Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Курск дугасында һәлак була

последние и лучшие новости искусства в мире

Гатаулла Гафият улы Сәгыйтов 1903 елда Татарстан Республикасы, Апас районы, Ындырчы авылында туган. 1921 елда Сәгыйтовлар гаиләсе Себергә юл тота һәм Омск өлкәсе, Байкал районы, Кызыл Яр авылында урнаша. 30 нчы елларда Гатаулла үсеп җитеп, Зәкирә исемле кыз белән никахлашып, ике егет тәрбияләп үстерәләр.

Сугыш башланганчы Гатаулла сельпода, потребкооперативта хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның азагында үзе теләп сугышка китә. 1942 елның ахырында Сталинград бәрелешендә Себердә оештырылган дивизия (Сибирская дивизия, бәлки 308нче) сафында, немецларның фельдмаршал Паулюс җитәкләгән армиясен тар-мар итүдә катнаша, ахырда ошбу фашист армиясе җитәкчесе белән кулга алына. Гатауллага әле тагын да күпләгән каты сугышларда катнашырга туры килә. Тарих битләреннән укып яхшы беләбез - 1943 елның эссе көннәре, Курск дугасында Прохоровка авылы янында ике яктан да бер берсенә каршы 1200 танк бәрелешә, коточкыч хәл - тирә-як, бөтен җир яна, туплар шартлый. Ошбу сугышта Гатаулла Ватаны-халкы өчен геройларча һәлак була. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Мәрхүмнең бер баласы Сафуан абый лаеклы ялга чыгып, күп еллар Төмән районы, Индрәй авылында яшәде, авыл мәчетендә имам вазыйфасын алып барды. Яңа мәчет төзелешендә ярдәм йөзеннән 125 мең сум акча бирде, аңа кадәр хатыны Сәрвәр апа белән Казанга барганында Зәңгәр мәчет төзегәндә 320 мең сум ярдәмен – садакасын калдырган иде. 85 яшендә вафат булды. Авыр туфрагы җиңел, кабере якты булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836