Материалы

Сөйлим әнием турында

последние и лучшие новости искусства в мире

20-6Минем инәмә – Майрә Нигъмәтулла кызы Рамазановага быел 10 нчы майда 91 яшь тулды. Инәм 1929 нчы елны Олы Кундан авылында Нигъмәтулла олатам белән Бибикамал өннәмнең гаиләсендә туа. Гаиләләрендә 5 бала - Тимербай куча бабам, Әшрәп куча бабам, инәм, Таһирә әбәм, Сәет әкәм. Бераздан алар гаиләләре белән Кече Кунданга күчәләр. Олыгая бара кеше балачагын еш исенә төшерә. Инәм дә шулай. Ул кечкенә чактан ук әткәсе-инәсенә булышып йөгереп йөргән. Өннәм белән олатам эштә булсалар, инәм кецегәләрен караган. “Инәм эштән килгәнче сөтне аертып, каймак белән күк сөтне урын астына төшереп куя идем.

Әшрәп миңа: “Майрә, бир, каймак ашап алыйк”, - дисә, “Юк, инәмалар килеп алсыннар”, - дип, бирми идем. Ә инәм: “Кызым олгайган!” - дип масая иде”, - дип сөйли әнием. Инәм Кундан башлангыч мәктәбендә укыган. “Таһирә мәктәпкә бармый куя, укытучылар мине өйгә кайтарып: “Тайрәне әпкил”, - дияләр. Кайтсам, Таһирә ишекне бикләп, өстәл астында курчак уйнап утыра. Кечкенә булгач, мәктәпне күп яратмый иде”, - дип искә ала әнием. Шулай мәктәптә укыганда эштән дә калдырмаганнар, чөнки балачак авыр сугыш вакытына туры килгән. Олыгая төшкәч, агач эшләренә, күлгә балыкка йөриләр. Рәйханә дустын (дустының урыны оҗмахта булсын) еш искә төшереп ала. “Тәртнәләргә азык, вак-төяк салып, сөйрәп китәбез күлгә. Барыр җир ерак, урман аша. Әллә ниләр сөйләп, көлешеп, уйнап барып җитсәк, карасак, бер тәртнәбез юк. Тәртнәнең кайда ятып калганын да белмибез. Кире борылырга туры килде. Яшьлектә шулай була ул”, - дип сөйли. Аннан инәм белән Рәйханә апаны колхоз рәисе сыерлар көтәргә җибәрә. “Пастүкләнәбез. Без кечкенә, хәл юк, эч ач. Бер шулай саз арада сыерлар качып киттеләр. Рәйханә: “Майрә, син ял иткәндә мин агачка менеп сыерларны карап караен, сыерлар күренмәсмә”, – дип агачка менгән дә: “Күрәм, сыерлар алыс түгел...... вааай, Майрәү, кошларны күрәм икән”, - дип, “шел-шел” көлә иде үзе”, - дип искә ала балачагын. Шулай пастүкләнеп инәм аягын авырта, озак газапланганнан соң, Нигъмәтулла олатам Межевое авылына бер карт мамайга алып барып, өшкерттергәч кенә аягы төзәлгән. Нигъмәтулла олатамның яше зур булганга, аны сугышка алмаганнар. Ә менә Тимербай куча бабамны сугышка алып китәләр. Ул укымышлы, ветеринар булып эшләгән була. Үзенә бары 17 яшь кенә була. Сөйгән кызы озатып кала аны. Бик зур кызганычка, куча бабам сугыштан әйләнеп кайтмаган. Иң кечкенә Сәет әкәмне, озак атлый алмаганга, 3 яшенә хәтле инәм йөкләп йөрткән икән. Олатам сунарчы булган. Балык белән туенып, сугыш елларын шулай чыкканнар. Инәм гүзәл, матур гәүдәле, озын чәчле кыз булып үсеп җитә. 20 яшендә Юрмы авылының Тимерали исемле егетенә кияүгә чыга. Абидә өннәм инәмне бик яратып каршы ала. Сания әбәм белән (әткәмнең сеңлесе) инәм дус булалар. Тырышлыгы монда да күренә. Яңа өй салып чыгалар. 6 бала үстерәләр: Марат, Рафаил, Рафит, Рәдиф, Римма, Роберт. Гомер буе колхозда, аннан совхозда сыер савучы булып эшли. Инәмне Юрмы авылында хөрмәтлиләр, кереп хәлен белешеп йөриләр. Әткәм укымышлы кеше булган: урман технигы, идарәче, Юрмы кирпеч заводының мөдире, сатучы булып эшләгән. Тормыш булгач, төрлесе була. Алты баладан өчесе үлеп китте. Ул кайгылы вакытларны мин инде үзем бергә кичердем. 2004 елда әткәм дә авырып вафат булды. Әткәм белән инәм тату яшәп безне укыттылар, тормышка туйлар ясап озаттылар. Дүрт оныклары, ике нәбәрәләре бар. Инәм инде күптән лаеклы ялда, ул Хезмәт ветераны. Быел Бөек Җиңүгә дә 75 ел тулды. Инәмнең туганнарыннан Сәет әкәм генә калды, ул Кундан авылында яши. Инәмне туган көне белән котлап, бу олы Рамазан айларында исәнлек-саулык телим.

Римма ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума