен онытырга мөмкин түгел, ул еллар беркем өчен дә җиңел булмаган. Сугыш газапларын кичереп, ут эченә кереп исән калган 25 солдат кына авылларына әйләнеп кайта, 51 солдат яу кырында авылдашларының бәхетле киләчәге өчен һәлак булган. Бүгенге көндә сугышта катнашкан ветераннар авылда калмады. Ул вакытта данлы сугыш юлын үткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән солдатлар туган авылларына кайту белән гариплекләренә, авыр яралары сызлавына карамастан, күмәк хуҗалыкның төрле тармакларында намус белән алгы сафта хезмәт итәләр. Ислам абый Бикбавлеев, әтием Айнатулла Кәримов, Вахит абый Кәримов, Ибраһим абый Бикбавлеев, Рәхмәтулла абый Сәйфуллин, Әюп абый Әюпов, Әбүбакир абый Әюпов һәм башка игенчелек, терлекчелек, ат үрчетү эшләрен җитәклиләр. Әйсмәтулла абый Туришев мәгариф өлкәсендә мөгаллим вазифасын башкара. Бөек Җиңү көнен якынайтуда тыл ветераннарының да өлеше зур булды. Сугыш елларында әни-апалар көнне төнгә ялгап игенен игеп фронтка икмәк озатканнар, үгезләр белән җир сөргәннәр, урман кискәннәр, бәрәңге утыртканнар, ачлы-туклы килеш фронтка ярдәм иткәннәр. Кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклашып яшәгән авыл халкының түземлелегенә, сабырлыгына сокланырга гына кала. Бүгенге көндә яныбыздан киткән әни-апа-абыйларны искә алыйк, рәхмәтле булыйк!

10-16 яшьлек үсмерләр дә олылар белән беррәттән колхоз эшләренә йөриләр, мәктәптә укыйлар. Мәхрибә апа, Баһия җиңги Кәримовалар, Сибгатулла абый Айсәтов, Сәхипҗамал җиңги Бикбавлеева, Сәит җизни Алимбаев мактаулы хезмәт юлы үтеп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Җәмилә апа Туришева 37 ел гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлый. Апа-җиңгиләр хәзерге көндә балаларының таянычы, оныкларының юанычы, олы ихтирамга лаек сугыш чоры кешеләре – авырлыклар күреп, кайгылар кичереп сабырлык белән яшәүләренә хәйран калырлык.

Балачаклары сугыш елларына туры килгән балалар да кулдан килгән кадәр булышлык күрсәтәләр. Киеме сәләмә, ачлы-туклы, китап-дәфтәрләр җитешмәвенә карамастан, тырышып укыйлар, ялгыз калган әбиләргә авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашалар. Явыз сугыш ятим иткән, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар инде үзләре әти-бабай, әни-әби, балалар тәрбияләп, оныкларының уңышларына шатланып яшиләр. Хезмәт юллары да мактанырлык.

Җир шарының төрле якларында сугышлар булып тора. Шуңа күрә безгә Җиңү көне бүләк иткән, батырларча һәлак булып, ерак җирләрдә ятып калган, сугыштан әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән авылдашларыбызның – тынычлык һәм тормыш яулаган кешеләрнең батырлыгы, кыюлыгы турында буыннан-буынга, гаиләдән-гаиләгә мирас итеп тапшырыйк, тыл ветераннарына, сугыш еллары балаларына рәхмәтле булыйк!

Бу яшь буынның үсеше өчен кирәклеген аңлап, ата-бабаларыбызның, абыйларыбызның сугышчан юлларын өйрәнеп, мәгълүматлар туплап Полуяново ветераннар советы рәисенә тапшырыйк.

Шәрифә АЙНУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума