Материалы

Җиңүчеләргә хөрмәт күрсәтү акцияләре үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

20-7Ялутор районында Җиңү бәйрәмен лаеклы дәрәҗәдә каршылау буенча бик күп эшләр башкарылды. Мәсәлән, Сәел авылы халкы да Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Бу игелекле акция - җиңү өчен фронтта һәм тылда көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Хәтер урыны итеп авыл үзәгендә урнашкан каенлыкны сайладылар, анда башта өмә ясадылар, аннан соң миләш, чия, гөлҗимеш, кедр һәм нарат үсентеләре утырттылар. “Без ил батырларының күрсәткән батырлыкларын беркайчан да онытмаячакбыз, үзебезнең хәтерне утырткан агачларга ышанып тапшырабыз.

Алар безгә эссе җәйге көндә -күләгәләре, яз җиткәч - кошлар тавышы, көзен – төрле төсләргә кереп шиңгән яфраклары, ә кышын – зәңгәр күккә үрелгән ботаклары белән искә төшерәчәкләр. Алар бездән соң киләчәк буынга нинди зур югалтулар белән яулаган Җиңү турында сөйләрләр дип ышанабыз. Һәм безнең онык-нәбәрәләребез дә дөньяда сугыш булдырмас өчен тырышып эшләрләр, лаеклы тормыш алып барырлар”, - дип әйтә Надия.

Аслана татар мәдәният үзәге (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (Ильяс Бакиев) Җиңүнең юбилей датасын бәйрәм итүгә бик күп көч куйдылар. Алар бу эшкә үз гаиләләре әгъзаларын һәм ирекле ярдәмчеләр - волонтерларны да актив җәлеп итә алдылар. Алар «Хәтер бакчасы», «Җиңү тәрәзәләре», «Георгий тасмасы» акцияләрендә катнаштылар, шулай ук илебездә барган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, онлайн-форматта «Зәңгәр яулык» интерактив конкурсы оештырдылар. Бу чараларда Аслана авылының оста гармунчысы Сәйфулла Мирхәлиловның гаиләсе бик актив булды.

Берәүләр үзбикләнү вакытында нәрсә белән шөгыльләнергә белмәгән арада, аларның зур, тату гаиләсе вакытларын бушка югалтмыйлар. Мәсәлән, “Хәтер бакчасы” акциясендә алар үз участокларында агачлар утырттылар.

Аларның кирәкле һәм файдалы акциядә катнашулары гаилә даирәсендә бергәләп ял итү өчен менә дигән сәбәп булды. “Еллар узачак, без утырткан үсентеләр, көч туплаячаклар, һәр язны алар сугышта булган якыннарыбыз турында хәтерләтәчәкләр”, - дип әйтә гаилә башлыгы. Ул оныклары белән бергә өй тәрәзәләрен Җиңү символлары белән дә бизәп, тәрәзәгә сугыш ветераны Сәмигулла Ногман улы Мирхәлиловның портретын куйганнар. Ул арада Төмән шәһәренең балалар бакчасында физик культура буенча инструктор булып эшләүче зур кызлары Лилия Чистякова Георгий тасмаларыннан Җиңү көненә символик брошкалар ясау буенча мастер–класс үткәрде. Яшь осталарның тырышлыгы белән Җиңү көнен бәйрәм итүнең аерылгысыз аксессуарлары бик матур килеп чыктылар. Ильяс Бакиев Мирхәлиловлар гаиләсенә олы рәхмәтен әйтеп, алар ясаган әлеге үзенчәлекле батырлык символлары 9 Май көнне волонтерлар тарафыннан Ялутор районының кече авылларында яшәүче җиңүчеләр буынына таратылганын белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума