Материалы

Утны-суны үткән ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

17-6Бөек Ватан сугышы вакытларында, хәтта аңа хәтле 30 нчы елларда укытучылар, мәгърифәтчеләр, дин турында булган гыйлемнәрен яшереп килгәннәр. Аллаһы сакласын, әгәр үзеңне хак мөселман дип атап, дини кагыйдәләр, намаз тәртипләрен күрсәтсәң, сине халык дошманы дип танулары бик еш күзәтелгән.

Әлбәттә, бик күпләрнең әти-әниләре патша вакытында мәдрәсәләр тәмамлап, үз балаларын дини яктан тәрбияләп өлгергәннәр, аларның күңелләрендә иман нуры, мөселманлык, дөреслек, үз диненә мәхәббәт уятканнар. Шуңа карамастан, аларның балалары, кызлары ошбу дини тәрбияне яшереп сакларга мәҗбүр булганнар.

Гомәр Сафиулла улы Вәлиуллин бик катлаулы һәм бәхетле гомер кичерә. Ул 1924 елның 2 декабрендә Төмән районының Яңа Юрты авылында дөньяга килә.

Аның әти-әниләре, Октябрь революциясеннән соң, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәреннән себергә килеп урнашалар. Малайның балачагы Вагай районының Янек авылында үтә. Гомәр 7 классны тәмамлап, Тубыл шәһәренең татар педучилищесына укырга керә. Сугыш еллары булу сәбәпле, 1942 елның июнь аенда укуларны туктатырга туры килә, чөнки Тубыл шәһәр хәрби комиссариаты тарафыннан Иркутск шәһәренең авиамеханиклар әзерләүче хәрби училищега җибәреләләр. Тик монда озак тукталырга туры килми. Булган курсантларның яртысын Мәскәүгә, аннары армиягә җибәрәләр.

Аерым чаңгы шуучы бригадада укыталар һәм Воронеж фронтына озатыла. “Анна” исемле тимер юл станциясендә тукталып, йөзләгән чакрым юлны җәяү һәм чаңгы белән, алда барган армияне куып җитәргә приказ була. Немецлар аларга югарыдан ике тапкыр һөҗүм итәләр, бомбалар яудыралар, шунда бик күпләр һәлак була.

Укчылар полкы составында Гомәр абый Иске Оскол шәһәрен азат итүдә катнаша. Ошбу шәһәр белән Белгород юлын каплау өчен аларны немецлар тылына җибәрәләр. Берничә көн, юл юк, батып-чумып урман арасыннан Шляховой авылы янында шоссе юлга килеп чыгалар.

Монда немецларның көчле булган армиясенә каршы сугышырга туры килә. Гомәрнең аягы яралана, бер ай чамасы госпитальдә ятып чыга. Бу вакыт безнең гаскәр Белгород, Харьков, Полтава шәһәрләрен азат итә. 1944 елның февраль ае Кавказга җибәрәләр, моннан соң алар, ягъни абыйның полкташлары, Украинаның Ровно, Волын, Львов өлкәләренә бандеровчылар белән көрәшергә җибәрелә. Ахырда, 1944 елның июнь аеннан 1950 елның май аена хәтле яңа оештырылган Закарпат округының чик сакчылар отрядында хезмәт итә.

1950 елда армия сафларыннан азат ителеп Гомәр абый мәгърифәтчелек өлкәсендә эшләп китә. Свердловск шәһәрендә партия мәктәбен, аннары Төмән университетының тарих факультетын тәмамлый. 1957 елның сентябрь аеннан 1984 елга кадәр Яркәү районының Сала авылында мәктәп директоры һәм укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хатыны Акай кызы Әнисә белән 2 егет һәм 4 кыз үстерәләр. Балаларының әйтүе буенча, Гомәр абый бик динле кеше булган. 1942 елны коммунистлар партиясенә алынса да, күңелендә үз иманын югалтмаган, саклап торган, сугышта да әнисе язып калдырган Коръән сүзләрен бергә йөрткән. Бигрәк тә соңгы еллар үзе изге дин юлында хезмәт итүне хуш күргән. Чакырган җиргә зур шатлык белән ислам кагыйдәләрен үтәргә һәрвакыт әзер булган, тиешлечә башкара белгән. Авылда мәчет төзелү эшләре башлангач, Гомәр абыйга бик зур куаныч була һәм ул соңгы сулышына хәтле үз диненә тугры булып кала. 2002 елның 1 июль көнне 76 яшендә вафат була.

Утны-суны үтеп чыккан сугыш ветераны, ару-талуны белмичә халкы-ватаны өчен хезмәт иткән мәрхүм Гомәр абый Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума