#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

17-3Төмән өлкәсенең Хәтер китабының 23 нче битендә: “Рядовой Зәйни Байнашев 1923 елда Күкрәнде авылында туган, 1945 нче елның 5 апрелендә вафат булган, Австриядә җирләнгән”, - дип язылган. Бөек Җиңүгә исәпле көннәр калганда, 22 яшендә Зәйни Байнашев Австриядә барган сугышларда яралана, Венадан ерак түгел - Трумау госпиталендә һәлак була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Яшь гомере вакытсыз өзелгән Зәйнинең якын туганы Тимербикә Гали кызы Алимова гаиләсе тарихын кадерләп саклый. Ул Бөек Ватан сугышында вафат булган абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашып: “Үзем 75кә якынлашып киләм.

Мин сугыштан соң туган кеше. Әниемнең бертуганы турында әбиемнең хатирәләрен тыңлап, фотоларын карап үскән буын баласы. Күкрәнде авылында 5 балалы гаиләдә өченче бала булып үскән Зәйнинең тулы исеме Зәйнулгабит була. Тырыш гаилә үз хуҗалыкларында сыерлар, атлар асрый. Йорт хуҗасын - Сәетне “халык дошманы” дип кулга алалар. Минем әнием Сатихага ул вакыт 20 яшь була, иң кечеләренә 7 яшь. Бердәнбер егет – Зәйнигә 13 тула. Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшен тутырган Зәйни Байкаловадагы военкоматка печәнлектән китә...

Зәйни яшь сугышчы булса да, яу кырларында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтеп медальләр, орденнар белән бүләкләнә. Авыр яраланган Зәйнине ике мәртәбә госпитальдә дәвалыйлар. Госпитальдән соң туган авылына кайтаралар. Икенче мәртәбә контузияләнгән Зәйнине яңадан авылга кайтаралар, бу юлы ялын тәмамламыйча, Байкалово военкоматыннан үзе сорап фронтка китә. Сугыштан кайтмаган улын, илебез һәм авыл халкы өчен коточкыч авыр елларны Сөлҗамал әбиебез еш искә ала иде. Авылның матур, җор телле, гармунда уйнап, татар җырлар җырлаган кадерле балакае турында хатирәләрен йөрәк түрендә саклап, күңеле әрнегән саен сөйли иде. Зәйни сугыш тәмамлануга 34 көн калганда һәлак була. Әбиемә мондый кайгылы хәбәр килсә дә, ул гомере буе ышанмады, улын көтте. Кадерләп сакланган Зәйнинең хатларын яттан белсә дә, көн саен укый, бездән укыта иде. Соңгы көннәренә кадәр улының фотографияләрен карап, кадерле, истәлекле шәхси әйберләрен саклады, улының кайтуын көтеп яшәде” , - дип әңгәмәбезне дәвам итте. Хатирәләре белән уртаклашкан Тимербикә Гали кызы якын туганы җирләнгән Австрияне яшь вакытында картадан карый, ул җирлекләрдә барган бәрелешләр турында күп укый. Тимербикә Тубыл пединститутын тәмамлап рус теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче булып эшли. Бүген ул лаеклы ялда. Оныгы Зиләрәсе Төмән дәүләт университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Германиядә икенче югары белем ала һәм Голландиядә эшкә урнаша, тормышка чыга. Тимербикә апа еллар узса да, әнисенең бертуганының барып каберен күреп, чәчәкләр һәм туган авылының туфрагын салып кайту турында хыяллана. Әбисенә оныгы Зиләрә Австриягә сәяхәт оештыруда ярдәмгә килә. Элек авыл булган, хәзер Трумау шәһәрендә туганнар каберлегендәге һәйкәлне алар эзләп табалар. ”Һәйкәл плитәсендә “ 1941-1945 елларда Совет Ватанын азат итү һәм бәйсезлеге өчен Германия фашизмына каршы сугышларда һәлак булучыларга мәңгелек дан” дип язылган. Исән калганнарның кадерен, үлгәннәрнең каберен бел дип әйтәләр. Абыебызны күрмәсәм дә, һәйкәл янында әбиемнең сөйләгән һәр сүзе исемә төште. Соңгы көннәренә кадәр Зәйнине тәрәзәдән карап көтеп утырганы күз алдыма килеп басты. Аның соңгы сүзләре дә: “Зәйни аяк-кулсыз кайтса да, җылы каршы алыгыз” - булды. Сугыш бетү белән сугышчыларның туган якларына кайтулары һәр гаилә өчен зур шатлык иде. Зәйни белән яу кырында бергә булган Тугыз авылыннан Шиһап исемле сугышчан иптәше белән Зәйнинең сеңлесе Рәйханәнең күрешеп сөйләшүләре дә хәзер онытылмаслык хатирә булып калды. Ул да туганыбызның күрсәткән батырлыклары, Дунай елгасы аркылы чыкканда пулеметын судан чыгарганын, аның башкарган татар җырлары турында сагынып сөйләгән иде. Халкыбызның кылган батырлыкларын чит илдә дә хөрмәт һәм соклану белән искә алганнарын һәм якын туганым һәлак булган җирләрне күреп, һәйкәл янына туган авылыннан туфрак алып барып салып, күңелем белән тынычланып кайттым ”, - дип сөйләде Тимербикә апа.

Яшьлегенең иң матур чагында Зәйнигә гаилә корып, якыннарын сөендереп, тормышка шатланып, балалар үстереп, оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булмаган. Аның сыман туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган, еракларда ятып калган, типсә тимер өзәрдәй егетләребезнең, сугышчыларыбызның исемлеге зур. Австриядәге һәйкәл янындагы чисталык, тәртип, гаҗәпкә калырлык булганы турында да сөйләде Тимербикә Алимова.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836