Материалы

Әтиебезгә хөрмәт белән

последние и лучшие новости искусства в мире

19-5Безнең әтиебез Баһаутдин Сирачетдин улы Замалов 1924 елның 12 ноябре көнне Кызылъяр авылында Сафия картинәү һәм Сирачетдин картатабызның гаиләсендә беренче бала булып туа. Соңыннан сеңлесе Зәкия, энесе Хадис дөньяга киләләр. Картатабыз металлургия заводында корыч эретүче булып эшли. Зәкия апабыз каты авырганга, картинәбез балалар белән туган якка кайта. 1937 елны ноябрь бәйрәмнәренә кайткан чагында, картатабыз нахак сүз белән кулга алынып, 20 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә атыла.

Аның атылганын белмәгән картинәбез, бер елга хәтле, бәлки, күрермен дип, азык-төлек йөртә. Әтиебез кечкенә вакытыннан эш эшләп үскән, җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Сугышка ул 1942 елның июль ахырында, урак эшләре вакытында, кырдан алына. Әнисе, туганнары белән хушлашырга да керә алмыйча, Байкаловога алып китәләр, аннан Омск шәһәрендә 2 айлык курсларда булып, көнчыгышка озатылалар. Әтиебез хезмәт иткән вакытларын сөйләргә яратмый, күзләреннән яшьләр ага иде. “Маньчжуриядә, сопкаларда, окопларда японнарга каршы тордык”, - дип әйтә иде.

1947 елны Тубыл елгасында бозлар киткәч, 23 апрельдә беренче пароход белән туган якларына кайта. Хәрби билетында: “754 стрелковый полк, ефрейтор, наводчик зенитного пулемета, награжден медалью “За победу над Японией”, - дип язылган.

1947 елны Яркәү районы, Шатан авылында туып-үскән Салиха Юзбак кызы белән тормыш юлларын башлыйлар.

1950 нче елны язын, Тубылдан агып килгән агачларны тотып, үзләренә өй төзиләр. Әтиебез җәйге айларда атлар белән эшләгән, ә кышын Тумат авылында урман хуҗалыгында агач кисеп, Тәүде елгасы аша ат белән агачлар ташыган. Әти эштән башка “Ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы”нда торды, күрше авылларда янгын чыкканда, атларын җигеп, янгын насосын төяп, янгын сүндерергә йөргән. Янгыннар сүндергәне өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Әтиебез балта остасы иде. 1960 елны яр буенда яңа өй салып чыгалар. Авылның һәрбер икенче йорты әтинең көче белән эшләнгән дисәм, ялгыш булмас. Иртән торып, совхоз эшенә киткәнче, берүзе ике рәт бура салган. Ә җәен печән вакытны, кичен бригадасы кайткач, әниебез балалар белән җыйган печәнне ташларга килә иде. Әни белән совхозга 12 тонналап печән әзерли идек, үзебезнең хайваннарга әзерләгәннән башка. 1975 елны агач алып тагын өебезне зурайттык.

Әтиебез озак еллар совхозда язгы чәчүдә катнашты, җәен печән чабып, атлар карады, көтү көтте, кышын остаханәсендә чаналар, арбалар ясады. Безне, 9 баланы үстерделәр, укыттылар, белем биреп, яшәү серләренә өйрәттеләр.

Әти белән әни икесе дә Хезмәт ветераннары, әниебез I һәм II дәрәҗәдәге “Ана даны” орденнары белән бүләкләнде. Әтинең “II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы” ордены һәм бик күп юбилей медальләре бар.

1987 елның июль аенда вафат булды.

Минзифа КӘРИМОВА, Яркәү авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума