#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы кичә булып үтте. Бу Җиңү бәйрәме “Этнос” үзәге яшәп килгән еллардан бирле ел саен уздырылып килә.

Кунаклар каршына алып баручылар - үзәк хезмәткәрләре Н.Гайнельянова, И.Максимова чыгып, ике телдә (рус һәм татар) бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. “Этнос” үзәге директоры А.Градусов, Төмән шәһәр Думасы депутатлары Р.Зиганшин, отставкадагы полковник Н.Моисеев тыл ветераннарын, сугыш балаларын кайнар котлап, чын йөрәктән җылы сүзләр белән баш иеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Кичәнең спонсорлары, бәйрәм табыннарына ярдәм итүчеләр дә шушы ике депутат булдылар. Кадерле кунаклар хөрмәтенә балалар җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Үзәктәге М.Әбделәхәтова җитәкчелегендәге “Кояш нурлары” дигән балалар төркеменә йөрүчеләр татар телендә шигырьләр сөйләделәр. “Этнос” үзәгенең хөрмәтле педагогы, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов һәм күренекле шагыйрь З.Акбүләков та кайнар котладылар һәм Заһид абый үзенең шигырен бүләк итте.

Әлбәттә, шул елларны искә алу белән алар күңеле болай да мөлдерәмә тулып чыгарга тора. Бер минутлык тынлык игълан ителгәч, бар да аягүрә басып, чал чәчле башларын иеп һәркем үз якыннарын искә алдылар.

“Этнос” балалар үзәгендә тәрбияләнгән балалар һәм укытучылар кулы белән ясалган открыткаларны һәм чәчәкләрне барлык кунакларга балалар истәлеккә бүләк итеп тараттылар.

Наилә САФИУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836