Материалы

Тыелган солдатлар

последние и лучшие новости искусства в мире

2010 елда Рафаэль Гольдберг һәм Александр Петрушинның “Тыелган солдатлар” дигән китапларының 4 нче томы чыкты. Китапның титул битендә “рассекречено” дигән тамга куелган. Китапта Төмән өлкәсендә формалашкан иң зур, иң билгесез, иң фаҗигале 229 нчы укчы дивизиянең авыр язмышы күрсәтелгән. 1995 елга кадәр бу солдатлар турында белергә дә, сөйләргә дә ярамаган. Төмән өлкәсенең солдатлары иң кайнар сугыш казанында кайнап, чолганышта калып, тоткынлыкка эләгәләр. Һәр 3 әсирнең берсе генә исән кайтып, туганнарын күрә ала. Ә кайткач – кимсетүләр, читләтүләр, кыек карашлар. Аларның гаиләләренә дә кимсетүләрне тоярга туры килә. Бу хәл минем үз күз алдымда булды. Әтинең “хәбәрсез югалган” кәгазе килгәч, әни, кемнеңдер коткысына бирелеп, әтинең бөтен документларын, хатларын утка якты. Әни бу вакытта партия әгъзасы, Эске авылының сөтчелек фермасында мөдир, депутат иде. Ферма районда алдынгылар рәтендә. Ничек итеп әсирлектәге кешенең хатыны булырга кирәк?

Әни әтинең язмышын да белмичә, 1981 нчы елда якты дөньядан китеп барды. Сорашсак та, әти турында сөйләмәскә тырышты. Аның саранланып кына әйткән сүзләреннән әтинең танкчы, өлкән сержант булганын белдек. Озак эзләнүләрдән соң, шушы авторлар ярдәмендә, әтинең каты яралардан 1945 нче елда март аенда госпитальдә үлгәне билгеле булды. Бу китапка Түбән Тәүде районының 57 кешесе теркәлгән. Шулардан 13 кеше - татарлар.

1. Әхмәт Абдуллин 1914 елда туа. Байкал авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 29.01.43 елда эләгә. Волга-татар легионына җибәрелә. Легионерның номеры 2974.

2. Ярмөхәммәт Алиев, 1907 ел. Камай авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 13.07.1941 елда эләгә. Лагерь номеры 1951.

3. Сабирҗан Бакиров, 1916 ел. Канчәбер авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 05.07.1943 елда эләгә. Лагерь номеры 74741.

4. Гетай Вәлиуллин, 1910 ел. Усман авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 13.10.1941 елда эләгә.

5. Әхмәт Кәримов, 1910 ел. Кыскыркүл авылыннан, тоткынлыкка 05.09.1941 елда эләгә. Шталаг №302.

6. Ярулла Нәҗметдинов, 1912 ел. Эске авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 05.10.1943 елда эләгә. Лагерь №35662.

7. Гаяз Низамов, 1919 ел. Казанка авылыннан, рядовой, тоткынлыкка 04.07.1941 нче елда эләгә, “Туркистанец” буларак Норвегиянең СС командасына күчерелә.

8. Тимербай Рәшитов, 1925 ел. Байкал авылыннан, тоткынлыкка 01.08.1942 елда эләгә. Волга-татар легионына теркәлә. Шәхси номеры 7170.

9. Нигъмәт Тимерҗанов, Казанка авылы, рядовой, тоткынлыкка 13.09.1941 елда эләгә. Лагерь номеры 1604.

10. Биктимер Хисмәтуллин, 1896 ел. Урманбаш авылы, рядовой, тоткынлыкка 21.07.1941 елда эләгә. Лагерь номеры 110465.

11. Сәйфетдин Чагбаров, Велижаннан, рядовой, тоткынлыкка 04.05.194* елда эләгә.

12. Хафиз Шакиров, 1914 ел. Кыткүл авылыннан, рядовой, Волга-татар легионына теркәлә. Лагерь номеры 2966.

