Материалы

Сабантуй Киндерледә

последние и лучшие новости искусства в мире

30-9Түбән Тәүде районы, Киндерледә Новотроицк авыл хакимиятенә кергән авыллар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Аңа әзерлек бер көн элек башланды. Таякка сөлге-яулыклар бәйләп бала-чага халыктан чиләкләргә йомырка, бүләк җыйды. Алик Сәгъдиев гармунда озатуында “Киндерле кичләре” артистлары җырлап-биеп йолага ямь өстәделәр, күңелләрне күтәрделәр.

Халык бәйрәмгә дип стадион мәйданына җыела башлаганда бөтен нәрсә әзер иде – уртага үзәк сәхнә куелган, кызарып пешкән шашлыкларның тәмле исе әллә кайларга таралган.

30-8Сәүдә рәтләрендә азык-төлек, сәнгать осталарының кул эшләре тезелгән. Күңелләрне дәртләндереп тасмадан көй-моңнарыбыз өзлексез яңгырый. Милли киемнән киенгән мәдәният хезмәткәре Фирүзә Булатова бәйрәмне ачып җибәрде һәм бик оста алып та барды. Аны ПК “Молоко” финанс ярдәмендә Новотроицк авыл хакимияте, Киндерле мәктәбе, мәдәният йорты берләшеп оештырдылар.

Сабантуйның иң күркәм мизгеле - атлар чабышы. Халык дәррау кубып, стадионнан авыл читенә, кырга  атлар чабышын карарга агылды. Ниһаять, еракта офыкта 4 ат күренде. Беренче булып Түбән Тәүде ипподромы атында Г.Зәлилова, икенче – А.Нефедов (Түбән Тәүде), өченче – А.Васильев (Паченка), дүртенче – Н.Петров (Паченка) килделәр.

30-7Сабантуй – ул язгы кыр эшләренең тәмамлануына багышланган хезмәт бәйрәме. Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Ринат Әхтәриев халыкны кайнар котлады, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә район хакимият башлыгының Мактау хатларын тапшырды.

“Киндерле кичләре” ансамбле артистлары концерт программасын ачтылар. Дәртле, көчле тавышлары белән берничә җыр бүләк иттеләр. А.Сәгъдиев, Фәрханә Гыйльманова җырладылар. Наилә Мотыйгуллина биеде. Иң җитезләр һәм иң өлгерләр милли уеннарда – велосипедларда узышу, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, кул көрәштерү һәм башкасында үзләрен сынадылар. Велосипедта күлмәк кигән пенсионер апалар да узыштылар.

Сәхнәдә “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре барды. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, җырладылар, биеделәр, төрле сынаулар үттеләр. Нәтиҗәдә, жюри “Татар кызы” исеменә Алинә Әхтәриева, беренче урынга Арина Ташбулатова; “Татар егете” исеменә Реналь Ташбулатов,  беренче урынга Реналь Асадуллин лаек дип игълан итте.

Менә сәхнәгә Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Василий Борисов күтәрелде.

30-10 - Бүген Канчәбердә, Чугунаевода да Сабантуйлар  бара. Аларда яшәүче якташларны котлап, инде менә сезнең җиргә аяк бастым.  Безнең районда тырыш, эшчән, намуслы крестьяннар яши, алар барысы да мактауга лаек. Җиң сызганып язгы эшләрне уңышлы тәмамладык, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим”, - дип сөйләде җитәкче.

Мәйданда көрәш башланды. Иң кызыгы шунда иде – кечкенә кызлар да көрәштеләр. Бил алышу көнозын барды, абсолют батыр Түбән Тәүде егете  Павел Шаламов булды. Аңа тантаналы рәвештә тәкә бүләк иттеләр.

Бүләкләр мулдан булды, аларны бәйгеләрдә, көрәштә һәр катнашучыга – отканына да, отылганына да тапшырдылар. Оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп халык таралышты.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума