#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш чоры балалары һәм аларның ата-аналары

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Җиңү көненең олы юбилее – 75 еллыгы көннән-көн якынлаша. Илебезнең һәрбер төбәгендә сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу, исәннәрне котлау чаралары үткәрелә. Ләкин ил күләмендә ветераннар исемлегендә сугыш чоры балалары турында бик тә аз белешмә очрый. Бу балалар да күптән инде олы яшьтә. Алар турында, кызганычка каршы, картлар инде үз мөмкинлекләрен эшләп бетергәннәр, ял итә бирсеннәр, - дигән хәбәрләр, бигрәк тә яшь буын арасында очрап тора. Юк, сугыш чоры балаларына да ветераннар белән беррәттән без лаеклы мактау сүзләре һәм тиешле бәя бирергә тиешбез, ул безнең бурычыбыз!

Өлкә башлыгы Александр Моор үзенең карарында сугыш чоры балаларын да, бар халыкны канәгать калдырды.

Шушы Җиңү бәйрәме уңае белән безнең “Яңарыш” редакциясе дә күп яза. Ялутор районы, Кактамак авылында яшәүче, сугыш чорында үскән Рәйсә һәм Әхәд Бикчәнтаевлар гаиләсе һәм аларның инде күптән мәрхүм булган әти-әниләре турында укучыларыбызны таныштырырга булдык.

Әхәд белән Рәйсә бергә тату һәм мул тормыш корып инде илле елдан артык яшиләр. Балаларын, онык-нәбәрәләрен тәрбияләп, укытып олы тормыш юлына озаттылар. Әхәд Фатыйх улы һөнәре буенча “Киң профильле механизатор”, искиткеч тырыш һәм эш сөючән. Аның исеме һәм даны бөтен илгә билгеле. Ике тапкыр “Хезмәт Даны” ордены һәм өч “Хезмәт казанышы”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. Бала чагыннан гармунда уйнап үзе җырлаган. Сабан туенда ат ярышларында да алдынгылыкны бирмәгән.

Рәйсә Шәриф кызы Төмән медицина училищесын тәмамлагач, бик озак еллар буе Кактамак авылында акушер булып эшләде. Дистәләрчә хатын-кызга ана бәхетен татырга, яшь балаларын дәваларга ярдәм иткән ул. Соңгы елларда лаеклы ялга чыкканчы “Госстрах”та эшләгән.

Хәзерге көндә Әхәд белән Рәйсә, сиксән яшьтән узсалар да, актив тормыш алып баралар. Рәйсә үзе нәселдән килгән буыннарның тарихы – шәҗәрә белән кызыксына.

“Алма агачыннан ерак төшми”, дигән халык мәкале бар. Кем соң Әхәд белән Рәйсәнең алма агачлары?

Әхәднең әтисе Фатыйх абый, сугыш ветераны, гомерен механизаторлык һөнәренә багышлаган. Балаларын һәм дистәләрчә яшь буын егетләрен һәм кызларын эш сөючән, техниканы яратырга өйрәтеп үстергән. Әнисе Ләмига апа – герой-ана, 11 балага гомер бүләк иткән, барысын да олы хезмәт юлына чыгарган. Гаиләсендәге ыгы-зыгы, эчү-тарту дигән начар гадәтләр булмаган.

Рәйсәнең әтисе Шәриф абый - бик тә оста куллы, күптөрле һөнәр иясе, чын-чынлап профессионал-механик. Сугыш елларында корал сатып алу өчен алтынга мохтаҗлык зур булган. Шәриф абый бронь белән Якутиягә җибәрелгән. Шунда ул Аллах-Юнь алтын приискасында механик булып озак еллар эшләгән. Анда Рәйсә һәм сеңлесе Галия туганнар. Якутиядан кайткач, Шәриф абый һәм Разия апа сугышка кадәр яшәгән Кактамак авылында соңгы көннәренә кадәр армый-талмый крестьян эшендә эшләгәннәр. Өч кыз һәм бер егет үстергәннәр. Уллары Әмир әле һаман да әтисе эшен дәвам итеп, Кактамакта яши.

Әби-бабайлар, «эшкә яраксыз материал» түгелләр, алар һәрчак җәмәгать байлыгы! Шул турында редакциябез яшь буын вәкилләренә җиткерергә тырыша.

Уфа шәһәрендә яшәүче Гани ХИСАМОВ сөйләгәннәрен Рәүфә КАНГАЗИНА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836