#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәт ветераны саил бабай истәкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Тугыз авылында бүгенге көндә сугыш ветераннары калмады. Сугыш елларында армый-талмый эшләгән, аннан соң илебезне аякка бастыруда катнашкан 24 яшьтәге хезмәт ветераннарыбыз күп медальләр белән бүләкләнгәннәр, бүген аларга барсына да 80 яшьтән артык. Ләкин алар көчле рухлы оптимистлар.

Хезмәт ветераны Саил Хисмәтулла улы Нигъмәтуллинга бүген 82 яшь. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. Алай да һаман исендә ул еллар. Бүген Саил бабай  ялгыз яши, авыл тормышы турында истәлекләре белән бүлешеп:

“Район үзәгеннән ерак торгач, Тугыз авылында телефон, радио юк иде. 1941 елда июнь аенда авыл халкы әле тыныч кына тормыш итә: кем күлдә балык тота, кем печән чаба. Авыл хакимияте башлыгы Али Тимиров иде. Авылда 22 июнь көнне концерт әзерләнгән иде. Сугыш башлану хәбәрен Тугызга райком партиясендә эшләгән Сибгать абый Корманов алып килә. Халыкка шул концертта игълан итә. Авылны бәхетсезлек биләп ала, елау тавышлары ишетелә. Беренче үзләре теләп военкоматка, фронтка җибәрүләрен сорап, Али Тимиров һәм Мәхмүт Бекметов китәләр. Аннары беренче повесткалар килә башлый.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 237 кеше китә. Аларның 162се сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады, туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады.

Бөек Ватан сугышы чоры безнең халык өчен зур сынау еллары булды. Авылда бөтен авыр эш хатын-кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төште.

Чапаев (рәисе Н.Сагидуллин) һәм Вахитов (А.Фәттаков) исемендәге колхозлар иде.

Тормышны алып барырга кирәк: игенен дә ик, балаларны да ач-ялангач итмә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәр, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да түлә.

Техника ягы да начар. Көне-төне тукталмыйча эшли идек. Хатыннар сыер, үгезләр җигеп җир сөрә, себертә, аш чәчә. Ач хайваннар көчләре бетеп егылса, үзләре җигелә торган иделәр. Җәен печән чабу, балык тоту, чүп-үлән утау эшләренә без, яшүсмер балалар, булыша идек. Эш хакы – 200 грамм солы яисә киндер җиме бирелгән. Уңышларны көймәләр белән Агытбаш авылына ташыганнар. Фронтовикларның балаларына бер балага 70-80 грамм аш бирелә торган иде”, - дип сөйләде ул.

Тугыз авылына кара кәгазьләр дә килә башлый. Аларга алмашка, үзләре теләп, авылдашлар сугышка китәләр. Сугыш исен алып килгән яралылар кайта авылга. Сугыш ахырына җитә.

Фронтовиклар җиңеп, үз туган якларына кайта башлыйлар. Саил бабайның әтисе – Хисмәтулла бабай, туганы Әбүшакир бабай Хәйретдинов сугышта һәлак булалар. Абыйсы - Әхмәтция сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.

Сугыш бетү хәбәрен Тугыз авылына районнан атка атланган кызыл флаг тоткан рус кешесе алып килә. Ул райком партия эшчесе була. Халык клубка җыела. “Ура” кычкырулар башлана. Шатлыкның иге-чиге булмый. Халык өй түбәләргә кызыл яулык, мендәр тышлар эләләр. Җыр-бию башлана. Тиз арада үгез суеп, колхозда Җиңү көнен билгелиләр.

Сугыш беткәч тә хезмәт ветераннары көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итәләр. Илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк була. Барлык исәннәр, ил язмышына кушылып, хезмәткә җигеләләр.

Тыл фидакарьләре әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле затлар, олы ихтирамлы кешеләр, балаларының таянычы, оныкларының юанычы.

Тыныч дөнья, рәхәт тормыш, бәхетле картлык, озын гомер сезгә, ветераннар. Җиңү көнен – 70 еллыгын шатланып бәйрәм итәргә язсын.

Фатыйма ВАБИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836