Материалы

Комиссар Сәгыйтов

последние и лучшие новости искусства в мире

Гыйзәтулла Гафият улы Сәгыйтов тырыш малай булып чыга, рус телен яхшы үзләштерә. 1924 елда яшь егетне милиция сафларында хезмәт итәргә чакыралар, монда тырышып эшли, дәрәҗәсе күтәрелә. 30 нчы елларда Мәскәүдән телеграмма килә. Анда ничек булса да, Тубыл шәһәре тирәсендә Николай (беренче) патша гаиләсе яшереп калдырган хәзинәне табарга кушыла. Ошбу бик катлаулы булган вазифаны үтәргә комиссар Гыйззәтулла Сәгыйтовка боерыла. Телеграмма аның исеменә килеп төшә. Аерым дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) чекистлары ике ел дәвамында эзлиләр һәм табалар.

Уңышлы хезмәт өчен комиссар Сәгыйтовка патефон бүләк ителә. 1930-1933 елларда бандитлар, дезертирлар һәм каракларны тоту белән шөгыльләнә. 1934-38 елларда Төмән шәһәренең ДОК «Кызыл Октябрь» заводында комендант булып эшли. Репрессиягә эләккән кешеләргә җиңеллек биргән өчен аны эшеннән чыгаралар һәм дәрәҗәсен түбәнәйтеп Байкалово поселогына районның план бүлегенә җитәкче итеп куялар. Бронь булса да, үзе теләп сугышка китә (36 яшендә). 1942 нче елның июнендә һәлак була. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума