Материалы

Индрәйдә парад һәм сабантуй булды

последние и лучшие новости искусства в мире

20-2-5Индрәйдә Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә тантана белән башланган көн сабантуй белән тәмамланды. Кичен авыл күген фейерверк утлары яктыртты.

Бәйрәм тантанасына быел район башлыгының беренче урынбасары Светлана Иванова, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе мөфтие Ә Нәфигулла хәзрәт Аширов, Төмән казыяты җитәкчесе Фатыйх Гарифуллин, милли хәрәкәт активисты Рәшит Галимов һәм авылның запастагы офицерлары килгәннәр иде. Җитәкчеләрнең тәбрикләвеннән соң, авылдагы бердәнбер исән калган ветеран Рәхимгәрәй Вәлиевка (өстәге рәсемдә) бүләкләр тапшырылды.

20-2-3Нәфигулла хәзрәт күкрәгенә медаль беркетте. Сугышта һәм кайткач, тыныч тормышта һәлак булган ветераннарны, тылда җиңүне якынайтуда үзләреннән өлеш кертүче каһарманнарны искә алып исемлек укылганда, гадәттәгечә, һәркем туганы өчен мәңгелек ут янына чәчәк салды. Тыныч тормышта илне саклаганда үлгәннәр, Әфган, Чечня, Грузия-Көньяк Осетия конфликты сугышларында, Чернобыль афәтендә катнашканнар һәм бүгенге көндә дә илебезне саклаучылар әйтеп кителде.

Аннары халык мәктәп янындагы мәйданга сабантуйга җыелды. Индрәйдә сабантуй авыл көне рухындарак үтә. Монда ел буе уңышка ирешкән авылдашларны тәбриклиләр, иң кечкенә һәм олы тамашачыга бүләк тапшыралар, уеннарда рәхәтләнеп катнашалар, милли көрәштә үз батырларына көч биреп торалар. 20-2-4Соңыннан көрәш, гер күтәрүдә, армрестлингта җиңүчеләрне сәхнәгә чакыралар. Авыл эшмәкәрләре бик теләп матди яктан ярдәм итәләр. Быел көрәштә тагын да Румил Арипов җиңүче булды, аңа кыйммәтле бүләк һәм тәкә тапшырдылар (астагы рәсемдә).

Фәйзулла Камалов бергәләшеп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр сугыш һәм тыл каһарманнарына таштан ясалган һәйкәл булдырырга тәкъдим ясады. Халык бертавыштан хуплап каршы алды. 20-2-1Чөнки мәктәп янында вакытлыча дип төзелгән һәйкәл инде озак еллар хезмәт итте, безнең батырларыбыз яхшыракка лаек, диде ул.

Шундый күңелле ял итү мөмкинлеге булдырган, күңелле концерт программасы әзерләгән авыл җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә ел саен үткәрелә торган бу бәйрәмне саклап килүләренә рәхмәт әйтәсе килә. Матур җырлары белән куандырган якташыбыз, танылып килүче җырчы Раданы һәм аның дусларын да бик яраттылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума