Материалы

“Янымда гел дуслар булды”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-11Әтием – Иса Хәлимов 1916 елның августында Төмән районы, Турай авылында туган. Ул фин, Бөек Ватан, япон сугышларында катнашкан. Әти беренче сыйныфны гына тәмамлаган. СССРда грамотасызлыкны бетергәндә, әтием дәресләрдән качкан. “Иса тагын мәктәптә булмады”, - дип укытучы өйләренә килгән.

Латыйфа әбием улын кайдан табарга кирәклеген белгән. Ямбай белән Турай авыллары арасындагы зиратка барып, кабер өстенә утырган килеш тырышып юеш бармагы белән әлифбадан хәрефләрне бетергән җиреннән алып кайткан ул аны. Моның турында Латыйфа әбием сөйләде.

1960 елларда Советлар илендә грамотасызлыкны бетерү кабатлана. Әтине яңадан 1нче сыйныфка язып куялар. Ул тагын да дәресләргә йөрми, аның урынына мәктәпкә әнием – Һава бара, өй эшләрен дә әтием өчен эшли. Әти 1 сыйныфны “4” билгеләренә тәмамлый.

Ул Кызыл армия сафларына 1937 елның сентябрендә алына. Фин кампаниясе башлана, 1939 елны запаска китә. “Чаңгыларда без аяк белән йөргән кебек йөриләр”, - дип сөйли иде фин солдатлары турында.

Туган авылы Турайга 1940 елның июнендә кайтып төшә. Әнием белән кавышалар. Әни - бай, әти ярлы гаиләдән була, әти әнине урлый. Бер-берен яратып әтинең вафатына кадәр 53 ел яшиләр.

1941 елның апрель аенда әтине махсус җыенга чакыралар, анда ул 1941 елның июненә кадәр балта остасы вазифасын үти. 1941 елның июнь аеннан тау артиллериясе дивизиясендә пушка повозкасының кучеры булган. Ул Польша белән чик буенда хезмәт итә. Янәшәдә хәрби аэропорт, әти анда двигательсез һәм тәгәрмәчсез самолетлар торганын сөйли иде. Безнең солдатлар гел ач булганнар, авылларга кереп халыктан ашарга сораганнар, ә аларны эт урынына куып чыгарганнар. Польшаның чик буенда яшәүче халык безнең армияне яратмаган. Солдатларыбызның аякларында чорнау, җилкәләрендә бер патронсыз өч линияле мылтык булган. Монда фашистлар әтине әсирлеккә алалар. Концлагерь Польша территориясендә була. Әти аннан ике тапкыр кача. Фашистлар һәр тотылган качкын өчен сыер биргәннәр, ә поляклар гел ач булган. Әтиләр азыкны юынтык чокырлардан эзләгәннәр. Дусты шушы чокырлардан алынган азыкны ашый алмаганлыктан үлә. Әтине фашистлар этләр белән тота язган моментлар да була. Ул җәмәгать бәдрәфенә кереп, муеныннан кеше тизәгендә тора. Этләр эзне югалталар, дошман китә, әмма кырда тоталар һәм өстенә этләрне бушаталар. Этләр аны өзгәлиләр, әти битен һәм муенын яшерә. Фашистлар көлеп карап торалар.

1961 елны “Рекорд” исемле киң экранлы телевизор сатып алдык. Телевидениедән сугыш турында кинофильм бара иде. Анда тук, формаларының җиңнәре төрелгән, автомат тоткан этләр белән әсир солдатларга ташланучы фашистларны күрсәттеләр. Әти моны карый алмады, ишек алдына йөгереп чыгып, сүгенә-сүгенә фашистларны орышырга тотынды. Ул безнең алда һичкайчан сүгенмәде.

Икенче тапкыр концлагерьдан качкач, кабат этләре белән тотып алалар. Аны соңыннан Каунас шәһәре янындагы “Саулпилс” лагерына озаталар. 1945 елның апрелендә әсирләрне мәйданга җыялар. Әти хәлсезлектән басып тора алмый, ике ягыннан дуслары тотып торалар. Егылган булса, шунда ук атып үтерерләр иде.