13. Хәкимҗан Йөзмөхәммәтов, 1925 ел. Урманбаш авылыннан, тракторчы, 625 нче штурмовой авиаполкта атучы, тоткынга 17.07.1943 нче елда эләгә. Львов лагеренда 2724 нче номер белән теркәлә.

Менә шушы кеше турында булыр минем әйтәсе сүзем. Орлов-Курск дугасында канкойгыч сугышлар бара. Немецлар үзләренең көчләрен ныгытырга омтылалар. Фельдмаршал Манштейнга Донец елгасын кичеп, позицияләрен ныгыту бурычы куела. Безнекеләр 1943 елның 17 июлендә Изюм-Барвенков һөҗүм итү операциясен башлап җибәрәләр. Алар немецларның өстәмә көчләрен кертмәс өчен авиация көче кулланалар. Һавага истребительләр, штурмовиклар, бомбардировщиклар күтәрелә. Орлов-Курск тирәсенә өстәмә көчләрен кертмиләр. Безнең Ил  -2 самолетын ФОККЕ-ВУЛЬФ бәреп төшерә. Нәкъ шул самолетта Хәкимҗан абый радист-атучы була. Ул парашют белән сикереп өлгерә, ләкин берничә сәгать аңсыз ятып, немецлар кулына эләгә. Аны лагерьга җибәрәләр, соңыннан аларны америкалылар азат итәләр. Хәкимҗан абый 237 нче укчылар дивизиясенә хәзмәтен дәвам итәргә җибәрелә. Китап авторлары Хәкимҗан абыйның сугыш елларындагы хәленә ачыклык керткән булсалар, калган ягын “Светлый путь” район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Мәдинә Хәмит кызы Хәйруллина туганнары белән элемтәгә кереп, аның турында белгәннәрен китап авторларына язып җибәрә. Хәкимҗан абый Йөзмөхәммәтов 1925 елда Татарстаннан күчеп килгән гаиләдә, Урманбаш авылында туа. Аның әтисе Йөзмөхәммәт Алиев бик намуслы, бик тырыш кеше була. Аның баскан киез итекләре бик тиз тирә-юньдә дан ала. Тиздән аны авылдашлары колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Гаиләдә 5 бала үсә, иң олысы Хәкимҗан абый, инде 10 яшеннән үк ул трактор йөртеп, зурлар белән беррәттән эшли. 1942 елның ахырында әтисен сугышка алалар. Ә инде 1943 нче елның январь башында 18 яшьлек Хәкимҗан абый да сугышка китә. Шул ук елда әтиләренең “кара кәгазе” килә. Хәкимҗан абый да “Хәбәрсез югала”...

Ул бары 1950 елда гына кайта, бер елдан өйләнеп, Гыйззелбанәт апа белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәкимҗан абый бу еллар турында бик артык сөйләмәгән. Сеңлесе Зәйтүнә апа сөйләве буенча, әсирләрне кул-аякларыннан багаулап кыйнаганнар, ач этләрдән талатканнар. Хакимҗан абый үз гомеренә тракторда үз-үзен аямыйча эшләде. Аның исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Күп медальләр, Мактау кәгазьләре, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Эшенә зур бәя биреп, аны 1964 нче елда Коммунистлар партиясенә кабул итәләр. Ул автобиографиясендә тоткынлыкта булуын яшермәгән, аның бу документын парт-архивта табалар. Ләкин, кемнеңдер “акыллы кулы” күчереп язарга боерып, тамга куйган. Нигә болай икәне аңлашыла. Ләкин кемнең кулы уйнаганын без беркайчан да белә алмабыз. Хәкимҗан абый гомеренең соңгы көненә кадәр, соңгы сәгате, соңгы минутына кадәр тракторда булды. Аның гомере трактор руле артында өзелде. Төнлә, силос таптаганда, аның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Ул моторын да сүндереп өлгермәгән, тракторы таң атканчы эшләп торган. Аңа бары 57 яшь була.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА, Мәдинә Хәйруллина,
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума