#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтерендә уелып калганнар

последние и лучшие новости искусства в мире

19-6Сугыш ветераны Таип Алим улы Айтбаев 17 яшендә генә фронтка җибәрелә, ә 1943 елның 18 ноябрь көнне ул юлга чыга. Иң элек ул Свердловск шәһәрендә хәрби уку үтә, соңыннан Ленинград фронтына җибәрелә. Ленинград фронтының 301 нче укчылар полкында, соңыннан беренче һәм икенче Балтыйк буе фронтлары сугышында катнаша. Таипны башта 76 мм пушканы төзәүче итеп, соңыннан орудие командиры итеп билгелиләр. Озакламый Таип “Артиллеристлар отличнигы” һәм “Гвардия” билгеләренә лаек була. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде, ләкин кайвакыт хәтерендә уелып калганнарны искә алды.

Авыр көрәшләрдән Таип исән-сау чыгып торды. Шундый авыр сугышларның берсендә Таип немец солдаты белән кара-каршы очраша, ләкин югалып калмый, ул беренче булып дошманга ата.

Авыр сугышлар барганда Таип та ике мәртәбә яралана, госпитальгә эләгеп төзәлгәннән соң, яңадан сафка керә.

Фидакарь көрәше өчен ул медаль, орденнар белән бүләкләнә. “Батырлык өчен” медален һәм “Ватан сугышы” орденын барысыннан да артык күрде.

1944 елның көзендә беренче, икенче, өченче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре дошманга каршы көчле һөҗүм башлыйлар. Аяусыз сугыш барышында Таллин шәһәре, Эстониянең территориясенең күп өлеше дошманнан азат ителә. Озакламый совет гаскәрләре Балтыйк диңгезе буена чыгалар. Гитлерчылар зур җиңелү кичерәләр, Көнбатыш Пруссияне югалталар. 1944 елның октябрь аенда Рига шәһәре азат ителә. Җиңү көнен Таип Алим улы Лиепая шәһәрендә каршы ала. Демобилизациягә ул 1950 елның 28 январь көнендә генә эләгә. Җиде ел дәверендә туганнарын күрмәгән.

Таип сугыштан соң Тархан авылы советында секретарь булып эшли, соңрак Иске Александровка авыл советы рәисе вазифасын башкара. 1955 елда аны “Верный путь” колхозының комплекслы бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Таип Алим улы бу урында 1964 елга хәтле эшли. СССР Югары Советы карары белән 1957 елның 10 апрелендә “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале белән бүләкләнә. 1964 елның көзендә Төмән шәһәренең төзелеш осталары әзерләү уку йортына керә һәм аны тәмамлаганнан соң “Междуреченский” совхозына прораб итеп билгеләнә. Нигездә терлекчелек корылмалары һәм торак йортлар төзелде. Шулар белән беррәттән Иске Александровка авылында ашханә, балалар бакчасы, мәктәп, контора биналары төзелде. 1970 елда төзелеш эшләрен тизләтү һәм төзелеш материаллары белән тулы тәэмин итү өчен “Междуреченский” базасында җитештерү берләшмәсе оештырыла. Бу чорда Тархан авылында сигезьеллык мәктәп бинасы, мәдәният йорты, Иске Александровка, Тархан, Кортъегән, Карбан авылларында торак йортлар төзелә.

Таип Алим улын 1986 елда лаеклы ялга озаталар. Ләкин ялда булуына карамастан, ул төзүчеләр бригадасы белән Тархан авылында балалар бакчасы бинасы төзи. Көтеп алынган бу вакыйга 1993 елның март аенда була.

Таип Алим улы Айтбаев – Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны, 1954 елның октябрь аеннан Коммунистлар партиясе әгъзасы.

Рәйсә АЙТБАЕВА, Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836