#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1113нче июльдә Тубыл шәһәренең балаларга социаль ярдәм күрсәтү (җитәкчесе Татьяна Левина) үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте. Монда үзәктә вакытлыча яшәүче балалар, Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Уват, Яркәү районнарыннан опекунлыкка бала алган гаиләләр катнаштылар. Сабантуйга килгән кунакларны милли киемдәге оештыручылар, әкият геройлары каршы алдылар. Бәйрәм башланып китү белән яңгыр ява башлады. Күңелле Сабан туе үзәкнең залына күчте. Алып баручы Гөлназ Авазбакиева белән Азинә Мирязова кунакларны сәламләгәннән соң, балалар Сабан туе әләмен керттеләр, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.

Сабантуй кунагы - шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән имам Фәннүр хәзрәт Казыймов балаларга җылы теләкләрен юллады, Коръән сүрәләрен укып, Сабан туена фатыйха бирде. Концерт программасында катнашкан 15нче мәктәп укучычысы талантлы җырчы Айдар Ниязовның, Хуҗа Насретдин ролен башкаручы Ринат Гафуровның чыгышлары балаларның кәефләрен күтәрде. “Шәрык кызлары” биюен башкаручы Гүзәл Хәмидуллинаның чыгышын алкышлар белән озаттылар. Алар Любовь Загваздина, Венера Камалетдинова җырлаганда кушылып бергә җырладылар. Үзләренә игътибар таләп иткән, җылы сүз, игелекле мөнәсәбәт көткән нәни кунаклар да канәгать булдылар. Уеннар, төрле аттракционнар, бүләкләр – балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Үзәкнең ашыгыч социаль ярдәм бүлеге мөдире Екатерина Тиссен: ”Узган ел социаль ярдәм күрсәтү үзәге Россия күләмендә узган муниципаль бәйгедә гранд яулады. Быел “Балаларга ярдәм итү фонды” чаралары кысаларында милли бәйрәм буларак Сабантуй та кертелде. Узган ел ”Күңелле карусель” дип аталган чара үткәргән идек. Балаларны төрле милләтләр мәдәнияте белән таныштыру урынлы булыр дип таптык.30-13 Бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде, кәефләре күтәрелде”, - дип сөйләде.

Һәр баланың теләге - әти-әниле булу. Бу балаларның кыска гына гомерләрендә кайгы да, кыерсытулар да булган. Бәйрәмнәрдә балаларның гаиләләре белән бергә катнашулары файдалы, алар өчен кирәкле чара булды. Сабан туен Руслан Ильясов башкаруындагы җырлар, гармунда уйнаулар һәм опекунлыкка балалар алган гаиләләрнең иҗади чыгышлары бизәде. Һәр катнашучы гаилә дипломнары белән бүләкләнде. Милли көрәшне югары категорияле тренер Әлмөхәммәт Хәбибуллин оештырды. Сабан туе батыры исемен Егор Долин яулады, 2 урын - Рөстәм Мирахиетовка бирелде, 3 урынга - Рушан Камалетдинов лаек булды. Кунаклар өчен әзерләнгән бәйрәм табыны, шәһәр буйлап оештырылган экскурсия аларның хәтерендә якты, матур мизгел булып  калыр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836