Материалы

Сугыш корбаннарын искә аллдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

20-17 нче май көнне Тубылда шәһәр һәм район милли-мәдәни автономиясе рәисләре Сәет Хисмәтуллин, Альберт Апсаттаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар. 15 нче мәктәпнең этномәдәни үзәге залында Тубыл шәһәреннән һәм районыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды, яу кырларыннан кайтмаган һәм соңыннан вафат булган ветераннарның рухларына багышлап дога кылды. Чыгыш ясаучылар арасында тормыш юлларында югары дәрәҗәле исемнәргә лаек булган, хөрмәт казанган ветеран укытучылар: Тубылтора авылыннан И.Исхаков, Маслау авылыннан Р.Бакиева, Тубыл шәһәреннән К.Садыйков, Г.Закирова, Г.Абайдуллина кебек югары дәрәҗәле исемнәргә, ихтирамга лаеклылар бар иде.

Милли-мәдәни автономия әгъзасы Нурилә Шамратова: “Мәктәптә Бөек Җиңү көне алдында сугыш ветераннары белән очрашулар, һәлак булганнарны искә алу, укучыларга патриотик тәрбия бирүгә багышланган чаралар яшьләрнең күңелендә эзсез югалмавына шик юк. Матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Өлкән яшьтәге әбиләр хәләл ризыклар белән сыйлаучы, сарыклар чалдырып китергән Альберт Бикшан улына, бу чараны оештыручы Сәет Заир улына, милли ризыклар әзерләүче 15 нче мәктәп укытучыларына рәхмәтләр юлладылар.

20-6Мәктәп музеенда экскурсия оештырылды. Сугыш чоры ветеран-укытучыларын, якташларыбызны искә алдылар, батырлыклары турында сөйләделәр. К.Моратов, Н.Мировалева, К.Сеитова, Я.Зәнкиев, Р.Бекшенев - күпчелек ветеранар исән түгелләр. Мәктәп музеенда алар турында тулы мәгълүмат җыелган.

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чара мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән концерт белән тәмаланды.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума