#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кечкенә авылда бәләкәй Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

30-12Редакциягә милләттәшебез Гөлшат Касыймова килде. Ул дулкынланып тәэсире белән бүлеште.

- Ямьле җәй уртасы да җитте. Җәй бит ул үзе белән матур гөлләр, тәмле җиләкләр генә түгел, ә гөрләп торган Сабантуйлар да алып килә. Июнь аенда миңа Екатеринбург өлкәсе, Тәгән авылында Сабан туенда булырга туры килде. Көн әйбәт, кояшлы иде. Авыл халкы бәйрәмне көтеп алган, ифрат әзерләнгәннәр. Сабан туе мәйданына шарлар элгәннәр, транспарантлар белән  бизәлгән. Аркан тарту, капчыклар белән сугышу, гер күтәрү, армреслинг  һәм башкасы өчен урыннар әзерләнгән. Бик күп призлар, бүләкләр җиңүчеләрне көтте. Иң мөһиме – җирле депутатлар акча табып артистларның чыгышын түләгәннәр.

Казаннан “Татар моңы- 2015” конкурсы лауреаты Виларик Садыйков килгән. Ямбайда апасы – Гөлнур Садыйкова яши икән, аңа сәлам әйтте. Уфадан тормыш иптәше белән консерватория тәмамлаучы Илнур Ругаев тормыш иптәше белән, Екатеринбургтан Зөлфия Мөбарәкшина, “Урал сандугачы” конкурсы лауреаты Лиана Котлуева  булдылар. 5 ел рәттән махсус чакырылучы - Төмән өлкәсендә киң таралган һөнәри җырчы, композитор Җәгъфәр Касыймов та килгән иде.

Касыймовлар гаиләсе Тәгән авылы Сабантуена үз өлешен кертте. Адилә татар халык биюен биеде, ике шигырь сөйләде, җырлады. Җәгъфәр Касыймов үз репертуарыннан яңа җырлар башкарды.

Сабантуйны оештыручылар: җирле депутатларга, авыл мәдәният йорты директоры Руфания Миңлебаевага зур рәхмәт. Депутатлар тарафыннан мәдәният йорты искиткеч яхшы ремонтланган, җирле үзешчән артистларга заманча купшы костюмнар тектергәннәр. Карап кызыгып кайттым. Артистлар 600 чакрым ераклыктан килгәннәр. Күрше Салаир, Ахман, Нариман, Саз авылларыннан күп кунаклар булды, алар барлык конкурсларда актив катнаштылар. Җыр, бию, такмаклар конкурсларыннан күп бүләкләр алып кайтып киттеләр. Артистларга транспорт булдырылган, музыкаль аппаратура ике машинага сыйган. Безнең өлкәдә кечкенә авылларда Сабан туе берничә авылда гына уздырыла. Һәр татар авылында шулай акча табып, зурлап үткәрелсен иде, - дип сөйләде Гөлшат Зиннәт кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836