Язын бай крестьяннар лагерьга килеп көчлерәк тоткыннарны сайлыйлар. Бер крестьян әтигә игътибар итә һәм аны сатып ала. Әти эченнән: “Бигрәк саран икәнсең, минем өчен тиен акча түләдең”, - дип уйлап куя. Әти иптәшләре белән саубуллаша, “Үләргә киттем”, - дип әйтә. Үзе йөрмәгәч, ат әрҗәсенә салып алып китәләр. Крестьянның йортына килгәч, сөт эчерәләр һәм чиста түшәккә яткыралар.

Крестьянның хатыны һәм ике кызы була. Әтине яхшы тәрбиялиләр, “улыбыз Саша” дип атыйлар. Әти төзәлә, бераз тазара. Фашистлар килеп тикшереп китәләр. Әгәр, тоткынга яхшы булса, яңадан лагерьга озаталар. Хуҗалар әтине яшерәләр, фашистларга: “Кырда ул, эшли, аякларын чак сөйрәп йөртә, тиздән дөмегер”, - дип әйтәләр. Әти тырышып эшли, ул бит авыл баласы, хезмәт яратып үскән. Аны Совет армиясе килгәнче яшерәләр. “Немецлар пөхтә, тәртип яратучы, тырыш халык”, – дип сөйли иде ул. Концлагерьда 1941 елның июленнән алып 1945 елның май аенача була. Совет гаскәрләре килгәч, армия сафларына алына һәм япон сугышына озатыла. Сугышта сакчы булып постта торганында, суда агач агым буенча түгел, аркылыга агуын күреп ала. Офицерны чакыра. Шулай япон разведчигын тоталар. Әти госпитальдә ята, әмма моның турында аз сөйли иде. 1946 елның маенда сугыштан кайта. “Кешеләр бер-берләренә нык булыштылар, янымда гел дуслар булды, шуның өчен исән калдым”, – дип әйтә иде. Бөек Ватан сугышында әтиемә җилкәләрен куйган иптәшләренә зур рәхмәт. Балалары, оныклары исән-сау булсыннар. Әти төшендә гел атакага барып, “Ура!” – дип кычкыра иде. Мин балачактан әти төшендә әйткән немец сүзләрен белә идем. Ул 1960 елларда гына төшендә атакага баруын куйды.

1996 елда яныма бер егет килеп: “Сез Иса бабайның кызы түгелме?” – дип сорады. Ул үзенең исемен әйтте. Мин аның абыйсы – Володя Локотаев белән мәктәптә укыганмын икән. “Әтиегездән дә мәрхәмәтле, әдәпле, намуслы кешене очратканым булмады”, - диде һәм безгә бер вакыйга турында сөйләде.

Бу хәл 1980 еллар башында булган. Әти шәхси сектор – Инженер урамы буйлап “20” исемле кибеткә азык-төлеккә барган. Ул бер ирне ураткан халык төркемен күреп ала. Төркемне икегә аерып, уртага керә. Ир кешенең иреннәре зәңгәрләнгән була. “Читкәрәк китегез, аңа кислород кирәк. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырыгыз!” – дип әмер бирә. Үзе иргә ясалма сулыш, күкрәгенә массаж ясый башлый. “Ашыгыч ярдәм” җиткәнче бу кеше аңына килә. “Син шушы бабайга бурычлы, ул сине теге дөньядан кайтарды”, - дип әйтә табиб шушы иргә. Аның исеме Николай булган. Без бу хәл турында берни белмәдек, әти сөйләмәде.

Мин Каунас шәһәренә әтине үлемнән коткарган гаиләгә хат язган идем. Крестьян гаиләсе әтине “сын” дип атады, бик күрәсе килгәнлекләрен белдерделәр. Әмма аларга бергә очрашырга мөмкинлек булмады. Шулай элемтә өзелде.

Галия ХӘЛИМОВА. (Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума