Материалы

Олатам Хусаир Рамазан улы

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Хусаир Рамазан улы Рамазанов 1902 елда Юрмы авылында Рамазан белән Рысбикә гаиләсендә туа. Алар гаиләдә 5 бала булалар: Арибә картинәм, олатам, Локман куча, Зөлхәрнәй куча, Ниязбикә апа. Хусаир – ул әткәмнең әткәсе, сугыш башланганда аңа 39 яшь була. Ул сугышка киткәндә Абидә өннәмнең кулында 4 бала кала: әткәм, Сания әбәм, Кысрали кучам, Айния әбәм. Авыр сугыш еллары... Ачлык. Ике балалары – Кысрали белән Айния авырып, вафат булалар. Олатамнан еш кына хатлар килеп тора. Өннәм колхозда эшли, балаларын үстерә. Балалар белән бергә олатамнан хатлар көтә. 1943 елда шатлык хаты урынына “кара кәгазе” килеп төшә.

Ул вакытта әткәмә - 12, Сания әбәмә 7 яшь була. Нишләргә? Яшәргә кирәк. Шулай тормышны өннәм үзе алып китә. Ничек кенә авыр булмасын, өннәм, олатама тугры калып, балаларын сау-сәламәт итеп үстерә. Өннәм 1979 елда вафат булды, урыны оҗмахта булсын! Төмән өлкәсенең Истәлек китабында олатам турында: «Рамазанов Хусаир, сугышның кызган вакытында, 1941 елда сугыш кырына киткән. Сугышның кайсы җирендә генә булса да, батыр көрәшкән. 1943 елда Новгород өлкәсендә батырларча һәлак булып, Новгород өлкәсендә күмелгән», - дип язылган. Локман кучабыз да 1942 елда сугышка китеп, вафат була. Аның ике кызы - Такъия әбәм белән Инәш әбәм ятим калалар. Мин үземнең туганнарым белән горурланам! Аларга мәңгелек дан! Күпме бәла–каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны, сугыш һәм тыл ветераннарын да безгә беркайчан да онытырга ярамый. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, бәхетле тормышыбыз өчен баш иябез.

Балалары,онык-нәбәрәләре исеменнән Римма ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума