#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветераннар язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

20-3Һәр ел саен Винзили мәдәният йорты каршында эшләүче “Дуслык” клубында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган кичә үткәрә идек. Ул кичәгә бик күп кунаклар, кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары киләләр иде. Аларга концерт номерлары куеп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдык, татар ризыклары белән тулы өстәлләр артына утырып, тәмле чәйләр эчтек.

Ә быел коронавирус инфекциясе аркасында очрашулар килеп чыкмады, әмма без, ветераннарыбызны беркайчан да онытмыйбыз.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла абый Гиниятов 1926 елның 3 сентябрендә Төмән өлкәсе, Исәт районы, Слобода-Бишкиль авылында туып-үсә. 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына.

Сугышка китәр алдыннан ул тиф чире белән чирли һәм госпитальдә ята. Терелеп чыкканнан соң, Ерак Көнчыгышка, Благовещенск шәһәренә җибәрәләр. Ул минометчылар батальонында минометчы булып японнар белән сугыша. Анда бик каты яралана, башына контузия ала. Ярты ел буена госпитальдә дәвалана. Яңадан йөрергә, сөйләшергә өйрәнә.

Төзәлеп чыкканнан соң, аны Сахалинга, хезмәт батальонына җибәрәләр. Ул анда 1948 елга кадәр хезмәт итә. Өйгә кайткач, ул тырышып эшкә тотына.

1951 елда Гыйльминиса исемле кызга өйләнә, аларның ике малайлары туа. 1968 елда Винзили поселогына күчеп киләләр.

Шәрифулла абый өч ел ОРСта экспедитор булып эшли. Аннан лаеклы ялга чыкканчы Пышма урман комбинатында бригадир булып эшли. 1997 елда тормыш иптәше чирләп китә һәм вафат була. Картлыкта бит бер үзең яшәп булмый, алар тол калган Зәлфруза апа белән тормыш корып бергә яши башлыйлар.

Бер-берсен хөрмәт итеп, алар бергә 23 ел дөнья көтәләр. Аларның 3 балалары, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Шәрифулла абыйны авылда хөрмәт итәләр, балалары, оныклары бик тә яраталар.

Ул сугыш һәм хезмәт ветераны. Күп медальләр, орден, эшләгән җиреннән дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

20-5Хезмәт ветераны Шәвәли абый Галиев 1931 елның 15 маенда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үсә.

1945 елда аларның гаиләсе Төмән шәһәренә күчеп килә. Әтисе сугышта 1943 елда Ленинград янында вафат була. Шәвәли абый гаиләдә иң олы бала була. Ул әнисенә, туганнарына ярдәм итү өчен 14 яшендә Төмәннең яшерен хәрби “Спутник” комбинатында эшкә урнаша.

Ул электромонтер, слесарь булып, ә соңгы елларны инженер-механик булып эшли, 1994 нче елда лаеклы ялга чыга. Комбинатта Шәвәли абый 49 ел хезмәт итә.

Ул хөрмәткә лаеклы кеше, күп медальләр, орденнар иясе. Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Нурия апа белән яратышып 68 ел бергә гомер итәләр. Аларның өч кызлары, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар.

20-4Хезмәт ветераны Нәсимә апа Алиева 1932 нче елның 10 апрелендә Төмән районы, Акъяр авылында дөньяга килә. Ул 9 яшеннән әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри башлый.

Яз колхозда җир сөрәләр, ашлык, бәрәңге чәчәләр, ә җәй утауга йөриләр. Көз калган башакларны җыялар. Ә 1 нче сентябрьдә мәктәптә укымый, колхозда бәрәңге казыганнар. 1953 елда Нәсимә апа кияүгә чыга. Алар ире белән Винзилига күчеп китәләр. 1969 елда аның ире вафат була. Нәсимә апа 37 яшендә 4 баласы белән тол кала.

Ул шпалозаводта, тимер юлда эшли, елга аша күпер төзиләр. Балаларның тамагын туйдырыр өчен, ул бер эштән дә курып тормый. Соңгы елларны, лаеклы ялга киткәнче, Пышма урман комбинатының ашханәсендә пешекче булып эшли.

Нәсимә апа бәхетле ана, нәнәй. Аның 4 кызы, 6 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Орден һәм медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Менә шундый батыр, мактаулы сугыш һәм хезмәт ветераннары белән горурланабыз, алар каршында башыбызны иябез, алардан яшәргә үрнәк алабыз.

Кадерле ветераннар! Без сезне Җиңү бәйрәменең 75 еллыгы белән котлыйбыз. Сезгә корычтай сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык, аяз күк йөзе, илебезнең тыныч булын телибез!

Венера НИГЪМӘТУЛЛИНА, “Дуслык” клубы җитәкчесе.
Төмән районы, Винзили поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836