Материалы

Минем мулла бабаем

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем бабам - Зөлбохар Әйт улы Хучашев, әбием - Шәрифҗамал. Камалетдин цицибабам, Хәсән абыем, бабам мулла булган. Ике кызы да – Асия, Сабирә апаларым дин дәресләрен укыганнар, ике баласы да сугыштан килмәделәр. Сугыш елларында авылда пәнҗешәмбе көнне кешеләрнең өйләренә барып Коръән, намаз укый иде. Миңа борынгы китаплар Пәйгамбәрләрнең тарихын укыды. Мин дә язып алып догалар ятлый идем. Әбиләр, бабайлар Хәким атага Коръән укытырга җәяү киләләр иде. Мәчет юкта безнең өй мәчет урынына иде. Бабамның энесе Сәгадәтдин дини белем алырга киткән. Аны революция вакытында кулга алып төрмәгә утыртканнар, аннары «үлгән» хәбәре килгән.

Безнең авылда мәдрәсә булган икән, ир балаларны мулла, кызларны хатыны Фатыя мама укыткан. Әбделмоки мулла булган. Бабамның кодасы Кәнәфи мулланы кулга алып, Тубылда атканнар. Ниязмөхәммәт шәех булган, аны да атканнар. Бабам үлгәч, гаетләрдә әнием Коръән укып йөрде. Мулла булмагач, әниемнең хәле беткәч, мин йөрдем. Намазга өйрәндем, ярый Аллаһым Илфанны җибәрде. Әмин оныгым да инде өйрәнеп китәр. Исәнлек бирсен.

Әнисә ШИХОВА, Вагай районы, Баеш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума