Материалы

Ветераннар “Дуслык” клубында кунакта

последние и лучшие новости искусства в мире

20-2-9Винзили поселогы “Дуслык” клубында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан кадерле ветераннарыбызны кунакка чакыру традициягә керде. Иң кадерле кунакларыбыз: Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла абый Гиниятов тормыш иптәше Зәлфрүзә апа белән, хезмәт ветераннары Нәсимә апа Алиева, Шәвәли абый Галеев тормыш иптәше Нурия апа белән иде. Җыелышыбызда Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт батырлары турында видеоролик карап үттек. Аннан “Память” музееның методисты Г.Бакалова безнең якташларыбызның геройларча сугышулары турында сөйләде. Авыл хакимияте башлыгы Н.Чупраков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Х.Биктимиров ветераннарны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр, истәлекле дипломнар, бүләкләр өләштеләр.

Аларга җыелышыбызның спонсоры Е.Корепин да кушылды. Поселогыбыз мулласы Мидхәт Калин сугыш вакытында булган вакыйгаларны сөйләп үтте. Кунакка сугыш авырлыклары күреп үскән, аннан 40 ел Пышма урманкомбинатында эшләгән Каян апа Юртлыбаеваны да чакырдык. Әтисе Кали Юртлыбаев сугышка киткәндә, апага өч яшь була. 20-2-11Аннан кунаклар тәмле-тәмле мөселман ашлары белән чәйләр эчтеләр, аралашып, сугыш елларындагы вакыйгаларны искә төшереп утырдылар. Кунакларга Ямбайдан килгән артистларның чыгышлары зур бүләк булды. Бигрәк тә “Малҗын” вокал төркеме, Гөлфия Әмирова, Артем Артеменконың җырлары ошады. Ә Лилия Мөхәммәтҗанованың күбәләк кебек очып биюе истә калды. Хакимиятебез башлыгы Н.Чупраковка, китапханә директоры Н.Рожицынага, спонсорыбыз Е.Корепинга, “Дуслык” клубы кызларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Венера НИГЪМӘТУЛЛИНА, клуб җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума