#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бабаебызга рәхмәт!

последние и лучшие новости искусства в мире

19-4Безнең ил батырлык, каһарманлык, Ватанга мәхәббәт кебек кешелек сыйфатлары ачык чагылган, миллионлаган кеше гомерен өзгән авыр, канкойгыч 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Вагай районының Лаймы авылыннан киткән безнең бабаебыз да катнашкан. Зәйнетдин Хәлит улы Зәйнетдинов 1942 елның февралендә Вагай районы хәрби комиссариаты тарафыннан гамәлдәге Кызыл Армия сафларына алына. Рядовой Зәйнетдин Зәйнетдинов Кызыл Йолдыз орденлы 185 нче юл-төзелеш батальонының саперы итеп җибәрелә. Ул Калинин, икенче Балтыйк буе, Беренче Белоруссия фронтларында дошман белән сугыша.

Сугышта бик күпне күргән Зәйнетдин бабай. Сөйләвенчә, азат ителгән авыллардагы коеларда хатын-кызларның һәм балаларның имгәтелгән җәсәдләрен күрү нык тетрәндергән. Ә сугышчан иптәшләрнең үлемен ничек кичерергә? Калинин фронтында сугыш вакытында 1943 елның 12 июлендә бабабызның сул кулы җәрәхәтләнә. Свердловск өлкәсе, Ревда шәһәренең 3751 нче госпиталендә дәваланганнан соң янә фронтка китә. Солдатның сугышчан юлы икенче Балтыйк буе һәм Беренче Белоруссия фронтларында дәвам итә. Безнең бабай Берлинга барып җитә.

Зәйнетдин Хәлит улы Зәйнетдинов дошманнарга каршы көрәштә күрсәткән, шәхси сугышчан батырлыклары өчен «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә болай язылган: «185 нче аерым Кызыл Йолдыз орденлы юл-төзелеш батальонында булганда, 1944 елның июленнән сапер сыйфатында юллар һәм күперләр төзү эшен башкарды. Үзен тәртипле, үҗәт һәм инициативалы сугышчы буларак танытты. Бурычларын даими рәвештә 125 процентка үтәде. Померания урманнарында калган немец төркемнәрен эзләгәндә үзен кыю һәм тәвәккәл итеп күрсәтте.

Берлинга кергәндә дошманның ут астында Одер елгасы аша җимерелгән күперне торгызу буенча эшләр башкара, анда ял белән исәпләшми, эшне югары сыйфатлы итеп үти.

Вейсензей шәһәрен алганда ул шәһәр буенча патруль хезмәте башкарды. Тәртип бозучылар, мародерлар һәм хулиганнар белән аяусыз көрәште. Батырлыгы, яхшы хезмәте, биремнәрне сыйфатлы башкаруы, эшләү нормаларын системалы рәвештә арттырып үтәве өчен командованиедән өч Рәхмәт хаты бар».

Җиңүне бабаебыз Берлинда каршы ала. 2 майда совет сугышчылары Рейстагта Җиңү байрагы кадаганда шатлыкның чиге булмый. “Цыганочка” көенә туйганчы бии. Әнисе Халисә, туганнары һәм балалары янына исән-сау әйләнеп кайта. Әбиебез Салиха белән озак яшиләр. Бабай колхозда тырышып эшли. Тагын да күп грамоталар, Рәхмәт хатлары алуга ирешә. Күп юбилей бүләкләре арасында “I нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены аеруча кадерле була. Аны 1985 елның 11 мартында тапшыралар. Ветеран 80 яшенә кадәр яшәде. Сугыштагы елларын сөйләгәндә, гел күзенә яшь тула иде.

Сугыш инде күптән юк, әмма газаплар, күз яшьләре, авырту турында онытып булмый. Безнең гаиләдә Зәйнетдин бабайның Ватан алдындагы казанышларына хөрмәт белән караячаклар, аның сугыш турындагы хикәяләрен истә тотачаклар һәм буыннан-буынга тапшырачаклар.

Без бабабыз белән горурланабыз һәм үз эшләребез, гамәлләребез белән Ватаныбызга файда китерергә, бабабызның данына лаек булырга тырышырбыз.

Оныклары МИЛӘҮШӘ, Илсөяр, Илдар.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836